Микоз – бу сүз сезгә танышмы?

Микоз – бу сүз сезгә танышмы?

Күпләр тире микозының нәрсә икәнен дә белми, бу авыру миңа кагылмый, дип йөри бирә. Ә шул вакытта Җир йөзендәге халыкның 30 проценты әлеге чирдән интегә.

Табан асты тиресенең зарарлануы нәтиҗәсендә гөмбәчекләр барлыкка килүне микоз дип атыйлар. Бу – йогышлы чир. Гадәттә, гөмбә инфекциясе булган кешенең аяк киемен кисәң, йогып калырга мөмкин. Җәмәгать мунчаларында, бассейн, аквапарк, спорт залы, пляжда һәм хәтта аяк киеме кибетендә дә микоз эләктерү ихтималлыгы зур. Русиядә микоз гөмбә рәвешендәге авыруның иң киң таралган төре булып санала. Әлеге чир ел саен 150 мең кешедә ачыклана.

Һәр чир кебек үк, микозны да вакытында дәваларга кирәк. Югыйсә, тагын да катлаулырак рәвештәге авыру – тырнак гөмбәсе (онихомикоз) килеп чыгарга мөмкин. Табан асты яргалану, кызару, кызышу кебек билгеләр булганда, табибка күренергә киңәш ителә. Гадәттә, гөмбә инфекциясе берьюлы ике табанга да эләгә.

Заманча дәвалау алымнары зарарланган тиредән гөмбәчекләрне тиз арада юкка чыгарырга сәләтле. Шулай да микозга каршы терапия иң нәтиҗәле чара булып санала. Табиб кушуы буенча, зарарланган тирегә гөмбәгә каршы махсус препарат сөртелә яки шул ук дару тире эченә кертелә.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә дерматовенеролог Анастасия Владимировна Дедкова кабул итә. Тулырак белешмәне (843) 2-101-106 телефон номерына шалтыратып алырга була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии