- 05.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Татарстанда 25–31нче гыйнварда «дуңгыз гриппы» белән 40 кеше авырды, шуның 14е Казанда теркәлде. Бу хакта ТР Роспотребнадзор матбугат үзәге хәбәр итә.
Казанда соңгы атнада ОРЗ (кискен респиратор вируслы инфекция) йоктыруның 11886 очрагы теркәлгән. Ул эпидемиологик чикне 17,4%ка узган. Ә 1 атна элекке күрсәткечләр белән чагыштырганда авыру 41,8%ка арткан.
Бүгенге сүзебез дуңгыз гриппы турында. Киңәшләребез бар төр йогышлы авыруларны да кисәтергә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.
ДУҢГЫЗНЫҢ БУ БӘЛАДӘ НИ КАТНАШЫ?
Ул 2009нчы елда, Мексикада, рәсми рәвештә, дөньяда моңарчы күрелмәгән яңа авыру – дуңгыз гриппы, дип игълан ителде. Гриппның нәрсә икәнен аңлатасы юк – барыбыз да белә. Белү генә түгел, чирләп тә караганыбыз бар. Һәм бер генә тапкыр түгел. Дуңгыз гриппы, исеменнән күренүенчә, шул безгә күптән таныш булган гриппның бер төре булып, рәсми исеме Н1М1 дип йөртелә. Ә әлеге вирусның киң кулланылышта йөргән исемендәге «дуңгыз» сүзе бу чирнең нәкъ шушы йорт хайваннары арасында киң таралуына бәйле. Тик хайваннарда бу авырудан үлү очраклары бик сирәк – чирләгәннәренең бары тик 4 проценты гына үлә икән. Ләкин дуңгыз гриппы эпидемиясе дип шау-шу башланганда, бер генә дуңгыз да бу чир белән авырмаган.
Кайбер очракларда дуңгыз гриппы кешегә дә йогарга мөмкин. Менә шунда башлана инде иң куркынычы! Үткән гасырның 18-19нчы елларында гриппның бер төреннән бөтен дөнья буенча 50-100 миллионлап кеше үлгән. Испан гриппы яки «штанга» дип аталган бу чир белән 400 миллионлап кеше, ягъни бөтен планетаның 21,5 процент халкы авырый. Беренче бөтендөнья сугышының тәүге көннәрендә башланган «испанка» эпидемиясе корбаннар саны буенча бу сугышны тиз узып китә.
Н1М1 гриппы белән авыруның икенче очрагы 1976нчы елда Американың хәрби базаларының берсендә теркәлә. Тагын 1988 һәм 2007нче елларда да бу чирнең кешеләргә йогу очраклары теркәлгән. Бәхеткә, бу сирәк-мирәк кенә очрак булып, Н1М1 гриппы иллеләп кенә кешегә йоккан иде. Алары да дуңгыз фермаларында эшләүчеләр. Ә менә 2009нчы елның апрель аенда Мексикада бу вирусның бөтенләй яңа штаммы барлыкка килде һәм бик тиз арада бөтен дөньяга тарала башлады. 2009−2010нчы елгы грипп эпидемиясе Төньяк ярымшарда 20 мең кешенең гомерен алып киткән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу авыру буенча чаң кага. Бераз тыйлыгып, онытылып торганнан соң, эпидемия яңадан баш калкыта. Мәкаләбезнең башында телгә алганча, бу бәладән без дә азат түгел. Чик буйларында катгый карантин чаралары күрелсә дә, авыру Русиягә дә үтеп керде, Татарстанга да килеп җитте.
Шулай да коткы таратучыларны тыңламагыз, паникага бирелергә кирәкми. Ул планетабызга чынлап та куркыныч тудырса да, дөнья бетә, дигән сүз түгел әле. Чөнки җиңеп, сакланып була. Бары тик һәркемнең игътибары, гигиена-туклану таләпләрен генә үтәве кирәк. Бүгенге мәкаләбез, нәкъ менә шул максатны күздә тотып әзерләнде. Сакланганны саклармын, дигән бит.
ЧИРЛӘМӘС ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Билгеле булганча, авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Дуңгыз гриппын йоктырмас өчен, гади грипп вакытында була торган кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Моның өчен күрәләтә чирле кешеләр белән аралашмаска тырышырга. Шуңа күрә кеше күп җыела торган урыннардан качарга, бу чир таралган регионнарга бармаска тырышырга кирәк. Урамда йөреп кергән саен кулыгызны сабынлап ешрак юу мөһим. Чит илләрдә күп кешеләр битләренә марлядан ясалган битлек киеп йөри. Бу безнең илдә бик популяр, дип әйтеп булмый. Ләкин теләгән кеше шулай йөри ала. Хәзер инде андыйларга сәерсенеп карау бездә дә бетте, дияргә мөмкин (бер елда ул дефицитка да әйләнгән иде бит). Тик шунысы: табиблар фикеренчә, мондый чараның файдасы булса да, чамалы. Чөнки битлекне еш алыштырып торырга кирәк.
Һәм иң мөһиме – иммун системасын ныгыту. Моның өчен сәламәт тормыш алып барырга, җитәрлек күләмдә йокларга, сыйфатлы тукланырга, витаминнар кабул итәргә, күбрәк саф һавада булырга, физик күнегүләр ясарга кирәк.
Мондый вакытта организмның иң яхшы «сакчысы» – суган белән сарымсак. Аны ашарга яратмаганнар да, турап өстәлгә, йоклый-эшли торган урыннарга куярга тиеш. Балаларга исә «киндер-сюрприз» савытларына сарымсак турап медальон итеп элсәң, грипп ише зәхмәтләр балагызга кагылмас.
Ә иң мөһиме – юкка-барга көяләнеп, үз-үзеңне ашап, кеше белән талашып, негатив хис-тойгыда яшәмәскә тырышырга. Бу вакытта дуңгыз гриппы гына түгел, башка төрле чирләр дә үзегезне урап узар.
ЧИР ЙОКСА, НИШЛӘРГӘ?
Иң беренче – күңел төшенкелегенә бирелмәскә. Бу чирне йоктырган бөтен кеше дә үлә дигән сүз түгел бит әле. Бу авыру шуның белән куркыныч – ул пневмониягә әверелә һәм кешене бик тиз аяктан ега. Тиз арада үсеш алган катлауланулар аркасында кешегә ярдәм итү кыенлаша. Шуңа күрә авыру билгеләрен сизүгә кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында башланган дәвалануның нәтиҗәсе дә яхшы.
Гадәти грипп белән дә җир шарында ел саен ун миллионга кадәр кеше авырый, үлүчеләре дә шактый. Күп кенә табиблар дуңгыз гриппы очрагыннан да куркынычрак дип – паниканы саный. Чынлап та, күпчелек матбугат чаралары тырышлыгы белән бөтен дөньяга таратылган бу коточкыч хәбәр, болай да бөтен илләр финанс кризисы кичергән вакытта, кешеләргә ярдәм итә, дип әйтеп булмый. Ә исегездәме, кош гриппы белән шулай котны алдылар, аннан соң чиратка сыер котыруы килеп басты. Бу йогышлы авырулар кешелек дөньясын бөтенләе белән кырып бетерергә тиеш иделәр. Аллаһыга шөкер, әле дә булса исәнбез. Дуңгыз гриппы да җиңелер, Иншаллаһ.
КЕМ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ?
Әлбәттә, барысы өчен дә куркыныч. Ләкин, беренче чиратта, бу чир белән балалар һәм олы яшьтәге кешеләр, йөкле хатыннар, диабет һәм башка авырулары булганнар, артык авырлыктан интеккәннәр, гомумән, иммун системалары йомшаграк, хәлсезрәк кешеләр авырый.
НИНДИ УЛ «ДУҢГЫЗ ГРИППЫ»?
Бу йогышлы чирнең төп симптомнары безгә таныш булган гади гриппныкы кебек үк: шулай ук баш, тән авырта, температура күтәрелә, ютәлләтә, күздән-борыннан су ага, тамак авырта, борын тыгыла, хәлсезлек, кайбер очракларда косу, эч китүе күзәтелә. Дуңгыз гриппының микроблары чирле кеше ютәлләгән, төчкергән-пошкырган, борын сеңгергән вакытта, вак кына тамчылар булып, һава аша тирә-яктагыларга йога да инде. Әйтик, самолетта бер генә авыру кеше очса да, ул берүзе калган барлык пассажирларга бу вирусны йоктыра ала.
Дуңгыз гриппының икенче таралу юлы – контакт. Мәсәлән, авыру кеше борынын сеңгергән кулы белән ишек бавын тотса, кулындагы микроблар һичшиксез шул ишек бавына күчә. Ә бу вирус эләккән җирендә ике сәгать буена үлми. Шулай итеп, авыру артыннан кергән сәламәт кеше шул ук ишек сабына тотына, аннан соң шул кулы белән битен-борынын сөртә, һәм вируска үрчер өчен уңайлы яңа урын әзер дигән сүз. Шунысы әйбәт, бу вирус чирле хайваннардан кешеләргә бик сирәк очракта гына йога. Ә инде дуңгыз ите аша бөтенләй йокмый. Ләкин бу – мөселман өчен генә түгел, чын инжилдә дә хәрәм дип бәяләнгән дуңгыз итен куллану, дуңгыз үрчетү, кешелек дөньясына чираттагы куркыныч, дип аңласыннар өчен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән чираттагы сынау түгел микән, дигән уй килә башка.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде.

Комментарии