- 05.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Вакыт дигәнең бигрәк тиз уза. Май аенда өйгә Чуашстанның Яльчик районыннан каз бәбкәләре кайтарган идем. Җәен исә ялларда каз көтүен рәхәтләнеп көтеп. Инде шушы матур бәбкәләр үсеп, көрәеп, аларны урнаштырыр чак та җитте. Авылларда каз өмәсе гөрли. Кар яуганны көтеп ятмый халык: күпләр урнаштырып та өлгергән. Мин дә берничә гаиләдә каз өмәсендә катнаштым. Эх, күңелле дә соң! Авылдашым Фәридә апа Фатхулловаларда узганы турында тулырак языйм әле.
– 14 ноябрьдә каз өмәсе оештырабыз. Хатын-кызлар: “Сәгать 8гә киләбез”, – диделәр. Җай белән чыгарсың, – диде Фәридә апа. Кичтән каз өмәсенә дигән махсус киемнәрне әзерләп калдырдым. Иртән торсам, коеп яңгыр ява. Көндез исә салават күпере чыгып шаккатырды. Ноябрь уртасы димәссең. Аннан элек күк күкрәде, яшен яшьнәде. “Мондый көндә каз суярлар микән”, – дип икеләнсәм дә, төенемне асып киттем.
Мин килгәндә ишегалдында мәш киләләр иде инде. Яңгыр берсенә дә комачауламаган. Өмә гөрли. Эшнең шактыен тәмамларга да өлгергәннәр. Казларны сую, түшкәләрне өтү эшләре Илдар Рәимов, Фагыйль Яфизов һәм Азат Наумәтуллин җаваплылыгында булды. Күз тимәсен, тәртибен белеп, эшләрен бик чиста башкара егетләр. Шулай булмый ни?! Әнә Фәридә апаның 34 яшьлек кияве Азат беренче тапкыр 8 класста укыганда ук каз суйган, шуннан ел саен бу эш аңа йөкләнгән. Аны ел саен өмәгә чакыралар. Ә Илдар исә каз гына түгел, мөгезле эре терлек чалуны да бик оста һәм тиз башкара.
Фәридә апа быел 30 каз бәбкәсе алган. Корылык хөкем сөрү, азык, су проблемасы булуга карамастан, барысын да симез итеп үстергән.
– Быелгы һава торышы белән каз асрау шактый кыенга туры килгәндер? – дип кызыксынам Фәридә ападан.
– Елы шундый булгач нишләтәсең? Азык табыштырдык инде. Елга да кибеп бетә язды. Шуңа казларга коедан су ташыдык. Коеныр урын булдырып тордык. Авыр булса да, урнаштыргач, мәшәкате онытыла.
Шушы көнгә кадәр ата һәм ана каз асрадым. Алар гел өйдә утырып чыгаргач, шуңа тагын берничәне сатып алып ияртеп җибәрә идем. Алай ышанычлы, чөнки ата һәм ана каз бәбкәләрен үзе саклый. Быел исә инкубатордан чыкканнарын гына үстердем.
– Бу сезонда үзегез каз өмәләренә йөрдегезме соң?
– Аллага шөкер, Фәридә апа пенсия яшендә димиләр, чакырып торалар. 8 класстан бирле каз өмәсенә йөри башлаган идем. Туктаганым юк. Хәзер үтүк белән парлап бирәләр, эшкәртүе җайлы.
– Каз эшкәртү процессы бик катлаулы бит. Миңа, мәсәлән, аның бихисап эшләреннән бүтәкә чистарту ошый. Сезнең күңелгә кайсы якынрак?
– Казның түшкәсен юарга яратам. Матур, чиста булып калгач, күңелгә рәхәт, эш күренә башлый.
– Фәридә апа, казларның берничәсен сатарга планлаштырмыйсызмы?
– Юк. Балаларыма күчтәнәч итеп бирәм. Мантый-өчпочмакка дип, беразын тозлап куярмын дип торам. Аннан берничә түшкәне каклыйм. Сабантуй бәйрәменә бик тәмле булып өлгерә ул.
– Ә мамыгын нишләтәсез?
– Ел саен мендәр, юрган ясыйм. Бик йомшак була. Хәзер оныкларым да бар. Аларга да кечкенә мендәрчекләр ясап бирәм.
– Көннәр җылы тора. Түшкәләрне кайда сакларга уйлыйсыз?
– Махсус шуның өчен лар – зур туңдыргыч сатып алдык.
Өмәгә 9 кеше чакырулы иде. Казларны ишегалдындагы зур агач өстәлгә сузып салганнар. Мин чыкканда “операция” эшләре бара иде инде. Аннан бар түшкәләрне дә мич ягып җылытылган кечкенә өйгә алып керделәр. Монда башланды эш! Берсе казның эчен чистарта, икенчесе эчәктән май аера, өченчесе түшкә юа, дүртенчесе баш чистарта. Сезнең якларда да шулаймы соң? Бездә казның башын да, аягын да – бер җирен дә ташламыйлар, бөтенесен эшкәртәләр.
Хатын-кызлар конвейер сыман, тиз-тиз эшли. Мин алар хәтле булдыра алмам, аннары сүзгә калырмын дип кысылмадым, су кертеп-чыгарып тору эшенә генә алындым.
Әнием элек өмәләр кызык иде, дип сөйли. Монда да күңелсез булмады. Фәридә апа авылның бөтен җырчысын бирегә махсус җыйган диярсең. Башта кызыклы хәлләр турында сөйләп, яшьлекләрен искә алсалар, аннан инде җыр яңгырый башлады. Ә бүлмәдә каз мамыклары оча.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч
Бу яшьлек нигә ярый?! – дип башлаган иде Рәмзия апа, аңа башкалар кушылды. Берсеннән-берсе матур җырлыйлар. Болар белән эшнең авырлыгы да, вакытның ничек узганы да сизелми.
Биредә Әнисә апа Рәимова – йолкучылардан иң олысы. Авылдашым бик тырыш, пенсия яшендә булуга карамастан, һаман колхозда армый эшләвен дәвам итә. Әнисә ападан элеккеге каз өмәләре ничек узуы белән кызыксындым.
– Әгәр янәшәңдә күңелле, җор телле кешеләр туры килсә, каз өмәләре хәзер дә күңелле уза ул. Әмма шулай да элеккеләре сагындыра. Анда бит көндез эш беткәч, кичен җыелышып, аулак өйләр оештыра идек. Хезмәт белән күңел ачуны бергә алып бардык. Шулай уен-көлке ясап, үзебезгә кызык таба идек. Ә хәзер яшьләргә нәрсә?! Бөтен белгәннәре, кызыкканнары – компьютер.
– Әнисә апа, өмәдә ничә каз йолкырга өлгерәсез?
– Кайда ничек була инде. Кеше күп чакырсалар, 4-5әр туры килә. 6шарны йолкыган вакытлар да бар. Санап тормыйбыз. Бер башлагач эшләнелә ул. Элек газ баллоннары да булмады. Каз суючылар салам яндырып, каз түшкәсен шунда өтеп бирә иде. Хәзер исә эш җайлырак.
– Үзегез казлар асрадыгызмы соң? Өмә оештырдыгызмы әле?
– Кар яуганны көтеп тормадык инде. Авылда каз-үрдәк тә асрамыйча булмый. Алгач, ничек тә үсә алар. 20 каз, бройлерлар үстердек. Үткән атнада бездә дә өмә булды. Күңелле бит. Күршеләреңне, якыннарыңны җыеп, бергә эшләп, азактан тәмләп чәй эчү, каз канатларыннан авыз итү үзе ни тора! Авыл кешесе өчен каз өмәсе – күңелле һәм зур бер бәйрәм, – дип уртаклашты Әнисә апа.
Әйе шул. Очрашу өчен дә бер дигән сылтау бит ул. Фәридә апа каз өмәсе оештырмаса, ничә айлар буе күрмәгән авылдашларны, дус кызым Гөлчәчәкне, укытучым Алсу апаны һәм башкаларны кайчан күрә идем әле мин?!
Эшләгәч, чәй дә, аш та тәмлерәк шул. Фәридә апа да бер кәстрүл баш-аяк, бер казны салып, пешерергә куйды. Бераздан бүлмәгә каз итенең тәмле исе таралды. И рәхәт тә соң! Яшәсен авылларда каз өмәсе!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.
Беләсезме?
Мендәр ясау серләре
Каз өмәләре үткәч тә, уңган хуҗабикәләр аның мамыгыннан йомшак мендәр, ястык, юрган сырып куя. Бу яктан Башкортстанның Яңавыл районы Яңа Уртавыл районында гомер итүче Илүсә апа СӘЛАХОВАны аеруча үрнәк дияр идем. Ул ел саен казларны да мулдан асрый, үзе ясаган мендәрләр саны да бихисап. Гаиләсе генә түгел, туган-тумачасы да Илүсә апа мендәрләрендә рәхәтләнеп йоклый.
– Кияүгә чыкканда мендәрләрне әни бирнә итеп биреп җибәрде. Килен булып төшкән көннән алып, ел саен диярлек мендәр ясамый калганым юк. Моның өчен туңдыргач һәм кар яугач суелган казлар отышлы. Югыйсә пычрак мамыкны бик әйбәтләп юасы, киптерәсе бар. Алай мәшәкате күбрәк, вакытны да ала. Ә кар яугач суйганнары чиста була, юып торасы да түгел, ә бары тик киптерәсе генә.
Ә мендәр ясауның сере юк. Кирәкле зурлыкта сүрүлек алып, чиста, коры мамыкны шуның эченә тутырып, тегеп куясы һәм тышлыгын гына кигезәсе. Бер мендәргә 2 кг чамасы каз йоны кирәк. Зурракны ясарга теләсәң, 2,5 кг мамык таләп ителә. Тагын да дәү мендәрләр өчен 2,8-3,2 кг йон тотыла. Кем ниндидә йокларга тели, шуннан чыгып эш итә. Баш исәбе белән алсак, бер мендәргә якынча ун каз йоны керә дә китә инде.
Беркайчан да каз белән үрдәк йонын кушып тутырырга ярамый. Мондый мендәрдә тыныч йоклап булмый, диләр. Чынбарлыкта да алар тыныша алмый бит. Ырымнар еш кына чынга туры да килә. Иң әйбәт мендәр – каз йоныннан ясалганы. Тавыкныкыннан эшләргә дә киңәш ителми. Башны авырттыра, йокы тыныч булмый, диләр.
Кибеттә сатылган мендәрләр өйдә ясалганның тамчысына да тормый. Алар составын чүп-чар, сыйфатсыз йон тәшкил итә. Үзең ясаган мендәр йомшак, чыдамлы була, йокы да тәмлерәк тоела. Әйтик, 30ар ел элек ясаган мендәрләрем бүген дә өр-яңа кебек. Аларны карап торырга гына кирәк. Кояшта киптерергә, сүрүләрен алыштырырга. Хәзер мендәр йонын чистарткыч җайланмалар да уйлап таптылар. Аннан да файдалансаң, йорт казыннан үзең ясаган мендәр 40-45 ел хезмәт итәргә сәләтле, – дип уртаклашты Илүсә апа СӘЛАХОВА.
Имештер, әллә…
Төшемдә каз…
Әгәр төшегездә каз кычкырганын ишетсәгез һәм ул сезнең күңелгә тисә, өегезгә бәхетсезлек килергә мөмкин. Казларың күлдә-елгада йөзә икән, тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтеләчәк. Үлән ашаган казлар күрсәгез, якын арада искиткеч зур уңыш елмаячак. Аларны бер урынга чакырсагыз, эшегездә югары баскычны яулау мөмкин булачак. Казның үле гәүдәсен күрү – зур югалтуга. Итен ашасагыз, хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга, эшегездә бәхәс туарга мөмкин.
Тәмлетамак
Шулпалы бәлеш
Моның өчен каз итен һәм бәрәңгене шакмаклап турарга. Күп итеп суган әрчергә. Чама белән тоз, төелгән кара борыч кирәк булачак. Барысын бергә кушарга. Бәлеш өчен төче камыр әзерләргә. Ике җәем ясарга: берсе зур – аскы өлеше, икенчесе кечкенә – бәлешнең капкачы.
Зур җәймәне майлаган табага җәеп, әзер итле-бәрәңгеле катнашманы салырга. Өстенә кечкенә җәймәне каплап, бөгеп чыгарга. Өстендә кечкенә генә тишек калдырып, аны камырдан ясалган бөке белән капларга. Уртача кызулыктагы духовкага пешерергә куярга. Ярты сәгать чамасы үткәч, бөкене алып торып, бәлешкә бераз шулпа өстәргә. Алай сусыл, тагын да йомшак, тәмле булып пешә.
Каклый беләсезме?
Сабантуйларына дип каклап куйган казны кем генә яратмый икән?! Авыздан сулар килә. Кайбер хуҗабикәләр аны каклаганда да үз ысулларын куллана. Бодайдан файдаланучылар да бар.
Каз каклау өчен, юып киптерелгән 1 кг чиста бодайны 1 кг тоз белән әйбәтләп болгатырга. Аны түшкәнең эченә тутырырга. Казның тышына да яхшылап тоз ышкырга. Һәм чормага асып куярга. Язгы кояш нурлары кыздыра башлагач, ул тагын да ныграк каклана.
Сагынуга түзеп була…
Чит илләргә очкан казның
Канаты тиеп киткән,
Агачларның яфракларын
Алтынга манып үткән
Кошларны да, инсанны да
Йөртә микән язмышы?!
Чит төбәктә көн иткәннең
Җыры моңлы, сагышлы.
Чит илдә дә шул ук кояш,
Сагышланма, әй, казым.
Исән булсак, күрешербез,
Кайтырсың әле язын.
Күз яшьләрең яңгыр булып
Урман-кырга тама бит.
Бәхет эзләп китеп барам,
Үз илләрем кала бит.
Җылы диңгез көтә, казым,
Канат кагып йөзәрсең.
Сөйгән ярың янда булса,
Сагынуларга түзәрсең.
Дилә ФӘИСХАНОВА.
Казан шәһәре.Авылларда каз өмәсе,
Комментарии