- 05.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бик мөһим кеше белән телефоннан сөйләшәсе бар, концертта җырларга кирәк, телевидениедә интервью бирергә дип килешенгән – бу ютәл дигәннәре бер дә кирәкмәгән вакытта борчый шул. Уч төбеңә генә йөткергәләп, үзе бетәр әле, дип тә йөри аласың, әлбәттә. Шул ук вакытта кичекмәстән табибка күренеп, ютәл барлыкка килүнең сәбәпләрен ачыкларга һәм дәвалана башларга да була.
Сулыш юллары, ягъни трахея, бронх, үпкә һәм аның тышчасы авыруларын өйрәнә торган белгечне пульмонолог дип атыйлар. Аңа нинди очракта мөрәҗәгать итәргә була соң:
– ютәл – организмның чит-ят кисәкчекләргә, тузанга, бронх лайласына каршы саклану чарасы. Тик ютәлнең үпкәгә төшү һәм анда җитди тайпылышлар китереп чыгару ихтималлыгы бар. Шуңа күрә йөткерә башлауга табибка күренү комачауламас.
– тәмәке тартучылардагы ютәл. Монысы гадәттә иртән башлана һәм тора-бара какырык барлыкка китерә торган көчле йөткерүгә әйләнә. Бу исә хроник бронхит башлануның беренче билгесе булырга мөмкин, аны вакытында дәваламасаң, чир сулыш алырга комачаулый башлаячак.
– тик торганда да тын кысылу. Үпкә авырулары вакытында күзәтелә. Тын кысылу кисәк барлыкка килсә, киңәйгән пневмония яки йөрәк эшчәнлегендә тайпылыш дип шикләнергә урын бар.
– сулыш чыгарганда тын бетү – бронхиаль астма яки обструктив бронхит барлыкка килү билгесе булырга мөмкин. Бронхиаль астманың башка симптомнары да бар: күз кычыту, төчкерү, ринит, бертуктаусыз ютәл, баш авырту, һава җитмәү, күкрәкнең басылып торуы.
Пульмонолог үпкәне рентгенга төшерергә куша һәм әзер сурәт буенча сездә чир бармы-юкмы икәнлеген ачыклый. Табиб өстәмә рәвештә йөрәккә УЗИ уздырырга, эчке сулыш юлларын (ФВД) һәм үпкә тышчасын тикшертергә кушарга мөмкин. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә республиканың һәм бөтен Русиянең иң яхшы пульмонологларының берсе – профессор, медицина фәннәре докторы Равил Шамил улы Вәлиев кабул итә. Тулырак белешмәне клиникага шалтыратып белә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии