- 06.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кайвакыт умыртка баганасында җиңелчә генә шатырдап киткән тавыш ишетеләме? Һи, пүчтәк, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Бүген җиңелчә дигәнең иртәгә җитди чирнең башлангычы булырга мөмкин. Умыртка баганасы авыртуның эчке әгъзаларның эшчәнлегенә дә зур йогынты ясавын исәпкә алсак, бөтенләй сыныңны җыя алмый башлавыңны көтәргә түгел, беренче билгеләр күренүгә үк табибка йөгерергә кирәк.
Умыртка баганасы чирләрен дәвалауда махсуслашкан табибны вертеброневролог диләр. Әлеге белгеч нинди чирләр белән көрәшә соң? Исемлек шактый зур: умыртка-ара дисктагы бүсер, артроз, стеноз, умыртка баганасындагы тайпылышлар, арка мие шеше, умыртка баганасының сынуы (шул исәптән арка миенә зыян салган очраклар да), умырткалыктагы төрле җәрәхәтләр һ.б. Вертеброневрологка күренергә барганда кулыгызда рентген, томография йә магнитлы-резонанслы тикшерү нәтиҗәсе булса яхшы. Шулай булганда табибның кичекмәстән дөрес диагноз кую ихтималы зуррак. Әгәр инде нинди чир борчыганын төгәл белмисез, ләкин умырткалыкта авырту сизәсез икән, туры вертеброневрологка барыгыз. Тиешле диагностиканы ул үзе үткәрер.
Умырткалыктагы чирнең эчке әгъзалар эшчәнлегенә дә йогынты ясавын әйткән идек. Моны болай аңларга кирәк: арка мие – нерв системасы сигналларын баш миенә җиткерә торган төп үткәргеч. Шуңа күрә аның дөрес эшләмәве бөтен организмның эшен туктатырга мөмкин. Бу исә җитди хроник авырулар барлыкка килүгә сәбәп булып тора.
Башыгыз авырта яки еш кына әйләнә, аңны җуеп егылу очраклары күзәтелә, кул һәм аякларда кан дөрес йөрми, тиз арыйсыз, чыгырдан чыгасыз, хәтерегез начарая, умыртка баганасында җиңелчә шатырдау яки авырту тоясыз икән, кичекмәстән вертеброневрологка күренегез. Онытмагыз: сәламәтлек үзе белән шаяруны кичерми!
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә умыртка баганасы чирләре буенча махсуслашкан табиб-вертеброневролог Эдуард Юрьевич Наумов кабул итә. Чир һәм аны дәвалау ысуллары турында тулырак мәгълүматны әлеге телефон номерларына шалтыратып белешергә мөмкин: (843)518-44-44, 518-18-64, 556-78-38.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Реклама хокукында бирелә.

Комментарии