- 05.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да биле тотып алмаган кеше юктыр. Моңа күп төрле факторлар сәбәпче: туңу, авыр физик хезмәт, эш урынында бер төрле халәттә генә утыру (компьютер каршында, скрипкачыларның башын бер торышта гына тотарга мәҗбүр булуы, заводта станок артында бер тип хәрәкәтле эш һ.б.лар), стресслар. Умыртка белән бәйле проблемалар 40–50 яшьтән соң бигрәк тә нык сиздерә башлый. Еш кына авыртуга чыдап та булмый. Бу исә яшәешне тулаем авырлаштыра: көндәлек гадәти эшләрне башкару да кыенлаша. Әйтик теш чистарту, идән юу, бакчада казыну, аяк киеме кию газаплы эшкә әйләнә.
Башлангыч чорда, авырту барлыкка килеп, күпмедер вакыттан соң үзеннән үзе бетә. Кызганычка каршы, бик азлар гына, мондый вакытлы авыртып алулардан соң табиб-неврологка мөрәҗәгать итә. Юкса, мөһим кагыйдә бар: табибка никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәң, сәламәтләнү шул кадәр җиңелрәк. Моннан тыш, авыруның хроник формага әйләнү куркынычы да кими.
Умыртка сөягендәге авыртуларга игътибарсыз калырга ярамый. Чөнки ул, умыртка сөякләре арасындагы диск бүсере кебек катлауланулар китереп чыгаручы дегенератив-дистрофик үзгәрешләр булуын күрсәтүче билге булырга мөмкин. Юкса, авыруның операциягә кадәр җитүе ихтимал.
Игътибар ителергә тиешле куркыныч симптомнар:
- Авырту әрнүле, кисәк-кисәк сулкылдап ала, кайчагында кулга, аякка «ата»;
- Чәнчеп авыртулар барлыкка килә, кеше тиешенчә бөгелә һәм гадәти эшләрне башкара алмый;
- Аеруча авыр очракларда, пациент караваттан тора алмый, чөнки коточкыч газаплар китерүче авырту бар хәрәкәтләрне дә чикли;
- Умыртканың муен өлеше проблемалары вакытында тамырлар кысылу аркасында баш мие кан тамырлары эшчәнлеге бозыла;
- Өстәмә бәйләнешле авырулардан инсульт булырга мөмкин.
Әгәр авыру симптомнары барлыкка килсә, табиб-неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул авыртуларның сәбәбен ачыклап дәвалау курсын билгеләр.
Иң нәтиҗәле чара – комплекслы дәвалау. Югары квалификацияле белгечләр медицинадагы иң алдынгы алымнарны кулланып, авыруның аерым өлешләренә йогынты ясап, проблеманы тулаем хәл итә. Казандагы «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия табиблары вакыт тарафыннан, сыналган нәтиҗәле дип саналган классик дәвалау методларын гына тәкъдим итә.
- рефлексотерапия (энә белән дәвалау);
- гирудотерапия (сөлек салу);
- массаж;
- мануаль терапия;
- сәламәтләндерү физкультурасы.
Дәвалануга керешкәнче Сезгә табиб-невролог беренчел диагностика үткәреп, рефлексларны тикшерә, диагноз куя, кирәкле тикшеренүләрне үткәрә, һәм индивидуаль комплекслы дәвалану курсын билгели. Алга таба да пациентның үзен ничек хис итүен күзәтеп торып, процедуралар комплексын тиешенчә үзгәртә. Бу дәвалану процессына пациент үзе дә кушылсын өчен эшләнә. Шулай итеп, «Без өчәү: Сез, мин һәм Сезнең авыру. Әгәр без Сезнең белән берләшсәк, авыруны җиңәбез. Әгәр Сез авыру белән ялгызыгыз гына калсагыз – Сезнең җиңелүегез ихтимал», дигән мәгълүм фраза гамәлгә куела.
Һәм, иң мөһиме – Сезнең өчен индивидуаль сәламәтләндерү физкультурасы күнегүләре комплексы булдырылачак. Ул ирешелгән уңышны сакларга һәм ныгытырга булышачак.
Безнең медицина үзәгендә тәҗрибәле табиб-неврологлар кабул итә:
- • Хәмитова Риада Бадретдиновна. Эш стажы 22 ел. Бик игътибарлы һәм киң күңелле белгеч.
- • Шаһиева Диләрә Рахимовна, медицина фәннәре кандидаты, ярдәмчел һәм тәҗрибәле табиб-невролог.
- • Мостафина Зөлфирә Мәхмутовна, эш тәҗрибәсе 27 ел. Иң тәҗрибәле неврологлар исемлегендә.
Язылу өчен телефон: (843) 562-00-90, Эш сәгате көн саен иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр, Интернет сайт: www.medosnova.ru
Реклама хокукында.

Комментарии