- 04.06.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Менә бу гади генә тестны үтеп карагыз әле. Ул сезгә яхшы ишетәсезме-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итәр. Сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирегез.
– Кешеләр еш кына аңлаешсыз сөйлиләр кебек тоела?
– Радио яки телевизорның тавышын каты кычкыртып куясыз?
– Хатын-кыз һәм бала тавышына караганда, ир-ат тавышы аңлаешлырак?
– Еш кына ишектә кыңгырау тавышы яки телефон шалтырау ишетелә?
– Шау-шулы урыннарда әңгәмә алып бару кыен?
– Аралашуда билгеле бер кыенлыклар туа, шул сәбәпле актив яшәү рәвеше алып бара алмыйсыз?
– Сезнең колакка катылана баруыгыз турында якыннарыгызның әйткәннәре бар?
Шушы сорауларның берсенә генә булса да «әйе» дип җавап биргән булсагыз, димәк, сезнең ишетү белән проблемаларыгыз бар. Колакка катылануның дәрәҗәсен билгеләү өчен, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
Яшь барган саен колакка катылану гадәти хәл кебек. Тик начаррак ишетә башлау берәүне дә сөендерми. Ишетү сәләтен җуя барган саен, кеше җәмгыятьтән дә читләшә, кешеләр белән аралашуны киметә, үз эченә бикләнә.
Ишетү сәләтен сурдолог тикшерә. Белгеч отоскопия уздыра, ягъни тышкы колакны һәм колак барабаннарын тикшерә. Тикшерү барышында колактагы механик зарарланулар ачыклана. Аннары белгеч аудиометрия уздыра. Турыдан-туры бу сүз «ишетү дәрәҗәсен үлчәү» дип тәрҗемә ителә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә бу процедураны 30 еллык эш стажы булган сурдолог, оториноларинголог Фәния Юныс кызы Нәгыймова уздыра.
Фәния Юнысовна аңлатуынча, аудиометрия бөтен кешегә дә ярый. Аны узар алдыннан анестезия ясарга да, уколлар ясатырга да кирәкми, шуңа күрә бу авыртусыз ысулны балаларга да курыкмыйча киңәш итәргә була. Кискен һәм хроник колакка катылану, урта колак эчлегендә ялкынсыну (отит), отосклероз булганда, тавыш каты булган җирдә эшләгәндә һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген ачыклау өчен аудиометрия узарга киңәш итәләр.
Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии