«Көнгә 10лап бәлеш пешердек»

«Көнгә 10лап бәлеш пешердек»

Тәмле бәлеш пешерү осталыгы татар хатын-кызларының канына сеңгән. Шулай булмаса бер кабуга авызда эреп китәрдәй итеп милли ризыкларны пешерү мөмкин булмас иде. Сер түгел: татар халкының милли ризыкларын заказга әзерләүчеләрне санар өчен кулдагы бармаклар гына җитмәс. Тик шунысы кызык: бер генә аш-су остасының ризыгы да икенчесенекен кабатламый. Сер нидә икән? Бәлеш пешерү остасы Альбина Заһидуллина әнә шул сере белән бүлеште.

Альбина тумышы белән Түбән Кама районыннан. Казанга 2020нче елда килеп урнашкан. Сөйләшергә уңайлы кеше, артыгын сөйләми, төпле фикере белән җәлеп итә. Һәркем белән дә уртак телне тиз табам, ди ул бу фикеремне җөпләп.

– Күңелемә нәрсә ошый – шуның белән шөгыльләнәм. Бүген чигә алам, иртәгә картиналар буйыйм, аннары китап алып укырга да күп сорамыйм. Күңелемә хуш килгәнне эшлим. Аеруча кешеләр белән аралашырга яратам. Шуңадыр да дусларым күп минем. Бу сыйфатым заказга бәлеш пешергәндә дә ярдәм итми калмый, чөнки кеше белән дөрес аралашу мөһим, – ди ул көлеп.

Татар хатын-кызлары аш-суга оста инде, диләр. Альбина да бу фикер белән килешә, әмма: «Һәркем дә булдыра алмый», – дип өсти. «Ризыкны бер үк рецепт буенча пешергән очракта да, кемнекедер һичшиксез тәмлерәк килеп чыгачак», – ди ул.

– Мин үзем тәмле ашарга ярата торган кеше. Ризык тәмле генә түгел, матур да булырга, күзне җәлеп итәргә тиеш. Әнием гомере буе пешекче булып эшләде, шуңа күрә табынның түрендә һәрвакыт тәмле һәм матур итеп бизәлгән ризыклар иде. Үзем дә матур һәм тәмле итеп ясарга тырышам, – дип уртаклаша аш-су остасы.

Альбина бәлешне заказга 2017нче елда пешерә башлый. Хатын-кызларның күбесе декрет ялында үзе өчен кызыклы һәм табыш китерә торган шөгыль таба, бүгенге әңгәмәдәшем дә шундыйлар рәтендә.

– Бу чакта финанс кыенлыклары кичерә идек. Әле дә хәтеремдә: аш-су бүлмәсендә савыт-саба юам. Башымда бер уй: «Барысы да тизрәк җайлансын. Кыен хәлдән чыгу юлы табылсын». Шулчак икенче бүлмәдәге телевизордан: «Эшмәкәрлек фабрикасы»на чакырабыз», – дигән игълан ишетелде. Үз эшен ачарга теләгән һәркемне чакыралар иде анда. Ике дә уйламадым, бардым. Заказга бәлеш пешерәчәкмен, дидем. Ул чакта әллә-ни матур итеп бизәкли дә белми идем, әмма әнием ярдәме белән барысына да төшендем. Остардым, шомардым. Ахырдан чыгарылыш кичәсе оештырылды. Анда Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде, – дип искә ала Альбина.

Белгечлеге буенча ул – шәфкать туташы. Декретка кадәр балалар бакчасында белгечлеге буенча эшли. Хәер, хезмәт кенәгәсенә төшерелгән эш урыннары моның белән генә чикләнми. Банкта, матурлык салонында да эшли – эштән курка торганнардан түгел үзе.

– Түбән Камада матурлык салонында эшләгәндә, хезмәттәшем туган көненә зур бәлеш пешереп бирүне үтенде. Пешердем, заказны тапшырдым. Бер сәгатьтән миңа шалтырата: «Бәлешне «бер» дигәнче ашап бетерделәр. Без хәтта табаны да юып куярга өлгердек инде. Моңарчы бәйрәмнәргә эшләткән бәлешнең төбенә төшеп җитүче булмый иде, ә син әзерләгәне тиз бетте», – диде. Бу сүзләр миңа алга таба эшләр өчен өлге булды. Сарафан радиосы үзенекен эшләде – шул көннән заказ бирүчеләр күбәйде.

Альбина бәлеш эчлеге өчен бәрәңге, суган һәм каз, тавык, күркә, куян, сарык, сыер итен куллана. Һәркем үзе яраткан итне сорый икән. Соңгы вакытта куян ите белән бәлеш пешерүне сораучылар арткан.

– Бәлеш – арзанлы ризык түгел. Камыры өчен дә яхшы май, яхшы он гына кулланыла. Күпләр бәяне төшерер өчен маргарин куллана, тик ул бәлешнең тәмен бетерә, шуңа күрә мин фәкать натураль һәм яхшы продуктлар гына алырга тырышам. Сүз уңаеннан, бәрәңге, суган, итне авылдан китертәм.

– Көндәшлек сизәсезме?

– Бәлеш пешерүче бер мин генә түгел, билгеле. Мин башка аш-су осталарын да күзәтеп барам. Алар менә болай иткән, миңа да бераз үзгәртергә була икән, дип нәтиҗәләр ясыйм. Миңа калса, һәркемнең үз заказчысы табыла. Әгәр эшеңне җиренә җиткереп башкарасың икән, көндәшлектән куркырга кирәкми.

– Көнгә ничә бәлеш пешерергә туры килә?

– Төрлечә. Бәйрәм көннәрендә 7-10лап бәлеш пешергән вакытлар булгалый. Әйтик, Яңа ел бәйрәмендә мин заказлар алып, әнине дә эшкә җигеп, ул үзендә, мин үз өемдә 10 бәлеш пешердек.

 Бәлеш – табын күрке

Остабикәдән киңәшләр:

Тәмле бәлеш пешерер өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

1. Яхшы, югары сыйфатлы он сайлагыз. Бу яхшы итеп камыр басарга мөмкинлек бирәчәк (мин «Макфа» онын кулланам). Онның яхшы булуы бәлешнең сыйфатына бәйле: яхшы камыр ертылмый, шулпаны тышка чыгармый – ә бу мөһим.

2. Бәлеш каты булмасын өчен камырны мөмкин кадәр юкарак итеп җәяргә кирәк. Ләкин кесәдән калынрак булсын. Икенчесе: бәлеш каты булмасын өчен, пешеп чыккач, аны майлагыз һәм фольга һәм сөлге белән каплап торыгыз.

3. Көнбагыш маеның да сыйфатлы булуы мөһим. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: арзан майның ачы тәме һәм исе бар.

4. Итнең майлы урыннарын да турагыз. Әгәр ит коры икән, туңдырылган сыер мае өстәргә мөмкин.

5. Суганны артык күп тә, артык аз да кушмагыз. Монда алтын урталыкны табу мөһим. Әгәр дә суганны аз кушсагыз, бәлеш соклы булмас, күп булса – тәмле булмас.

6. Бәлешнең шулпалы булуын теләсәгез, бераз су өстәгез. Мин бәлешне каплаганчы, эчлеккә су салып калдырам. Ул тәмле, майлы шулпа булып өлгерә.

7. Тозны дөрес микъдарда салу шулай ук мөһим. Әгәр дә пешеп чыгарга санаулы минутлар кала өстен ачып кабып карыйсыз икән, тозы яки шулпасы җитмәсә, шул ачылган урыннан су яки тоз өстәргә мөмкин.

ТӘМЛЕ БӘЛЕШ РЕЦЕПТЫ:

Камыр өчен: 1 стакан кайнар су, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы майонез, тоз һәм чеметем генә сода салабыз. Камырны баскач, ял иттерәбез.

Эчлек өчен: 1,5 кг өч төрле ит салсаң – бик тәмле була, бәрәңге, 4 баш суган, тоз, борыч, 1 дәфнә (лавр) яфрагы.

Барысын да шакмаклап турап, тәмләткечләр кушып болгатабыз. Бәлеш шулпалы булсын өчен бер стакан су өстибез. Духовкада 1,5 – 2 сәгать пешерәбез.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии