Чәчәк кәбестәгә ни җитми?

Чәчәк кәбестәгә ни җитми?

Чәчәк кәбестә гомерне озайта, дип ишеткәч, кызыксынып утырткан идем. Былтыргы җәйдә, ничаклы тәрбияләсәм дә, чәчәк кәбестәм баш үстермәде. Юкса яфраклары куе яшел, эре, сабаклары көчле иде. Әллә әчеткән тирес ашламасын йә суны күбрәк сибеп ташладыммы? Ничаклы баш ватсам да, шул мәрәкәнең очына чыга алмыйм. Миңа тагын нишләргә кирәк булган икән соң? Гәҗитегезне күптәннән яратып укыйм. Олы кешене гаеп итмәгез инде, үз иткәнгә, ярдәмне сездән сорыйм. Гозеремне кире какмассыз дип өметләнәм. Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче 76 яшьлек

Заһриева Мөслимә әбиегез.

Кызганычка, яман чирләрне алдан кисәтүче, ашказанын, бөерне, күзләрне, калкансыман бизне, баш миен, нервларны дәвалаучы, шуның өстенә, бик тәмле һәм туклыклы чәчәк кәбестәнең кадерен белеп бетермибез. Диетологлар аны көн саен ашарга куша. Составындагы бета-каротин, фосфор, калий, тимер кебек бик кирәкле, хәтта цинк, күкерт һәм марганец кебек сирәк очраучы матдәләр, витаминнар, аминокислоталар, азык җепселләре кеше организмын озак еллар дәвамында сау-сәламәт килеш сакларга булыша, гомерне озайта, хәтерне яхшырта. Аның брокколи сорты аеруча файдалы, хәтта күкрәк, мәни бизе рагы китереп чыгаручы зарарлы күзәнәкләрнең үрчүенә каршы тора, гөмбәчекләрне, бактерияләрне юк итә ала. Олы яшьтәге кешеләргә, авырлы хатыннарга, сабый балаларга бу ризык аеруча файдалы. Ул тиз эшкәртелә, симертми, шунлыктан һәммәбез рәхәтләнеп ашый ала.

Чәчәк кәбестә үстерүнең үз нечкәлекләре бар, ул таләпчән, нәзберек культура. Якты, җылы урында үсәргә ярата, төбенең даими рәвештә дымлы булуына мохтаҗ, ачы туфракны үз итми. Туфрак составында төп ашламалардан – азот, фосфор, калий, ә микроэлементлардан, беренче чиратта – молебдин, шулай ук бор, йод, тимер, бакыр, кальций булмаса, баш ясый алмый. Азотны күп кертү зыянлы, яфраклары эре булыр, чәчәк таҗы ясалмас. Аны җәй көне үлән төнәтмәсе, тирес ачыткысы белән ничаклы ашласак та, югарыда атап үтелгән микроэлементларны суда эретеп яфракларына, төпләренә сипмәсәк, чәчәк башлары ясалмаячак. Бу очракта «Фертика Люкс», «Агрикола для капусты», Гумат+7 ашламаларын атна-ун көн саен чиратлаштырып сибү отышлы. Башлары ясала башлагач, өсләренә 1-2 яфракны әйләндереп каплап, укмаш чәчәкләрен туры кояш нурларыннан саклау зарури.

Чәчәк кәбестәне берничә срокта чәчеп үстерү отышлы. Иртәрәк өлгертү өчен, мартның унбишеннән соң тартмачыкларга чәчәбез. Орлыкларны «Энерген»да (алоэ согында, көл эремәсендә, «Эпин», «Циркон»да ) 10-15 сәгать җебетеп, 0,5 см тирәнлеккә, арасын 5 см калдырып чәчкәч, «караяк» белән чирләмәсен өчен, кыздырып зарарсызландырылган ком сибү отышлы. Әүвәлге мәлдә суны үсенте төпләренә саклык белән сибәргә кирәк. Ике чын яфрагы чыккач, кәлшәләрне аерым савытларга күчереп утыртабыз. Савытның тирәнлеге 10 см булса әйбәт, кәбестә үсентеләре иркенләп, тамырлары чукланып үсә, күчереп утырткач, тиз тернәкләнә. Балконда чыныктырабыз. Май башында кәлшәләрне ачык грунтка күчерәбез. Үсентеләр арасы 30 см, рәтләр арасы 50-60 см кала. Чәчәк кәбестә утыртыласы түтәлгә көздән акбур яки доломит оны, хлорлы калий, суперфосфат кертеп калдыру, ә язын чокырга марганцовкалы су сибү, берәр уч черемә, ком, вакланган йомырка кабыгы, агач көле, бер бал кашыгы комплекслы ашлама салып калдыру зарури. Шәхсән үзем, үсентеләрем тизрәк тернәкләнеп китсен өчен, яшь кәбестә кәлшәләре өстенә бөкесе алынып, асты киселгән, төрле сыеклыклардан бушаган 2, 3,5 литрлы пластик савытлар бастырып чыгам. Корткычлардан саклау өчен, түтәл кырыйларына бәрхет гөл, араларына сельдерей, календула, хуш исле тәмләткечләр утыртабыз.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии