Коронавирустан даруларсыз савыктык

Коронавирустан даруларсыз савыктык

Бу замана зәхмәтенә берәр гаилә тармый калды микән? Без дә очраштык.

Әхәт җизни Алабуга шәһәрендә яши. Кызы Рузалия шунда фельдшер булып эшли. Әнисе вафат булгач, әтисе берүзе калды. Рузалия гел хәлен белешеп тора. Башта теге зәхмәтне Рузалия эләктерә. Әүвәл әле хәлен аңламый. Әтисе олы яшьтә, 85 яшьлек. Ул да чирне тиз йоктыра. Хастаханәгә салалар да бер атнадан чыгаралар. Аннары чират Рузалиягә җитә, аны да салалар. Әхәт җизни иртәнге якта вафат була. Кызын әтисен озатырга гына чыгаралар.

Мәетне бит юарга кирәк. Саклап булмый. Кулга кияргә перчатка юк, үзебез дә тыгып бармаганбыз. Менә кайда кирәк булган ул перчатка белән битлек! Назыйм хәзрәт Әхәт җизнине шәрә кул белән юды. Чирдән курыкмады да, шикләнмәде дә. Әллә табиблар картлык чире белән бутаганмы – җизни алай тыны бетеп интекмәде. Ә Рузалияне «ашыгыч ярдәм» эшне бетерүгә тиз алып китте.

Назыйм хәзрәт икенче көнне чирли башлады. Температурасы күтәрелде. Суга аш серкәсе салып, бөтен тәнен юдым. Ибраһим пәйгамбәрне утка ташлагач, Аллаһы Тәгалә: «Кульнәә йәә нәру куннии бәрдәү үә сәләәмән галәә Ибраһим», – ди. Мин дә шул доганы кабатладым. Йомшак сөлгене тозлы суда дымландырып, башына шуны 2 сәгатькә куйдым. 4 кәбестә яфрагын җылы суда йомшартып, аркасына ике рәт итеп тездем.

Мин салкын тидереп, үпкәм кабаргач, әни каен себеркесе белән юкә себеркесен пешекләп, иңле җәймәгә тезгән дә аркама бәйләгән. Себерке урынына мин кәбестә яфрагы тездем. Кайдадыр укыганым бар иде: кәбестә яфрагын аркага төнгә бәйләп ятсаң, бавырдагы шлакларны суыра дип. Өстеннән шәл белән төрәсең дә төнгә калдырасың. Тәнне туңдырырга ярамый. Шифасы бар.

Без дару эчмәдек. Дару бер җиргә дәва, икенче җиргә агу. Ә намазны калдырмадык. Чирне бирүче дә Аллаһы Тәгалә, шифасын да ул гына бирә.

Бар сихәтлек табигатьтә. Иртән сарымсак суы (аның рецептын «Бәхетлеләр календареннан укыдым). 15 теш сарымсак, 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 3 литрлы банкага саласың, өстенә кайнап суытылган су агызасың да 4 көн тора. Дүрт көннән ашар алдыннан 1 стакан суга 5 аш кашыгы шушы сарымсак суын салып эчәсең. Аның артыннан яшелчә ашыйбыз. Эре угычтан уган алма, 2 әстерхан чикләвеге, банан, вак угычтан уылган кыяр, бер кашык үсемлек мае, солы боткасы, чәй. Көндез укроп йә әнис, йә андыз суы. Аш артыннан бер стакан кефир. Кичкә бер стакан кызыл чөгендер суы. 3 литрлы банканың 4 өлешенә чи кызыл чөгендерне саласың, кайнап чыккан су белән банканы тутырасың. 3-4 сәгатьтән савытка бушатып, 3 кашык шикәр комы салып, кайнатып чыгарасың. Ә банкада калган чөгендер өстенә бер бал кашыгы тутырмыйча лимон кислотасы салып, кайнап чыккан теге суны кире агызасың. Бу чөгендер суын ашар алдыннан көн саен бер стакан эчәсе. Кич белән ашар алдыннан суны эчкәч, туңдыргычта туңдырылган кура, җир җиләге, крыжовникны икебезгә җитәрлек итеп алып, җылы су белән ике тапкыр чайкатам. Шунда ук ашарлык була. Чир әҗәлгә тимәсә, шифасы бар.

Күбрәк табигатьтә булу, хәрәкәтләнү, ачык йөз, саф күңел һәм дога терелтә адәм баласын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии