Кемгә түндербаш кирәк?

«Безнең гәҗит»не инде күп еллар яздырам. Барыбыз да яратып укыйбыз. Менә 49нчы саныгызда («БГ» №49, 6.12.2016) түндербаш (болиголов) үләне турында укыдым да, исем китте. Бездә – Татарстанда чүп үләне булып үсә бит ул, бөтен болын буйларын басып китә. Безнең бакча артында да күп. Мин ул үләнне бик яхшы беләм. Бер танышым элек мәктәптә биология укытты, хәзер инде пенсиядә. Шул биолог бу үләнне күп итеп җыеп, кешеләргә дару ясап бирә иде.

Теләүчеләр булса, мин бушлай ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның өлгермәс борын җимешләрен җыярга кирәк дип беләм. Шулай дөрес микән, берәр белгән кеше аңлатып язса иде. Кирәк дисәгез, мөрәҗәгать итегез, мин булышырга әзер. Хәзер пенсиядә булгач, бик күп үләннәр җыям. Бабай белән гел үлән чәйләре генә эчәбез. Чебен кунмас гөл (шалфей) да бик күп бездә.

Телефоным редакциядә: 8 (85594) 5-76-12; 8-939-390-56-24

Мөнзия УШИЯРОВА,

Бөгелмә районы, Петровка авылы

Комментарии