Сак бул! Карбыз

Сатып алучылар карбыз ашап агуланудан курка икән. .ru үткәргән сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге августның уртасын, үзләренең сүзләренчә, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә.

Русия кулланучылар хокукын яклау җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Игорь Романов сүзләренчә, Русиядә карбыз сезоны сентябрьдә башлана, һәм ул, карбызны, табигый шартларда үзе җитлекми торып, сатып алудан тыелып торырга киңәш итә. Хәзерге вакытта сәүдә нокталарында булган карбызда нитратлар күп, ди ул. Мәсәлән, Мәскәүнең “Патэрсон”, “Перекресток”, “Седьмой континент” супермаркет челтәрләрендә шундый сыйфатсыз карбызлар сатылуы ачыкланган.

Карбыздагы нитраттан кеше агулана. Ул организмга җыелып, матдәләр алмашын боза. Ә даими рәвештә шундый агулы продуктлар куллану яман шеш авыруына китерергә мөмкин.

Карбызның сыйфатын тикшерә торган гади генә ысуллар да бар. Әйтик, кечкенә генә телемен кайнаган суга салырга. Әгәр су кызыл төскә буялса, димәк, монда нитратлар рөхсәт ителгәннән күпкә артык. Иренмәгез, карбызны ашый башлаганчы, тикшереп карагыз!

Комментарии