- 05.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яз – ул табигатьтә җанлану, яшәреш чоры. Ни кызганыч, язын кайбер чирләр дә «кышкы йокыдан» уяна. Әйтик, аяк-кул бармакларында, табан астында «гөмбәчек»ләр барлыкка килә.
Бурсыган ипине ашарга ярамый диләр, ә нигә ул чагында бурсыган сырны ашарга мөмкин? Өй диварларындагы күгәрекләрне китереп чыгарган гөмбәчекләрнең кешегә зарары бармы? Алар эчке әгъзаларга да үтеп керә диюләре хакмы? Шушындый сораулар белән Казан шәһәренең баш микологы Рузалия ханым Галимҗановага мөрәҗәгать иттек.
– Чынлап та, гөмбәчекләр тиредә һәм тырнакларда гына түгел, эчке әгъзаларда да очрый. Алар анда ничек эләгә соң? Беренчедән, сулыш юлы аша керәләр. Алар борын куышлыгыннан үпкәгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Әйтик, яши торган өй диварларында күгәрек булса, ашаган вакытта һава аша кереп, авыз куышлыгыннан эчәкләргә кадәр тарала ала. Бурсыган ипи, җиләк-җимеш ашаган очракларда зыян тиюен сизми дә каласың. Гомумән, гөмбәчекләр бик күп төрле. Бурсыган сыр дигәннән, гөмбәчекләрнең организм өчен файдалысы да, зыянлысы да бар. Кибеттә сатыла торган бурсыган сырдагы гөмбәчекләр – ризык әзерләнгәндә кулланыла торганнары. Ә менә ипидә, йомшак җиләк-җимештә очрый торганнары зыянлы. Мондый ризыкны ашарга ярамый. Әйтик, алма, груша кебек катырак җимеш аз гына чери башлаган икән, ул өлешен кисеп атып, зарарланмаган өлешен генә ашарга кирәк. Әгәр инде черү күренеше төшенә кадәр барып җиткән икән, андый җимешне шунда ук чүпкә ыргытыгыз. Ә менә компотны, сокны, аз гына күгәрек сизелсә дә, эчәргә ярамый. Чөнки гөмбәчек сыеклыкларда бик тиз тарала.
– Өй диварларындагы гөмбәчекләр безнең организмга ничек күчә соң?
– Гадәттә, нык дымлы булган җирдә, гөмбәчекләр әйбәт үрчи. Алар өчен бик уңай мохит бу. Сулыш юллары аша кешегә дә эләгә. Башта ул ангина кебек тоелырга мөмкин. Аны еш кына антибиотиклар кулланып, ангина дип тә дәвалый башлыйлар. Ә гөмбәчекләр андый даруга гына бирешми. Киресенчә, ул дарулар гөмбәчекләр китереп чыгарган авыруны тагын да көчәйтә генә. Шуңа күрә мондый очракта, табиб белән киңәшләшеп, анализлар ясатырга кирәк. Чөнки өй шартларында гөмбәчекләр калган очракта дәваланудан файда юк. Ягъни дивардагы гөмбәчекләрдән котылу җаен эзләргә кирәк. Бүлмәдә һава дөрес алышынамы, диварларда ярыклар юкмы, салкын һәм юеш һава кушылып, конденсат барлыкка килеп, шунда гөмбәчекләр үрчеп ятмыймы? Кыскасы, моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Кеше яшәгән фатир диварларында, тәрәзә төпләрендә күгәрекләр булырга тиеш түгел. Кайвакыт торба шартлый йә ярыла да, аннан су тамып тора, шул урында гөмбәчекләр пәйда була, үрчи. Аларның сулыш юлларында гына түгел, хәтта колак куышлыгында да булуы бар. Кеше организмында җылылык та, дымлылык та, лайлалы җирлек тә бар. Димәк, гөмбәчекләр яшәү өчен бик уңай мохит бу. Шуңа күрә эчке әгъзаларга күчеп, микоз дигән авыру китереп чыгармасын өчен, гөмбәчекләр тирегә, тырнакка эләгүгә үк, дәвалый башларга кирәк. Гомумән, никадәр элегрәк башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак. Әйтик, җәй көне ачык аяк киеме кияргә уйласаң, дәвалануга бүген үк тотынырга кирәк. Чөнки дәвалану 2-3 айга сузыла, аны берничә атнада гына җиңеп булмый.
– Гөмбәчекләр эләктерү ихтималы беренче чиратта кемгә, кайсы һөнәр ияләренә ныграк яный?
– Хезмәт шартлары яки сәламәтлекләренең торышы буенча, гөмбәчекләргә тизрәк бирешә торган кешеләр бар. Дымлы җирдә эшләүчеләрне әйттем инде. Янә килеп, кешедә шикәр чире булса яисә иммун системасында үзгәрешләр башланган, кан тамырлары авырулары бар икән, андыйларга гөмбәчекләр тизрәк иярә. Кыскасы, организмның халәтенә турыдан-туры бәйле бу чир. Сау-сәламәт кешедә гөмбәчек булмый, алар ниндидер юл белән, ниндидер шартларда килеп эләгә. Ул – йогышлы авыру. Кеше сәламәт булып та, әйтик, тырнагында ниндидер җәрәхәт булса, ул ничектер бәрелә, сугыла, яисә дөрес киселми, яки иткә кереп үсә икән, мондый очракларда килеп эләгеп үрчи башлый. Гөмбәчекләр китереп чыгара торган авырулар медицинада микоз дип атала. Өске һәм тирән микозлар дип йөртәләр аларны. Шунысы да бар: кеше организмында уңай бактерияләр дә, начар бактерияләр дә яши. Әйтик, кеше үз белдеклелеге белән бик күп антибиотиклар кулланып дәвалана башлый икән, организмдагы әйбәт микроблар да, начар микроблар да бетә. Шул микроблар беткән урынны гөмбәчекләр биләп ала. Алар бактерияләргә караганда тизрәк үрчи.
– Ә менә кешедәге яра, җәрәхәт урыннары кортларга мөмкин. Аның да тышкы сәбәпчесе буламы?
– Ярага гөмбәчекләр, төрле микроблар килеп эләгә. Шуның өчен дә операциядән соң яраны даими чистартып торалар. Шуңа күрә анда гөмбәчек тә, бактерияләр дә эләкми. Билгеле, чистартмый, эшкәртми калдырсаң, төрле бактерия, вирус эләгергә мөмкин.
– Әгәр дымлылык – аз, кояш кыздыра икән, гөмбәчекләргә үрчер өчен, безнең организмга күчәр өчен әлләни җирлек калмый, димәк.
– Дөрес әйтәсез, әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Биек үкчәле, сулыш алырга мөмкинлек бирми торган туфли киеп йөрсәң, аяклар тирли. Шулай тиреләрдә кечкенә генә җәрәхәт-яралар барлыкка килә. Бу инде гөмбәчек эләгү өчен уңай җирлек пәйда була дигән сүз. Шулай ук тән тиресендәге, әйтик, кыш көне суыктан куллар яргалану да вируслар үтеп керү өчен ачык ишек булып тора. Шуның өчен куллар ярыла икән, тукландыра торган кремнар кулланырга кирәк. Тиредәге һәрбер яра – төрле бактерия, микроблар өчен ачык ишек ул.
Әңгәмәдәш – Әмирҗан ЗАРИФ.
Комментарии