«Соры кардинал»ларны аулыйбыз

«Соры кардинал»ларны аулыйбыз

Һәр ел фасылы үзенчә ямьле. Кыш – энҗе бөртегедәй карлары, дуамал бураннары, бизәлгән чыршылары белән матур. Яз – гөрләвекләре, яңа шытып чыккан бөреләре, сафлыгы белән күркәм. Җәй – чопыр-чопыр килеп су керүләре, чиләк-чиләк җиләк җыюлары белән бизәкле. Ә менә көз? Көз нәрсә белән матур соң? Җир өстен, агачларны каплаган алтын тәңкәләреннән тыш, ул тагын нәрсә белән истә кала? Әйе, урманда гөмбә җыюлар белән.

Гомер буена бер тапкыр да гөмбә җыярга бармаган кеше, ягъни мин булам инде ул, быел көз җитү белән урманга җыенды бит әле. Тик гөмбә җыю теләге генә җитми икән әле. Табигатьнең бу җимешен ауларга беренче чыккан кешегә тәҗрибәле иптәш тә кирәк. Әтием бик нык гөмбә җыярга ярата, әмма ул Казанда түгел. Гомумән, монда бер туганым да юк. Дусларыма эндәшеп карадым, алар фәкать борыннарын җыерды. Тәк, эш катлауланды бит әле… Ярый Интернет бар әле. Төрле төркемнәрне актара башлагач, тәки үз максатыма ирештем.

Һәм менә якшәмбенең матур иртәсендә мин Аккош күле янында юлдашларымны көтеп торам. Озак көттерми, үзләре дә килеп җитте. Гөмбә танырга өйрәтүчеләремнең берсе – КФУда ботаника фәненнән белем бирүче Ким Потапов, Марина һәм аның кызы Лера. Барыбыз да җыелышкач, урман эченә юнәлдек.

Шунысы сөендерә: табигать безгә карата бик мәрхәмәтле булды. Көн кояшлы, ә иң мөһиме – җылы иде. Тирә-якта – сихри матурлык. Күл буендагы халык урмандагы гөмбәдән дә болайрак. Кояш нурларында иркәләнергә, ял итәргә чыкканнар. Урман эчендәрәк кеше бераз кимер дисәм, кая ул!

Юлдашларым турында да сөйлим әле. Ким Потапов, әйткәнемчә, КФУның биология һәм экология институтларында инде 3 ел ботаника фәнен укыта, фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Гөмбәгә йөрүе өлешчә шуның белән бәйле. Ким гөмбә төрләрен өйрәнә. Аның «ВКонтакте» челтәрендә үзенең төркеме дә бар. Ул «Идел буе гөмбәчеләре» дип атала. Бу төркем 3-4 ел элек барлыкка килгән. Ким гөмбә җыярга еш йөри. Үзе белән бөтен теләгән кешеләрне дә алып бара. Киләчәк тикшеренүләргә кирәкле гөмбәләрне киптереп, фунгарийга (гөмбәләрдән торган гербарий) җыя. «Гөмбәләр төре бихисап. Алар үлән төрләреннән дә күбрәк», – ди ул.

Марина белән Лера исә 2014нче елда гына Украинадан Казанга күчеп килгәннәр. Элек гөмбә җыюга исе китмәгән Марина ханым менә инде ике ел буе көзләрен урман сукмакларын таптый. Шушы вакыт эчендә ул инде бөтен гөмбә төрләрен ятлап бетергән, үзенең хоббиен кызына да йоктырган. «Гөмбә җыю – мавыктыргыч, күңелне ял иттерә торган шөгыль», – ди ул. Лера, бала гына булуына карамастан, гөмбәне барысыннан да арттырып җыя, аларны әнисе кебек әйбәт белә.

Дөресен генә әйткәндә, гөмбә эзләргә ияләшмәгән күзләрем башта бер гөмбә дә күрмәде. Юлдашларым аларны әллә каян күреп алып, йөгереп барып өзә, ә мин көзге урманның яфраклардан түшәлгән чуар келәменнән башка берни күрмим. Әмма чебен гөмбәсенең (урысчасы – мухомор) кызыл эшләпәсен сукыр гына күрмәс. Алары бөтен урманга чәчелгән. Җый да җый. Ләкин кечкенә балалар да аның агулы икәнен белә. Шуның белән бәйле рәвештә сорау туды: организмга аның тәэсире никадәр куркыныч?

