- 03.10.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №38 (29 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Иртә торган кешегә Аллаһы Тәгалә барысын бирә. Шуны истә тотып эш итә ул. Иртүк тора – соң ята, ләкин шул аралыкта үз алдына куйган һәр максатына ирешә. Азнакайда яшәүче Нурия апа Кәримова турында сүзем.
Каралты-курасы зур Кәримовларның. Шул хуҗалыкта 25-30 каз, 30 күркә, 50 мулард та үстерә алар. Алар дигәнем ике кеше – Нурия апа һәм аның ире. 60ка якынлашуга карамастан, әле дә «эшлибез» дип торган бу гаилә белән якыннанрак таныштык.
– Бик кырыс кешемен, усаллык та җитәрлек, бик тә коры, шаяртуны белмим, алдауны сөймим, кешене тыңлыйм, әмма барыбер үземнекен эшлим, – дип башлады сүзен Нурия апа. – Бу кадәр начар гадәтләрем булуда язмышым да гаепледер, чөнки алтынчы класска атлаганда әтисез, тагын өч елдан соң әнисез калдым. Сабыйлыктан тормыш юлына чыгарып ташлаган бу баланы, бәлки, шушы сыйфатлар гына саклап кала алгандыр.
Әтисез калгач та, тормыш 13 яшьлек кечкенә Нуриянең кулына дилбегәнең иң озынын һәм арбаның иң тирәнен тоттыра. Үзеннән кала 11 яшьлек энесе һәм 5 яшьлек сеңлесе дә була аның.
– Әтине озату белән, әнине Казанга операциягә алып киттеләр. Мин 6нчы класста укыйм, энем – 3тә, сеңлем – балалар бакчасында. Яга торган мич, су юк, маллар, сугымлык, кош-корт – барысы да безнең җилкәгә төште. Кечкенә әле без дип тормадык, энем белән икәү аркылы пычкы белән утын кистек, аны ярдык, саламны пешекләп башак әзерләдек, кош-кортларны ашаттык, сеңлемне бакчага илттек һәм алып кайттык, – дип хатирәләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Эшләп һәм эшнең бөтен авырлыгын татып үскән бу кызчык әле дә кош-корт асрауны ташламаган. Кечкенәдән биби саклап үскән кызның ишегалдында әле дә кош-корт йөри. Өстәвенә, 16 сутый бакча җире бар. Анда яшелчә, җиләк-җимешен үстерә.
– Хәзерге сабыйлар бөтенләй аңламаслар инде безне: унике тәпәчле, әби почмаклы уйнап үстек. Стәрле елгасын чыгу белән зур әрәмәбез бар иде, яшьтәшләрем белән карлыган җыя идек, дөньябызны онытып әкәм-төкәм белән уйнап кайта идек. Елгада чыр-чу килеп су коендык, каз бибиләре сакладык, алып кайтып таратылган печәнне кош-корттан, малдан сакладык, көтү каршы алдык, күрше авылга кайнар ипигә йөрдек, – дип дәвам итте Нурия апа. – Бүгенгедәй хәтерлим, әле беренче класска да кермәгән чак, алтышар ипи күтәреп кайта идем. Бала-чагасы булмаган күршеләр дә куша иде. Кибеткә үзем генә барганда халык ипи көтә, шунда мине җырлаталар иде. Бер җыр юллары исемдә дә калган: «Урман шаулап үсә, лесник сатып эчә, ботаклары кала пахмельгә». Җәяү биш чакрым барабыз һәм тагын шуның кадәрне кайтабыз. Авыр булгандыр инде, алты яшьтә бүсергә операция ясадылар. Операциядән кайткач, биеклектән сикерү сәбәпле ярам ачылды – тагын тектеләр. Балачакта шук идем, эш күреп үстем. 15 литрлы чиләкләргә аяк киемнәре, сабын, юкә мунчаласы салып, Стәрле елгасына юарга төшеп китә идем. Мине әни беркайчан да ачуланмый иде, чөнки бөтен эшне үзем белеп эшләдем. Алар иртән сәгать өчтә җәйләүгә чыгып китә дә, йорт тирәсендәге эш миңа калыр иде. Башлангыч класстан сыер саву, көтү куу, ятып торып йоклап китеп, малларны елга аша чыгарып көтүгә кушу, токмач кисү, әни кабарырга куйган ипине мичкә тыгып пешерү, аны алып кую, идән-сәкене ике аякка юкә мунчаласы киеп юу, табак-савыт юу, кечкенәләргә күз-колак булу – болар бар да башлангыч класс яшендәге хезмәтләр. Баш бала булгач, бәләкәйдән эшләп үсәргә туры килде.
Бу тәрбиянең нәтиҗәсен үзе күреп сөенә хәзер Нурия апа. Язмышына ачулы булса да, кечкенәдән эшләп үскәненә һәм эштән курыкмаганына куанып яши. Эшләгәнгә эш язган, диләр бит, менә тиздән тагын бер зур хезмәт – кош-кортны эшкәртү, урнаштыру эшләре көтә аны.
– Беренче кар төшү белән эшкә тотынабыз инде. Өмәләрдә эшләргә яратмыйм. Дөресен әйтим: сатарга дигән кош-кортны өмәдә эшкәртеп булмый. Мин әкрен һәм чиста гына итеп үзем башкарам. Ноябрьнең 15ләрендә тотынсам, Яңа елга кадәр тәмамлыйм. Дөрес, озак эшләргә туры килә, тик нәтиҗәсе яхшы була. Өмәдә тиресе тиз ертыла, ә мин пөхтәлекне һәм бар нәрсәнең җиренә җиткереп башкарылуын яратам. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый, – дип уртаклашты ул.
Казларга һәрвакыт табигый чиста ризык бирергә кирәк. Кәримовлар гаиләсе дә җылы чакта арпа пешереп ашата, суытып, туңдыра башлагач, коры ризыкка күчерә. Каз итенә ят тәм сеңмәсен өчен, абзарларын даими чистартып, асларындагы саламны алыштырып торалар.
– Без Азнакайның үзендә торабыз. Авыл җирендә су, инешләр күп. Ә безнең кош-кортларга су юк. Суда күп вакытларын үткәрсәләр, алай ук ашатырга кирәкмәс тә иде, ә без 24 сәгать буе ашатабыз, – ди хуҗабикә.
Күпләрнең капка төбендә матур чәчәкләр үскәндә, Нурия апалар арпа яки солы чәчә. Беренчедән, кош-кортларга кирәк булса, икенчедән, чүп үстерми. Ике тонна икмәк сатып алу гына җитми, чөнки кошларның саны күп һәм аларның ите тәмле булсын өчен күп ашатырга туры килә.
– Бер көнгә 6-7 каз чистартам. Үземә генә авырга туры килә, билгеле. Кайчак ардырта да, әмма ияләнгән инде. Кечкенәдән бәбкә саклап, аларны карап үскән кеше бит мин. Бер хатирә дә истә калган әле. Авылда каз саклаганда миңа 5-6 яшь булгандыр. Ата каз алдан бара, артыннан бәбкәләре ияргән. Мин бәбкәләрне итәккә тутырам да, артта калмагыз дип, ата каз алдына очыра идем. Кайберләре аксап кайтырлар иде, ата каз таптады дип котылыр идем. Ата каз бәбкәләрен таптамый бит инде, – дип көлә Нурия апа.
Кәримовлар гаиләсе бәбкәләрне сатып ала. Араларында гарибе дә очрый, берәрсе үләргә дә мөмкин. Бәбкә үлемен булдырмас өчен, беренчедән, акча жәлләмичә 40-45 көнлек казларны алып кайту хәерле. Бәләкәйрәкләре машинада кайтканда юлны авыр кичерә. Икенчедән, бәбкәләргә чиста, сыйфатлы ризык ашатырга кирәк, алларында эчәрләренә һәрвакыт чиста су булырга тиеш.
– Кош-корт асрау – чыгымлы эш. Акчаңны гына түгел, сәламәтлегеңне дә бетерә. Кайчак арып-талып егылырлык булып керәсең алар яныннан. Әмма эш үзенекен итә. Кечкенәдән алар янында кайнашкач, бөтен серләрне беләсең, аларның телләрен дә аңлыйсың кебек. Үз чыгымын үзе каплый дип әйтер идем. Чиста итеп эшкәртелгән кошларымны зур җирләрдә эшләүчеләр дә сатып ала. Мәскәү һәм чит төбәкләргә дә алып китәләр. Бер алгач, ел да киләләр. Сатып алучыларым да үзем кебек – төпчел. Казларның шырпысы юкмы, тиреләре ертылмаганмы дип карап алалар.
Нурия апа кош-кортларын ярата. Аларны тәрбияләү, үстерүдән башлап, итеннән тәмле ризык әзерләүгә кадәр. Аның тәмле рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
КОШ-КОРТ БАВЫРЫННАН ТӘМЛЕ ТОРТ
Эчлек өчен суган, кишер, татлы борыч, сарымсак кирәк. Ә бавыр тәбикмәге өчен бавыр, тәменчә тоз, йомырка, каймак, үсемлек мае, сөт, 1 аш кашыгы кукуруз оны, 1 аш кашыгы тары оны алына.
Эчлекне турап, кечкенә утта пешекләп алабыз, тәменчә тоз һәм борыч салабыз. Майонезга сарымсак кушып болгатабыз. Бавыр тәбикмәген нәкъ тәбикмәк пешергән кебек табада пешерәбез. Һәр катына майонез, аннары эчлек сөртеп өябез. Укроп, петрушка белән бизәргә мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии