Артистны кем кыйнаган?

хокук яклау үзәге милициядәге башбаштаклык белән бәйле тагын бер эшне тикшерүгә алына. музыка көллияте студенты, җырчы Алексей Киселев ышандырганча, аны Яңа ел алдыннан бүлегендә бик каты кыйнаганнар. 24 яшьлек Алексей җырчы Эдита Пьеханың улы Стас Пьехага охшаганлыктан, аның игезәге дип санала.

Алексейның сүзләренчә, 2009 елның 24 декабрендә ул дусты белән Казанның Бауман урамында булган. Алар янына өч ир килеп, нидер ачыклар өчен, машинага утырырга чакыра. Алексей баш тарта. Шуннан болар янына тагын 4 кеше килә.

– Берсе күкрәгемә сукты, калганнар да аңа иярде. Карга егылдым һәм кулларымны каерып, богау кидерделәр, УБЭП бинасына алып киттеләр. Юлда барганда да кыйнадылар, мыскылладылар. “Судка шикаять итәм”, – дидем. Шунда берсе: “Әгәр судка кадәр яши алсаң, бирерсең”, – диде, – дип аңлата Алексей Киселев.

Алексей сүзләренчә, УБЭП бинасында ул ашыгыч медицина ярдәме чакыруларын үтенгән. Ләкин ишетүче булмаган. Котылгач, ул Совет районы травпунктына барып, медицина тикшерүе үткән.

Икенче көнне үк, 25 декабрьдә, Алексей Киселев җинаять эше кузгату турында прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Изображение удалено.

Казан хокук яклау үзәге ярдәмендә 33 милиция хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылган. Хәзер оешма карамагында милиция белән бәйле 4 җинаять эше бар. Аларның берсе Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппарат хезмәткәре, милиция майоры белән бәйле. Ул кечкенә баладан һәм әнисеннән, пистолет белән янап, күрсәтмә бирүен таләп иткән.

Кайтаваз

Рәнҗетмәгез хайваннарны!

“Безнең гәҗит”нең 2нче санында (20 гыйнвар 2010) Эльвира Фатыйхованың “Мескен дөяләр” язмасын укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Бу турыда берничә ел элек улым кайтым сөйләгәч, аларны бик жәлләгән идем. Мескен хайваннар, гөнаһсыз җаннарны да туган җирләреннән аералар икән. Нинди максат белән алып кайтканнарын да белмәгәч, нигә хайваннарны тилмертергә?! Кайсы “акыллы” хуҗаның башына килгән “шәп” фикер икән бу? Аллаһы Тәгалә аларны чүлдә яшәр өчен яраткан. Файда китерә торган үз хайваннарыбыз да җитәрлек ләбаса. Эшли белгән кешегә алар да зур табыш китерә. Моннан берничә ел элек туган авылыма – районы Яңа Сәрдәгә дә озын муенлы ак казлар алып кайтканнар иде. Имеш, аларның үзенчәлеге шунда: тере килеш тә мамыкларын йолкып була икән. Чит илдән кайткан бу казлар колхозга ни бәягә төшкәндер, белмим. Башына бу фикер килгән чыгымнарны шул мамык хисабына капларга уйлаган булган, күрәсең. Ул вакытларда авылга җәй көне еш кайтыла иде: яннарыннан узган саен аларның кыяфәтләрен күреп, кычкырганнарын ишетеп, күңел сыкрый. Билгеле, бездә алар яшәр өчен шартлар тудырылмаган. Торган урыннары да – элеккеге таналар кардасы. Аларга тиешле ризыкларын да ашата алмаганнар. Бу казларны караучы хатын да жәлләп сөйли иде. Менә үз казларыбызга ни булган?! Теләгән кеше алардан да табыш ала бит!

Көчең җитмәсә, хайван асрама, дия иде әнием. Мәҗбүри эш түгел бит ул. Синдә бар икән инде, ач һәм сусыз тота күрмә. Кычкырма да, сугасы да булма, иркәләп кенә дәш, дия торган иде. Хайван рәнҗеше төшмәсен, дип аңлатты ул.

Эткә, мәчегә карата да шундый караш тәрбияләделәр. Алар әгъзасы кебек якын була бит. Әйтәсе килгән сүзем шул: җан ияләрен кыерсытмасагыз иде, югыйсә һәр гөнаһыбыз өчен җавап тотасыбыз бар.

Резидә РАШАТ

Авылны чүп басты

Сезгә 80 яшьлек әби хат яза. Мин Әлмәт шәһәрендә яшим. Туган авылыма туганнарыма кайтып йөрим. Авылымны таный алмый гаҗәпләнәм. Анда Сарман дип аталган тау бар. Ул элек чәчәккә күмелеп, итәгендә җиләкләр кызарып пешеп, бу матур күренешкә карап хозурлана идек. Шул тауда чүплек, үләт базы ясадылар бит.

Бөтен Сарман, авылдан 5-6 адым гына читкә киткән була да, нинди чүбе бар, шунда түгеп калдыра. Җәй буе урамда полиэтилен пакетлар оча, авыл чүпкә чума.

Сарман матурлана, чистара дип, радиодан сөйлиләр. Ә Морбаш чүплек оясына әйләнеп бара. Авыл янында элекке зират бар, аның тирә-ягы беткән, терлекләр йөри. Безнең изге әби-бабайлар шунда күмелгән. Алар кемгә каһәр укып, рәнҗеп ятар?! Моны җитәкчеләр белә. Район газетасына язып караганнар, бер нәтиҗә булмаган.

Җәен шул чүплеккә ут төртәләр. Баллон, башка чүп-чар исе бөтен авылга тарала. Халык сүзе үтми шул. Авыл Сарманга 4 чакрым гына. Экологик яктан тикшерүче юк. Казаннан килеп, бу гыйбрәтне күреп китсеннәр иде.

Саимә ФӘРХЕТДИНОВА.

Сарман районы, Морбаш авылы.

Комментарии