Агрессив башкалар гомерен яши, үзен дә үтерә

Агрессив башкалар гомерен яши, үзен дә үтерә

«Беркөнне улымны бер дә юк өчен кыйнаганнар. Бергә йөргән иптәшләре. Аннан килеп гафу үтенделәр үзе. Мин аптырыйм, каян чыга бу кансызлык?! Ярый инде, зур бәла булмый калды. Аптыраганнан сезгә шалтыратам. Исемемне әйтмим».

Редакциягә шалтыраткан укучыбызның хәлен аңлыйбыз. Гаилә тираннары, үзеннән көчсез дип тапканнарны мәсхәрәләп тәм табучы агрессорлар янәшәбездә бик күп. Алар кемнәр? Алардан ничек сакланырга? Бүген шул сорауга өлешчә генә җавап бирергә булдым. Теманы алга таба да дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм.

Без тән авыруларына гына игътибар итәргә күнеккән. Шул ук вакытта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эмоциональ яну синдромын халык сәламәтлегенә йогынты ясаучы фактор дип рәсми төстә таныды. Бу проблеманың иң ачык симптомнарының берсе – ярсучанлык, кансызлык.

ТАБИГАТЬТӘН ШУЛАЙ

Ярсу, шулай ук явызлык, үч алу һ.б. агрессиянең төп билгеләре. Ул кешеләрдә миллионлаган еллар дәвамында үсеш алган һәм биологик дәрәҗәдә гомерне саклар өчен генә тәгаенләнгән. Димәк, без табигатьтән агрессив, бу ата-бабаларыбыздан калган мирас. Ләкин бүген агрессорларның «табигыйлыгын» кыргыйлык дип бәяләп була.

Ярсу билгеле бер тышкы куркынычка каршы агрессия ул. Ә агрессия – уңайсызлык тудырган тыюлар дискомфортына җавап. Әнә йокы гына туймасын, сизмәстән кәеф кырыла бит.

Ачулы халәт кешенең индивидуальлегенә һәм күп факторларга бәйле. Мәсәлән, көчле нерв системасы булган, ләкин шәхси сыйфатлары деформацияләнгән кешеләр, якыннарын шактый интектерә ала. Шул ук вакытта алар моның белән үзләрендә җиңеллек тоя, башкаларны авырайталар. Әле барлы-юклы аңнарын исерткеч эчемлекләр белән дә томаласалар, гамәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин...

Бу төркемгә өлкәннәрне дә кертергә була. Кайбер олы кешеләрдә, яшь белән бәйле үзгәрешләр аркасында эмоциональ һәм психологик тотрыклылык кими. Бу гел мырлап йөрүдә, даими ризасызлык белдерүдә күренә.

Кызганычка каршы, агрессивлык «һөҗүмнәре» яшьләр арасында да арта. Социаль-икътисади катаклизмнар, мәгълүмат ташкынының артык йөкләнеше, шулай ук ясалма тудырылган тормыш тизлеге... җәмгыятьнең мондый моделе организмның психик һәм биологик мөмкинлекләренә, физик потенциалына ярашмый.

Берәр нәрсә безне ярсытса, кәефебезне төшерсә, миндаль (баш миенең эмоцияләр өчен җаваплы өлеше) ярдәм сорап гипоталамуска мөрәҗәгать итә (чынлап та, безнең кәеф аның кулында). Бу вакытта тәнебезне мөмкин булган куркынычка әзерләү өчен адреналин чыгарыла башлый. Ләкин аның артык күп булуы югары кан басымына, баш авыртуына, йөрәк авыртуына һәм йокы проблемаларына китерергә мөмкин.

 Гомумән, ярсучанлыкка йогынты ясаучы факторлар күп. Тышкы, ягъни биологик факторлар (йокы туймаган, ашыйсы килә), үз психологик проблемаларың (халыкта «башы киткән» диләр), шулай ук тормышта, җәмгыятьтә үз урыныңны таба алмау... болар барысы да «җенле» булу өчен «кирәкле» сыйфатлар. Ләкин тик торганда ачу кузгалу – монысы инде куркыныч симптом. Нигезсез кызып китүчәнлек, аның еш кабатлануы, бу халәтнең алкоголь белән бәйле булуы җитди уйланырга сәбәп. Монда бары тик белгечләргә – психиатр, психотерапевт, клиник психологка кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кала.

Нерв киеренкелеге халәтендә кеше күп ахмаклык эшләп ташлый ала. Бу вакытта акыл кайда соң?

Баш миебез өч системадан тора:

• борынгы (рептиль) – исән калу инстинкты;

• урта (лимбик) – хисләр өлеше;

• неокортекс – уйлар, анализ, иҗат.

Реаль яки мөмкин булган куркынычтан барлык карарларның 95%ы рептиль һәм лимбик системалар тарафыннан кабул ителә. Ягъни баш мие тормышка куркыныч бар дип санаса, проблеманы инстинктлар һәм эмоцияләр өлеше хәл итә. Логик фикер йөртү һәм гади акыл өчен 5% кына кала.

Неокортекс инстинктлар һәм эмоцияләр тынып торганда гына өстенлек ала, чөнки кеше аларны контрольдә тотарга өйрәнгән. Ләкин кемнәрдер моны булдыра алмый. Онытмагыз: безнең гамәлләр биология белән түгел, ә акыл белән идарә ителергә тиеш.

Кызган эмоция, әлбәттә, ташу юлларын теләсә-ничек таба. Кемдер аларны якыннары җилкәсенә аудара, аларны җәберли, кемдер үзлегеннән, үз тәненнән чыгара, ләкин бу «юл» йөрәк, ашказаны һәм башка органнарга бәрелеп үтә һәм җитди авыруларга шартлар тудыра. Бар авыру да нервыдан, дип юкка гына әйтмиләр.

НИШЛӘРГӘ? 

Тән белән акыл бер бөтен булып эш итәргә тиеш. Моңа актив хәрәкәт, физик күнегүләр ярдәм итәр.

Әгәр дә сез психологик дәрәҗәдә генә фикер йөртеп, тынычланырга теләсәгез, көрәшергә теләгән тискәре хисне арттырырсыз гына.

Монда салкын су ярдәм итә. Битегезне юыгыз, кулларыгызны кран астында тотыгыз. Душ керү, салкын белән кайнар суны чиратлаштырып коену да булыша. Эссе булмаганда саф һавада йөрү бик яхшы. Тирән итеп сулагыз, аны тоткарлап торып күнегүләр ясагыз.

Тән игътибарны читкә күчерүгә рәхмәт белән җавап бирәчәк. Яраткан, кадерле кешеңнең кочагына кер, ә ул булмаса, сезгә тугры була белүче эт ал. Колакчыннар киеп, яраткан музыка дөньясына чум. Яхшылык турындагы матур фильм кара. Кыскасы, күңелегезгә ошаган күңел ачу чаралары коткаручы була ала!

ВИТАМИННАР

Теләсә нинди элементның җитешмәве сәламәтлеккә, кәефкә йогынты ясый. Бигрәк тә магнийга игътибар итәргә кирәк. Аның җитешмәве кешенең еш күңеле тулу, битарафлык, хәсрәт һәм әлбәттә ярсучанлык аша сиздерергә мөмкин. Кагыйдә буларак, табиблар аны В6 витамины белән бергә билгели, ул нерв системасы эшчәнлеген нормальләштерә.

Шул ук элементлар йокыга йогынты ясый. Йокы дарулары сатып алырга ашыкмагыз. Белгечләр белән киңәшләшү яхшырак.

Иң мөһиме үзеңне ярат һәм тәртипкә өйрәт. Көндәлек режим булдырыгыз. Бу чыннан да бик мөһим. Абсолют караңгылыкта йокларга кирәк. Тәрәзәләрне калын пәрдәләр белән ябыгыз, төнге яктырткычларны кулланмаска тырышыгыз. Тулы караңгылыкта гына мелатонин гормоны җитәрлек күләмдә җитештерелә. Аның максималь җитештерелүе 00:00дән 04:00гә кадәр, ләкин ябык күз кабакларына бераз гына яктылык күренсә дә, мелатонин күләме кими. Мелатонин бәхет гормоны серотонин булдыруга ярдәм итә. Тиешле шартларда һәм кирәкле вакытта йокламаган кеше билгеләнгән 8 сәгатьне йокласа да, ватылып, кәефсезләнеп уяна.

Күбрәк хәрәкәт итегез. Физик активлык шулай ук серотонин дәрәҗәсен күтәрә. Күнегүләрдән соң үзегезне көчле хис иткәнегез бармы? Көндәлек проблемалар инде алай ук куркыныч булып күренми, хәтта физик ару да күңелле тоела бу чакта.

Үз хәлегезнең сәбәбен белмәгәндә, седатив, ягъни тынычландыргыч препаратлар белән сак булыгыз. Әгәр дә янәшәгездәге кешедә ярсучанлык еш була икән, аңа ярдәм итегез, аңлатыгыз, белгечкә мөрәҗәгать итәргә күндерегез. Проблеманы никадәр иртәрәк аңласаң, аны тизрәк чишәрсез.

АГРЕССИВ КЕШЕ ЯНЫНДА НИШЛӘРГӘ?

Җәнҗалчы теләсә нинди сөйләшүне күтәренке тондагы бәхәскә әйләндерә ала. Әле ул аңа омтыла да. Сөйләшү бәхәскә әйләнсен өчен, кемнедер котыртырга кирәк. Сакланырга мәҗбүр итәргә, эмоциональ басым ясарга, хәтта мыскылларга. Ул аны булдыра.

Провокаторларга түбәндәге үзенчәлекләр хас:

– башкаларны бар гөнаһларда гаепләү;

– «барысы да яисә бернәрсә дә» сериясеннән чыгып уйлау;

– контрольсез хисләр;

– башка да китереп карамаган халәткә күчү.

Күпчелек җәнҗаллы кешеләрнең характеры аның шәхесе таркалуга бәйле. Мәсәлән, үз-үзеңә соклану – нарцизм, чама хисе чикләрен оныту яки антисоциаль халәт.

Көндәшеңнең үзен ничек тотачагын алдан белү өчен, аны күзәтергә кирәк. Һәр кешенең аңа гына хас үз характеристикасы бар. Еш кына алар үз гамәлләренә хисап бирергә өйрәнмәгән кешеләр. Киресенчә, әллә кайчангы үпкәләрне искә төшерерләр, кешеләрне яхшыларга һәм начарларга бүлеп бирерләр, үзләре игътибар үзәгендә булырга тырышырлар һәм үтенечләрне авырсынып кабул итәрләр.

Низаглы хәлләргә күпләр агрессив реакция белдерә, җәнҗалны куерта, ләкин мондый «җенле»не урынына утыртыр өчен нәтиҗәле ысуллар бар:

1. Аның сүзләрен күңелегезгә якын алмагыз. Эш синдә түгел, җәнҗалчыда. Дошманлык, бәхәс проблеманы чишәргә булышмый. Үзегезне якларга тырышып, һөҗүм итмәгез, нәкъ менә шул мизгелдән бәхәс җәнҗалга әверелә. Әңгәмәдәштән ишеткән күңелсез сүзләрне үткәреп җибәрегез, ул сезгә кагылмый. Сезнең аралашу даирәсе акыллы кешеләр икәнен онытмагыз.

2. Эмоциональ каршылыкта катнашудан баш тарт. Җәнҗалчы арыганчы үзегезнең йөзегездә тынычлык һәм битарафлык саклагыз. Әйтеп куярга мөмкин: «Син бетергәч, мин дәвам итәрмен». Иң мөһиме – куркуны сиздермәү һәм низагтан өстен булу. Ышаныч һәм түземлек – эмоциональ шәхесләр белән эш итүнең төп кагыйдәсе, югыйсә сез көчсез булып күренерсез, көндәшегезнең агрессиясен дөрләтерсез генә. Инде оппонент сезнең битарафлыкка аптырап, тагын да кыза бара, турыдан-туры көч куллануга барып җитә икән, барыбер сүзле бәхәсне сузарга, аның тынычланганын көтәргә тырышыгыз. Алай да булмаса, ярдәмгә хокук саклаучыларны дәшәргә кала. Аның белән сугышуның кирәге юк, берни исбатлый алмаячаксыз. Монда инде ситуациягә шаһитлар кирәк булачак.

3. Объектив мәгълүматка таян. Фактларга мөрәҗәгать итәргә әзер булуыгызны күрсәтегез: «Сез белмисездер, ләкин минем бу темага мөһим мәгълүматым бар һәм мин аны күрсәтә алам» Әгәр җәнҗалчы сезне бүлдерсә, 2нче пунктка кайтыгыз һәм көтегез. Җавапларыгызның фактлы булуына инандырыгыз. Фактлар – агрессив бәхәсчегә чиләкләп койган салкын су ул. Мөмкин булса, әңгәмәгә алдан әзерләнегез, ләкин көндәшегезне фактлар һәм детальләр белән бомбаламагыз. Сезгә бары тик тиешле мәгълүматлы булуыгызны күрсәтергә кирәк. Ләкин бу мөһим! Фактларны күрсәткәндә, «шуңа күрә шулай булды» кебек бәяләү һәм аңлатмалар булырга тиеш түгел.

4. Көндәшнең проблеманы ничек чишәргә планлаштырганын сора. Аңа үзегез үк чишелеш табарга игътибар итүегезне аңлатыгыз. Тәкъдим ителгән вариантның кимчелекләрен тыныч кына күрсәтегез, ачыклагыз: «Бу сезнеңчә ничек эшләячәк? Мин аны аерырга телим». Бу сезне көндәшнең агрессивлыгы белән бастырылмаганыгызны, көчле итеп күрсәтәчәк. Чынлыкта инде сез беләсез: бу кеше белән бернәрсә дә чишеп булмый. Ләкин аңа бу турыда белергә кирәк түгел.

5. Тамаша кылучыларны, шаһитларны җәлеп итегез. Аларның игътибарын низаглы шәхеснең агрессив халәте артына яшерелгән нәрсәгә юнәлтегез: «Ул бу идеяне раслаучы бернинди дәлил дә китерә алмый», «Күргәнегезчә, ул үз хисләрен контрольдә тотып тора алмый» һ.б.лар.

Сезнең алдыгызда зәһәр, явыз манипулятор торса, Әлеге пункт эшләми. Бу очракта, сезнең максат – проблемага акыллы караш белән җәнҗалчының көчле агрессиясе арасында контраст булдыру.

Бәхәстә бер-берегезне гаепләп автомат реакция ясау урынына, уйларыгызны хисләрегездән аерыгыз. Фактларга игътибар итегез. Аннары сез низагта үзегезне куркынычсыз хис итә алачаксыз.

СҮЗ АХЫРЫНДА: 12нче биттәге язмага да игътибар итәргә киңәш итәм. Бәлкем, янәшәбездәге агрессив кешеләр адәм заты дигән исемгә лаек та түгелдер. Аң булыйк, сакланыйк һәм саклыйк үзебезне, намусыбызны. Үзебезнең гомеребезне башкаларга яшәргә ирек бирмик!

Ачык Интернет чыганакларга таянып, һәркайсыбызга сәламәтлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии