- 06.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Ниһаять, язга кердек! Бик тиздән калын куртка-пәлтәләрне салып атып, шкафның түренә элеп куярбыз, җиңел киемгә күчәрбез. Җилкәне басып торган авырлыктан шул рәвешле котылсак та, кыш буе тупланган артык май катламын нишләтергә? Аны «яшереп» торырга калын киемнәр булмаячак бит хәзер.
Язы җиткәч, җәе дә озакламас. Димәк, җылы көннәрне, бигрәк тә су коену сезонын каршыларга гәүдәне хәзердән үк әзерли башларга кирәк. Артык авырлыктан ничек котылырга соң? Бу сорауга җавапны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге диетологы Елена Викторовна ВЕСЕЛОВСКАЯ белән бергәләп эзләдек.
Күпләр: «Менә хәзер бер-ике атнага диетага утырам да, үзем теләгәнчә ябыгам», – дип уйлый. Тик бу ялгыш фикер. Ризыктан баш тарту организм өчен зыянлы булырга, аны кирәкле матдәләрдән мәхрүм итәргә мөмкин. Ә язын безнең организм болай да талчыккан була.
Бөтенләй ашаудан калырга түгел, ә дөрес итеп тукланырга кирәк. Көн дәвамында авызга бер тәгам ризык капмый йөрисең дә, кичкә таба бер утыруда күп итеп ашап ташлыйсың – мондый хәл танышмы сезгә? Шулай булса, артык килограммнар да таныштыр. Ә белгечләр әйтүенчә, еш, әмма аз-азлап кына ашарга кирәк. Шулай эшләгәндә, ашказаны да борчымас, артык авырлык та ябышмас.
Артык килограммнардан котылдык та ди. Ләкин бик тиз арада авырлык яңадан арта – ни сәбәпле шулай соң? Авырлыкны киметкәндә нәкъ менә май катламын «эретергә» тырышырга кирәк, мускул тукымасын түгел. Ә кайвакыт без организмдагы судан гына котылабыз, тик гадәти яшәү рәвеше алып бара башлауга, ул яңадан җыела. Менә шушыларга игътибарлы булу өчен диетолог кирәк тә инде. Аның максаты сезне ашаудан тыеп тору түгел, ә дөрес тукланырга өйрәтү.
Диетолог сездән туклану гадәте, нәрсә яратуыгыз, яшәү рәвеше, авыртулар турында сораша. Аннары гәүдә составы анализын үткәрә, ягъни организмда мускул, май, сөяк тукымасы һәм суның күләме никадәр булуын ачыклый. Ә бу исә артык авырлыкның ни сәбәпле барлыкка килүен ачыкларга ярдәм итә. Шуннан соң табиб нәкъ менә сезнең өчен махсус туклану системасы булдыра. Ул артык май катламын «эретерлек» булсын дип төзелә. Диетолог сезне спорт залына барып, көнгә фәлән күнегү ясарга үгетләмәячәк, организм өчен зыянлы булмаслык хәрәкәт күләмен генә билгеләргә ярдәм итәчәк. Туклану режимы төзелде дә, шуның белән эш бетте түгел, табиб сезне һәрдаим күзәтүдә тотачак. Авырлык тудыра башласа, ризык составын үзгәртәчәк.
Артык авырлыктан котылганда диетологның роле нинди булуын ачыкладык. Тик беренче чиратта барысы да сезнең үзегездән тора. Сылу гәүдәле булыйм, дигән максат куйсагыз, аңа һичшиксез ирешә алырсыз! Ябыгырга теләүчеләр, ләкин нәрсәдән башларга белмәүчеләргә «Казан клиникасы»нда тәҗрибәле психолог та ярдәм итә. Белешмәләр өчен үзәкнең телефоны: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Реклама хокукында

Комментарии