«Безне табигать туйдыра»

«Безне табигать туйдыра»

Газетабызда табигать биргән байлыкларны әрәм-шәрәм итмәүчеләр турында шактый яздык инде. Хәзер урамда салкын, беренче кар яуды, кыскасы, кышка кереп барганда, урманда җыярдай әйбер дә калмаган, кебек. Ләкин язмабызның геройлары башка фикердә. Гөлҗимеш бар бит әле, ди алар. Һәм аны үзләренә җыеп кына калмыйча, сатып акча да эшләүләре турында сөйлиләр.

«ПЕНСИЯ АКЧАСЫНА ЯШӘМИМ»

Казан шәһәрендә яшәүче 76 яшьлек Мөхәммәт абый Фәрзетдинов Татарстанга Венера Ганиеваның энесенә әҗәт биреп торуы белән танылган иде. Кайберәүләр, бәлки, аптырагандыр да, кайдан килгән пенсионерга ярты миллион сум акча? Ә Мөхәммәт абый үзе, пенсия акчаларыма бөтенләй кагылмый, җыеп барам, мине табигать туйдыра, дип сөйли.

– Моннан биш ел элек Югары Осланда йорт сатып алган идем. Шуннан 4 чакрым тирәсе баруга, урманга килеп төртеләсең. Биш ел буе кайтып кермичә дә урманда җиләген, бөрлегәнен, гөмбәсен, гөлҗимешләрен – нәрсә бар, шуны җыям да сатам. Быел менә 60 меңлек бөрлегән генә саттым. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә – шул, ашыйм да бу акчага, аннан соң кулга калдырырга да җитә. Мине табигать туйдыра!

Мөхәммәт абыйга ияреп аш бүлмәсенә чыгам. Сиксәнне куып барса да яшь киленнәрне уздырырлык осталык бар икән үзендә, суыткычын ачып күрсәткәч, хәйран калырлык. Ничә төрле генә кайнатмасы бардыр! Җир җиләкләреннән, баланнан, бөрлегәннән, карлыганнан төрле-төрле эшләнмәләр ясап, кышка әзерләп куйган.

– Минем бер профессор танышым бар иде. Ул һәрвакыт әйтте: «Мөхәммәт абый, кайнатма ясаганда җиләк-җимешне ике нәрсәгә якын китерергә ярамый. Беренчесе – тимер савытка, чөнки аның тәме үзгәрә, икенчесе – утка, чөнки ут өстендә пешерсәң, файдалы үзлекләре бетә. Шуңа күрә син аны шикәр комы белән бутап кына тутыр», – дия иде. Бу кайнатмалар барысы да шул ысул белән ясалган. – ди пенсионер. «Боларның барысын да чынлап үзегез ясадыгызмы?» – дигәч, «Ничек үзем ясамаска!» – дип үпкәләп тә куйды әле. 76 яшендә ир-атның шундый уңган булуына аптырамаслык та түгел шул.

Аш бүлмәсенең бер почмагында чиләк белән бөрлегәннәр, гәҗит өстенә таратып киптерергә куелган гөлҗимешләр күзгә чалына. Бүген-иртәгә даими сатып алучылары килеп, алып китәчәк икән бу урман байлыкларын. Мөхәммәт абый фатирына бу нигъмәтләр төн кунарга гына кайта.

– Быел бөрлегән узган елгыга караганда күп булды. Болары – соңгы партияләр инде, элеккеләре эрерәк иде, аларны сатып кына калмадым, үземә кыш көне ашарга булыр дип, туңдыргычка да салып куйдым. Бөрлегәннең бер килограммын 400 сумнан саттым. Вак эш булса да, бер авырлыгын да күрмим, җәяүләп урманга менеп китәм, шунда җырлый-җырлый рәхәтләнеп җыям. Күңел тынычлыгы өчен тагын нәрсә кирәк! Мин электән үк җәяү йөрергә яраттым. Югыйсә машина алырлык мөмкинлегем дә бар бит, әмма миңа кирәк түгел ул. Җәяү йөргәнгә күрә, аякларым да авыртмый, сәламәтлегем дә нык.

– Мөхәммәт абый, гөлҗимешләрне күп саттыгызмы?

– Быел 20 килограмм саттым. Танышларым аптырый инде, ничек авырсынмыйча күтәреп алып кайтасың син аны, диләр. Ә миңа ошый ул. Менә шуларны сатам да кыйммәтле конфетлар, тәм-том, ак май алып куям. Кү-үп итеп! Кунак килсә, шуларны өстәлгә чыгарам, берсен дә кызганмыйм. «Син пенсионер гына инде үзең, бу кыйммәтле конфетларны алырга кайдан акча җиткерәсең?» – дип сорыйлар да, «Табигать бирә», – минәйтәм. Ашар өчен яшибез бит инде!

Аш бүлмәсенең бер почмагында киптерергә куелган гөлҗимешләрне күз уңында тотып, әңгәмәдәшемә сорау бирәм: «Ә моны нишләтәсез?»

– Гөлҗимешнең файдасы бик күп, диләр. Ләкин күп кеше аны ничек итеп төнәтеп эчәргә кирәклеген белеп бетерми. Киптергәннән соң, өстенә кайнар су коеп кына пешермиләр, алай файдасы аз була. Кофе ваклый торган җайланмага тутырып, ваклатып бетерәм дә, шуны термоска салып, өстенә берничә ботак мәтрүшкә салып, төнәтәм. Шул вакытта аның бөтен витаминнары чәенә чыга инде. Әле мәтрүшкә дигәннән, анысын да үземә генә дип җыймыйм, быел менә саттым да – ике мең сумлык булды.

Әйтә башлагач, шунысын да әйтим, мин бит әле алма да сатам! Ташландык алма бакчаларына барып, шундагы хуш исләрне иснәп йөрим, аннан соң менеп китәм агач башына, алманың сатарга дигәнен бары тик агач башыннан гына җыям!

76 яшьлек картның агач башында алма җыеп йөрүенең дә үз системасы бар икән. Агачның ботагына менеп утырганда, ул үзе белән капчык та ала. Алмаларын шунда тутыра һәм капчыгы тулгач, җеп бәйләп, аны җиргә ипләп кенә төшерә. Алмалар бәрелергә тиеш түгел, юкса тиз черичәкләр, дип аңлата пенсионер.

– Ул агач башында йөрүләр малай чактан канга сеңеп калгандыр инде. Мин бит сугыш чоры баласы. Кияргә булмады, чабата да булмады хәтта! Язга таба пычрак ерып йөреп, аяклар чебиләп бетә иде. Мәктәпкә барганда да, яланаяк булгач, кар кайда эрегән, шул җиргә басарга тырышып, сикереп-сикереп атлый идек. Ашарга юк бит инде… Ә ул чорларда безнең урманда чикләвек бик күп була торган иде. Мин шуны җыеп алам да, унбиш километр ераклыктагы базарга сатарга китәм. Стаканын биш тиенгә сатып, шул акчага ипи алып, өйдәгеләргә алып кайта идем. Өч көн саен сатып йөреп, табигать биргән әйберләрнең файдасын күрергә дә өйрәнгәнмендер. Әле дә табигать ашатып тора бит…

«КАР ЯУГАНЧЫ ҖЫЯБЫЗ»

Быел җәй газетабызда җиләк сатып машина һәм өй алган Әминә апа Ганиева турында да язган идек. Ул үзе Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан. Кар яуса да, кул кушырып утырырга җыенмый, көн саен кырыгар литр гөлҗимеш җыеп сатарга өлгергән инде. Әле тагын җыячакмын, дип сөйли.

– Гөлҗимешкә ел саен барам, гадәтләнгән инде мин аны җыярга. Бер авырлыгы да юк, вакыт кына булсын! Ярминкәгә йөрибез бит, шунда сатар өчен киптергәнен дә, киптермәгәнен дә алдан хәзерләп куябыз. Киптермәгәне берничә көн торса, күгәрә башлый, шуңа күрә аны туңдыргычка тутырам. Кипмәгәненең бер литрын – 50 сумнан, тегесен 100 сумнан сатам. Әле бер көнне генә иңе меңлек саттым. Халык бик яратып ала, кайсы-берсе килеп, «И-и, үскәнем, тырышып җыйгансың бит инде, бир әле миңа да бер майонез чиләгендәгесен», – дип сорый. Әле вакытлыча гына гөлҗимеш җыюдан тукталып торам. Хәзер бик йомшарды ул, кып-кызыл булып утыра, җыйганда изелә. Бераз салкыннар башланып, туңуы, җимешләренең катуы кирәк. Җыю сезоны карлар яуганчы дәвам итә. Җиләк җыйганда җәй көне үк гөлҗимеш кайда үскәнен караштырып торам да гел шунда гына барып җыям, бик күп булды быел, Аллага шөкер! Гөлҗимешне үзебезгә дә калдырам, аны чәйгә кушып эчәбез, кышкы чорда, салкын тиюдән, гриппка каршы бик булыша, – ди ул.

ГӨЛҖИМЕШНЕ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

Чынлап та, гөлҗимеш салкын тиюдән саклаучы яхшы дару булып тора. Чөнки анда С витамины күп. Әмма шуны истә тоту кирәк: киптерелгән гөлҗимеш файдалы үзлекләрен өч ел гына саклый, һәм иң яхшысы аны авызы марля белән капланган пыяла банкаларда саклау. Гөлҗимеш салкын тиюдән тыш та, күптөрле авырулардан дәва була ала. Мәсәлән, кандагы холестиринны нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, шунлыктан йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интегүчеләр өчен даими рәвештә аның чәйләрен эчәргә киңәш ителә. Шул ук вакытта, сидек кудыру үзлегенә дә ия.

Гөлҗимешнең төшләрендә Е витамины бик күп, шунлыктан ул балага уза алмаучылар өчен дә файдалы. Гөлҗимешле чәй тынычландыру, стресстан котылу, фикерләү көчен арттыру, баш авыртуларын бетерү үзлегенә дә ия. Ә инде аны бал белән эчсәң, салкын тиюгә каршы яхшы препарат була. Мондый чәйне әзерләү өчен ярты стакан җимешләрне бер литр кайнар суга салып, төнәтәләр. Кимендә 3 сәгать вакыт узарга тиеш, ә иң яхшысы – термоста төнәтеп, чәйне төнгелеккә калдыру.

Гөлҗимеш төнәтмәләре атеросклерозның үсешен акрынайта, кан киткәндә булыша.

ЗЫЯНЫ ДА БАР, САКЛЫК КИРӘК!

Витаминнарга бай булган бу җимешне ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә куллану киңәш ителми. Шулай ук гөлҗимеш төнәтмәсен еш эчсәң, тешләрнең эмале бозыла. Сөяк начарая, чөнки ул кальцийны юдыра. Шуңа аны атна-ун көннән дә ары эчмәскә киңәш ителә. Тәнәфестән соң, яңадан кабатларга була. Эчкәндә тешләрне саклар өчен көпшә аша эчәргә киңәш ителә. Составындагы К витамины канны куертып җибәрә, шуңа күрә варикоз, тромбофлебит, тромбоз авырулары булганнарга гөлҗимеш белән артык мавыкмаска кушалар. Кан басымы уйнаган кешеләр өчен исә аерым күрсәтмә бар. Әгәр сезнең кан басымы югары булса, гөлҗимешнең чәйләрен эчәргә, ә гипотониядән (кан басымы түбән) интеккәндә спиртка салып ясалган төнәтмәләргә өстенлек бирергә кушыла.

Гомумән алганда, гөлҗимеш төнәтмәсен тәүлегенә бер литрдан да артык эчмәскә кушалар. Эчкәннән соң, тешләрнең эмален саклау өчен, авызны су белән чайкатып алыгыз.

ГӨЛҖИМЕШТӘН КАЙНАТМА

Бик тәмле, витаминнарга бай һәм дәвалау үзлегенә ия булган бу кайнатманы бакчада үскән яки урманнан җыеп алып кайткан гөлҗимештән ясарга була. Ул салкын тигәндә һәм авитаминоз булганда аеруча файдалы санала. Беренче чиратта, гөлҗимешне төшләреннән чистартырга кирәк. Әйе, катлаулы эш, әмма нәтиҗәсе бу хезмәтне акларлык. Чистартканнан соң, җимешләрне бер мәртәбә суда чайкатып алыгыз – бу аның эчендәге төкчәләре калмасын өчен эшләнә. 2 стакан гөлҗимешкә бер стакан нисбәтеннән шикәр комы әзерләп куегыз. Гөлҗимешне өч мәртәбә кайнатырга кирәк булачак.

Гөлҗимеш өстенә шикәр комын саласыз, 8-10 стакан гөлҗимешкә бер стакан нисбәтеннән су өстисез. Кайнап чыкканчы гел болгатып, өстендәге күбеген алып торырга. Кайнап чыккач, тагын биш минут пешерергә. Уттан алып, өстенә капкач каплап, бүлмә температурасында үз сиробында төнәтергә калдырырга. 6-10 сәгатьтән соң кабат шул ук рәвештә пешерәсе. Өченче мәртәбә бу эшне 6-10 сәгатьтән соң башкарасы. Соңыннан кайнатманы банкаларга тутырырга да була.

Шушы ук рецепт белән гөлҗимештән «тиз кайнатма» да ясап була. Анысын берьюлы эшләп бетерәсең, әмма 5 минут урынына 40 минут кайнатырга кирәк. Әгәр дә гөлҗимешне мондый юл белән кайнатырга уйласагыз, шикәр күләмен ике мәртәбә арттырырга да мөмкин. Бу бүлмә температурасында сакланганда, кайнатмагыз ачып чыкмасын өчен кирәк.

ГӨЛҖИМЕШТӘН АЛМАЛЫ КОМПОТ

Бик файдалы һәм тәмле эчемлек. Аны витаминнар җитмәгән чорда, ягъни кыш, яз айларында куллану отышлы булыр.

Кирәкле ингредиентлар: кипкән гөлҗимеш – 2-3 уч; су – 3 литр; алма – 3-4 данә; шикәр комы – тәменә карап.

Гөлҗимешне суга салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, утның көчен киметеп, 15 минут тирәсе тотабыз. Гөлҗимеш пешкән арада, алмаларны телемнәргә теләбез, төшләрен алып ташлыйбыз һәм гөлҗимеш янына салабыз. Кайнап чыкканнан соң, утны киметеп, тагын 5-8 минут тотасы. Ут өстеннән алып, эчемлеккә тәменчә шикәр комы яки бал салып, суынырга куясы. Ул суынгач, эчемлекне сөзеп, табынга чыгарырга була.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии