Брокколи кәбестәсе үстерәбез

Брокколи кәбестәсе үстерәбез

Бакчаларында ак башлы кәбестә үстерүчеләр шактый еш очраса да, кызганычка күрә, бик күп чирләрне алдан кисәтүче, дәвалаучы, туклыклы брокколины санга сугучылар Татарстанда сирәк. Файдалы үзлекләре белән таныш булмаганга, кадерен белмиләрдер, күрәсең. Составындагы бета-каротин, фосфор, калий, тимер кебек бик кирәкле, хәтта цинк, күкерт һәм марганец кебек сирәк очраучы матдәләр, күп санлы витаминнар, аминокислоталар, азык җепселләре кеше организмын озак еллар дәвамында сау-сәламәт килеш сакларга булыша, чирләрне алдан кисәтә, гомерне озайта, хәтерне яхшырта. Диетологлар фикеренчә, аны көн саен ашау хәерле. Чит ил галимнәре брокколиның күкрәк, мәни бизе рагы китереп чыгаручы зарарлы күзәнәкләрнең үрчүенә каршы тора алуын, гөмбәчекләрне, бактерияләрне юк итү сәләтен ачкан. Табиблар брокколины калкансыман биз, ашказаны җәрәхәте, бөергә таш утыру, баш миенә кан саву, күзләрдәге катаракта чире, нервлар ярсынуы кебек авыруларга дучар булучыларга, дәвалану чарасы сыйфатында, даими ашарга куша. Авырлы хатыннарга, сабый балаларга ул ризык аеруча файдалы. 100 грамм брокколида кеше организмының көн ярымлык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә аксым, майлар, витаминнар, табигый җепселләр бар. 90 проценты судан торганга күрә, ул тиз эшкәртелә, симертми.

ТУГАН ҖИРЕ КАЙЛАРДА?

Тарихчылар раславынча, борынгы греклар һәм римлылар үзләрендә табигый рәвештә үскән брокколины моннан 2 мең ел элек куллана башлаган. Дөньяда аның 200 төре үсә икән. Франция королевасы Екатерина Медичи тырышлыгы белән, әлеге файдалы үсемлек XVI гасыр башында Европага үтеп кергән. Европа илләрендә һәм Америкада бу файдалы яшелчә элек шактый кыйммәт торган, байлар ризыгы булып саналган. Үз сәламәтлеген кайгырта белүче Русия патшабикәсе Екатерина II дә әлеге ризыкка мөкиббән булган. Ни сәбәпледер, бу яшелчә гади халык арасында киң таралмаган. Бары тик СССР таркалгач, совет заманында чикләрне бикләп торган «тимер челтәр» алып ташланганнан соң, ватандашларыбыз чит илләргә сәяхәткә, эшлекле сәфәрләргә чыга, ял итә башлагач, шундагы затлы рестораннарда әлеге диетик һәм тәмле ризыктан авыз иткән. Кайберәүләр аны даими куллана башлаган. Бүгенге көндә брокколины «Бәхетле», «Ашан» кебек супермаркетлардан сатып алырга була, билгеле. Әмма безнең көйсез климатка исе китмәүче, кыраулардан курыкмаучы, талымсыз яшелчәне бер авырлыксыз үз бакчабызга үстереп булганда, нигә юкка акча сарыф итәргә, дигән урынлы сорау туа.

АНЫ НИЧЕК АШЫЙЛАР?

Брокколи – чәчәк кәбестәнең бер төре, аның бергә укмашып үскән, ак, яшел, саргылт, көрәнсу, шәмәхә төстәге ачылмаган чәчәк бөреләрен калын сусыл сабакчыгы белән кисеп алабыз. (Төсләре һәм формасы сортына бәйле). Аны чи килеш салатларга кушарга, парландырып пешерергә, бәрәңге, суган, кишер белән катнаштырып, үсемлек маенда кыздырырга, беренче, икенче итле, сөтле ашларга өстәргә, бөккән эчлегенә салырга була. Кәбестәле йомырка тәбәсе аеруча тәмле һәм туклыклы. Кышка саклау җәһәтеннән, суыткычта туңдырып яки маринадлап куюның авырлыгы юк.

ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Брокколи кәбестәсен мартның унбишеннән соң тартмачыкларга чәчәбез. Уңышны җәйдән көзгәчә җыеп булсын өчен, аны ике атналык вакыт аралыгы белән, берничә мәртәбә чәчү отышлы. Орлыкларны «Энерген»да (алоэ согында, көл эремәсендә, «Эпин» яки «Циркон»да да ярый) 10-15 сәгать дәвамында җебетеп, 0,5 см тирәнлеккә, арасын 5 см калдырып чәчкәч, «караяк» чирен алдан кисәтү максатыннан, өстенә юка гына итеп, кыздырып зарарсызландырылган ком яки «Универсал» бакча туфрагы сибү отышлы. Савытларның тирәнлеге 10 см булса әйбәт, кәбестә үсентеләре иркенләп, тамырлары тармакланып-чукланып үсәр, күчереп утырткач, тиз тернәкләнер. Агач яки пластик тартманың төбендә тишекләр булуы мәҗбүри, юкса кәлшәләрнең тамырлары черергә мөмкин. Әүвәлге мәлдә суны үсенте төпләренә агызып сипмәскә, ә саклык белән генә бөркергә кирәк. Ике чын яфрагы чыккач, аларны аерым савытларга күчереп утыртабыз. Апрельдә үсентеләрне балконда яки верандада чыныктырабыз.

40-45 көнлек кәлшәләрне май башында ачык грунтка күчереп утыртабыз. Хәер, үтә дә иртә өлгерешле сортларның 25-30 көнлек үсентесен дә күчерергә ярый, диләр. Брокколи үстереләсе түтәлне көздән үк әзерләп, черемә, суперфосфат, көл яки хлорлы калий белән ашлап калдыру отышлы. Туфрак ачы булса, акбур яки доломит оны кертәбез. Түтәлләр язын гына ясалган очракта, бер көрәк тирәнлеге казылган чокырга бер кушуч черемә, 1 бал кашыгы комплекслы ашлама, бер уч агач көлен уңдырышлы туфрак белән әйбәтләп болгатып, үсентегә уңайлы «оя» ясыйбыз, сыек марганцовкалы суны күп итеп сибәбез. Юеш туфракка күчерелгән үсентеләрнең арасын 30 сантиметр, ә түтәлдәге рәтләр арасын 50-60 сантиметр калдырабыз. Шәхсән үзем үсентеләрем тизрәк тернәкләнеп китсен өчен, яшь кәбестә кәлшәләре өстенә бөкесе алынган, асты киселгән, төрле сыеклыклардан бушаган 2, 3,5 литрлы пластик савытлар бастырып чыгам. Шул рәвешчә, нәни парник барлыкка килә, үсентеләр кырауларга, салкын җилләргә бирешми. Әүвәлге мәлдә җылы суны савыт авызыннан гына сипсәк тә, үсемлеккә зыян килми. Корткычлардан саклау йөзеннән, араларына бәрхет гөл яки сельдерей үсентесе күчерәбез. Түтәлнең баш-башына бәрәңге утырту да отышлы. Кәлшәләр өстенә ачы борыч сибәргә була, борчалар әрем, канлы үлән, сарымсак исен сөйми. Лайлачларга киртә итеп, үсенте төбенә вакланган йомырка кабыгы сибәбез. Кәбестәләрнең башка төрләре сыман, брокколи да су ярата, төбен йомшартып тору зарури. Уңыш мул булсын дисәгез, ике атнага бер мәртәбә ашлау сорала. Шәхсән үзем ачытылган үлән суын, тавык яки сыер тизәге төнәтмәсен, «Агрикола для капусты» эремәсен чиратлаштырып сибәм, чамасын белеп кенә, комплекслы минераль ашламалар, микроэлементлар да өстим. Чәчәк кәбестә аеруча молибденга, борга мохтаҗ. Ашлау алдыннан һәм аннан соң, су сибеп, үсентеләремне «юындырам». Җәй уртасында салкынча су сипсәгез дә ярый, әмма үсемлек төпләре катып китмәсен, дым саклансын өчен, җир өстен мүлчәләргә туры килә. Кәбестә башлары температура 16-18 градус торганда әйбәт формалаша. Башлары өлгергәндә, сыйфаты яхшы булсын өчен, аларның өстенә яфракларын бөкләп ябып күләгәләү зарури. Кәбестәнең чәчәк атуын көтмичә, бөреләрдән торган укмашын юан сабагы белән кисеп җыябыз, тамырын йолкып атмасагыз, ян бөреләрдән яңа сабакчыклар чыгып, көзгә икенче уңыш өлгерергә мөмкин.

СОРТЛАРЫ ҺӘМ ГИБРИДЛАРЫ

Иртә өлгерешле: Грин Спроутинг, Грин Фаворит F1, Император F1, Калабрезе, Тонус Команчи, Вярус, Корвет F1, Лазер F1, Линда, Самме Кинг, Фиеста F1;

уртача өлгерешле: Атлантик, Аркадия F1, Балбоа F1, Генуи, Гриния Конпакта, Гринбелт, Гном, Сенши, Монтон F1, Фортуна, Цезарь;

соң өлгерешле: Лаки F1, Континенталь, Маратон F1.

Хәмидә ГАРИПОВА,

 Казан шәһәре

Комментарии