«Әйе, чебен гөмбәсе агулы гөмбә. Әмма агуланыр өчен аны бик күп ашарга кирәк (кызыл чебен гөмбәсе турында сүз бара. Ә менә аның пантерный дигән төрен бер кабу да үлемгә китерә). Әгәр дә сез, ялгышып, эшләпәнең бер кисәген ашагансыз икән, паникага бирелергә кирәкми. Аңардан гына берни дә булмый. Менә агулы ак гөмбә (бледная поганка) икенче эш. Теге дөньяга юллама алыр өчен сезгә аның эшләпәсенең дүрттән өч өлешен авыз итү дә җитә.

Чебен гөмбәсенең халык медицинасында киң кулланышта йөрүен ишеткәнем булгач, Кимнан гөмбәләрнең дәвалау үзлекләре турында сорадым. Ул үзенең халык медицинасы яклы булмавын әйтте, гөмбәләр белән дәваланырга киңәш итмәде.

Ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрне аеру өчен ниндидер гомуми билгеләр юк. Гөмбәләрнең исенә, төсенә, тәменә карап, сез бернинди дөрес фикергә килә алмаячаксыз.

Күп кенә гөмбәчеләр үзләренә таныш булмаган гөмбәләрне җыеп кайта да, моны ашарга ярыймы-юкмы, дип баш вата. Әгәр дә икеләнәсез икән, ул гөмбәне алмавыгыз хәерле. Кайбер гөмбәләр шул кадәр агулы була ки, аларга кул белән дә орынырга ярамый.

Гөмбәләрнең төре бихисап, дип әйткән идем инде. Безнең республикада гына да теркәлгән гөмбәләр төрләренең саны 1500гә җитә. Бу әле теркәлмәгәннәрне, күгәрек гөмбәләрен исәпкә алмаганда. Гөмбәләр бар җирдә дә бар: урманда, су төбендә, агач өсләрендә, безнең тәнебездә, хәтта галәмдә дә. Ким аларны «Соры кардинал»лар дип йөртә. Аның сүзләренчә, аларның 200 төрен белсәгез генә сез үзегезне яхшы гөмбәче дип саный аласыз.

УРМАНДА АДАШМЫЙМ, ДИСӘҢ

Савытларыбызны гөмбә белән тутыргач, кайтыр якка юнәлдек. Әмма минем сәяхәт алай тиз генә тәмамланмады әле. Без «Лиза Алерт» дип аталучы эзләнү отряды белән очраштык. Алар бер төркем гөмбәчеләргә аларның һәркайсы белергә тиеш кагыйдәләрне, югалсаң, үз-үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәттеләр. Инструктажны отрядның җирле координаторы Айгүзәл үткәрде.

Әгәр дә гөмбәгә барырга уйласагыз, сез менә нәрсәләрне белергә тиеш:

  • Кая һәм нинди максат белән баруыгызны әйбәтләп уйлагыз.
  • Берничә кешегә (икедән дә ким түгел) үзегезнең кайда булуыгызны, күпмегә баруыгызны әйтегез.
  • Дөрес итеп киенү шарт. Кием ачык төстә (югалсагыз, табарга җайлы булачак) һәм һава торышына туры килерлек булырга тиеш. Аякка исә калын табанлы ботинка – берцы, турист башмаклары, резин күн итекләр кисәң яхшы. Әмма кроссовкалар түгел. Үзегез белән кәрҗин, баш киеме, өстәмә оекбаш, перчатка, компас (тикшерелгән булырга тиеш), пычак, пакетка салынган шырпы кабы, бөҗәкләргә каршы спрей, салфеткалар, нинди дә булса эчемлектән тыш, 1 литр чиста су (җәрәхәтне юдыру өчен), кәгазь, каләм, телефон, баулар, батарейка, чүп пакеты, ризык, ачык төстәге бәләкәй рюкзак, сыбызгы, аптечка алыгыз.
  • Урманга барыр алдыннан, сез ул җирлекнең картасын карап, җентекләп өйрәнергә тиеш. Урманга бару белән тирә-якны күзәтсәгез әйбәт.

Сез шулай итеп, гөмбә җыярга керештегез. Инде чиләкләр авырайды, кайтырга вакыт. Шул чагында сез үзегезнең адашуыгызны аңлыйсыз. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Берәр агач төбенә утырып, тынычланыгыз. Агачны кочаклау үзе үк тынычландыра. Моны балаларга да өйрәтү мәслихәт. Тынычлангач, 112 номерын җыясыз, бөтен ситуацияне аңлатасыз һәм телефоныгызның заряды күпме булуын әйтәсез. Истә тотыгыз: 112 номерына шалтыраткач, сезне мәгънәсез (паспорт номерыгыз нинди кебек) сораулар белән аптыратырга тиеш түгелләр. Аннан соң гөмбәгә баруыгызны белгән теге ике кешенең берсенә шалтыратасыз. Кемгә шалтыратуыгыз да мөһим. Мисал өчен, әнигә шалтырату сезгә файда китермәс, ул да паникага гына биреләчәк. Сез шалтыраткан кеше полициягә барып гариза яза (бу триангуляция ясату өчен кирәк). Элемтә эзләгәнгә, урманда телефонның заряды тиз бетә. Бу хәлдән котылыр өчен, кирәкмәгән функцияләрне сүндерү мөһим.

Шулай ук урманда очраган хайваннардан куркырга кирәкми. Алар үзләре кешеләрдән курка. Аеруча учак янып торса. Утның да, кешенең дә зыян салуы турында алар хәбәрдар. Кыргый җанварлар балаларына куркыныч янаган очракта гына һөҗүм итә. Әгәр дә юлыгызда ерткыч очраса, механик тавышлар чыгарыгыз.

Әмма югалмас өчен иң кулай ысул – навигатор сатып алу.

Шушы кагыйдәләрне аңлаткач, гөмбәчеләрне 3 төркемгә бүлделәр. Беренче төркемгә ашыгыч ярдәм, исән калу өчен кирәкле кагыйдәләр өйрәттеләр. Икенчеләре – компас кулланырга өйрәнде. (Иң әйбәте – «Москомпас»ның сыекчалы компасы икән). Өченче төркемне Ким җитәкләде. Ул гөмбәләрне шуның өчен җыйган да иде инде – ашауга яраклы һәм яраксыз, агулы һәм агусыз гөмбәләрне күрсәтеп, аларны бер-берсеннән аерырга өйрәтте.

ТӘМЛЕ ТАБЫН

Соңыннан барыбыз да табынга утырыштык. Кызыксынучылар үзләренең сорауларын бирде, рецептлары белән бүлеште. Аларны сезгә дә сөйлим.

Чатыр гөмбәнең (белый гриб-зонтик) эшләпәсен турап, аны онда әвәләп, клярда кыздырасыз. Телеңне йотарлык ризык була. Гөмбә икрасы да бик тәмле. Аны ясар өчен тавык итен һәм гөмбәне иттарткычтан чыгарырга, суган, кишер һәм тәмләткечләр өстәргә кирәк.

Шулай итеп, бер көн эчендә Ким мине гөмбә патшалыгы белән таныштырды. Мин бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладым. Хәзер рәхәтләнеп, тыныч күңел белән гөмбәгә бара алам. Сезгә дә киңәш итәм. Казанның кайнап торган ыгы-зыгылы урамнарыннан качып, сихри табигать кочагында йөрү үзе бер рәхәт.

ГӨМБӘЛӘР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Гөмбәләрне аерыр өчен менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: гөмбәнең исенә, төсенә, эшләпә өстенә, зурлыгына, формасына.

Мисал өчен, йөнтәс гөмбә (волнушки) белән сары гөмбә (лисички) лактариус төркеменә керә торган гөмбәләр. «Лактариус» – сөт сүзеннән. Аларның пластинасын пычак белән сызсаң, сөткә ошаган сыекча чыга.

Кара гөреҗдә (черный груздь) белән ал гөмбә (сыроежка) үзара охшаш, аларны бутау бик җиңел. Әмма әйбәтләбрәк карасаң, гөреҗдәнең эшләпәсе яшькелтрәк төстә. Ким ал гөмбәне җыюдан катгый тыя. Ник дисәң, шушы ал гөмбәне ашасаң, киләчәктә организмда кислород кытлыгы күзәтеләчәк, бөер һәм бавырың начар эшли башларга мөмкин.

Кайбер гөмбәләр ялган була. Мисал өчен, әтәч гөмбәсе (лисички). Ул гадәттә сары төстә. Ә менә ялган әтәч гөмбәсе җирән кызыл һәм аның пластинасы эшләпәсенә караганда куерак төстә була.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА,

КФУ талибәсе

«БГ» укучылары гөмбә җыйган

Сәламәтлек өчен әллә ни файдасы булмаса да, үзенчәлекле тәме өчен гөмбәне үз итүчеләр шактый. Һава торышы да бик уңайлы туры килде: берничә атна буе яуган яңгырлар җылырак һава торышы белән алышынуга урман-посадкаларда гөмбәләр «баш төртте». «Безнең гәҗит» укучылары арасында да ялларын гөмбә җыюга багышлаганнар шактый булгандыр. Аларның кайберләре белән без дә сөйләштек. Районнарда гөмбә уңышы ничегрәк? Гөмбә җыю һәм әзерләүнең нинди хикмәтләре бар – укучыларыбыз бу хакта безнең белән дә уртаклашты.

«БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ ГӨМБӘГӘ БАРДЫМ!»

Изображение удалено.Гүзәл ХӘСӘНОВА, Апас районы, Кече Болгаер авылы, хуҗабикә:

– Моннан 30 еллар элек район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә эшләгән идем. Бервакыт тулы бер гаилә кешеләре гөмбә белән агуланып, безгә килеп эләкте. Менә шуннан бирле куркып калдым мин гөмбәдән. Үзем җыю түгел, кеше җыйганын да ашамый идем. Туганнарыма җыешу өчен дип кенә йөргәләдем, шунда бераз гөмбә танырга өйрәнгән идем инде. Берничә көн элек үз гомеремдә беренче мәртәбә, кызымны ияртеп, уйнап кына авыл башындагы посадкага чыгып киттем. Андагы гөмбәнең күплеге! Шулай да, артык күп җыймадык. Әле авылга кайткач та, таный торганрак кешеләр янына барып, дөрес җыйганбыз микән дип күрсәтеп карадык башта. Агулысы эләкмәсен дип шикләндек инде. Кайнатканда кат-кат суган салып карадык. Әгәр суганың каралса, гөмбәң агулы була, диләр бит, ә безнең суган каралмады. Шуннан тынычланып, эшкәрттек гөмбәне. Җыеп кайткан кадәрен маринадлап та куйдык, бәрәңге белән кыздырып ашап та карадык. Икенче көнне тагын бераз җыеп кайттык әле. Киләсе елларга да йөрербез дип уйлыйм.

«БАРЫСЫН ДА БЕР САВЫТКА ҖЫЙМЫЙЛАР»

Изображение удалено.Зилә ШӘЙМИЕВА, Актаныш районы Чишмәбаш авылы, иминиятләштерү агенты:

– Минем әти урманчы иде, кечкенәдән үк гөмбә җыярга өйрәндем. «Гөмбә танымыйсың икән, урманга барма. Белгәннәрен генә җый, кызым. Бар гөмбәне бер савытка җыярга ярамый, аннан соң, эшләпәләрен аска таба каратып куялар», – дип аңлата иде ул. Шулай да татарлар гөмбәне алай ук аермый. Менә безнең авылда Фая исемле урыс хатыны бар иде, әллә нинди төрдәгеләрен танырга өйрәтеп калдырды. Быел безнең якларда гөмбә уңышы артык әйбәт дип әйтмәс идем. Былтыр хуш исле гөрәҗдәләр (млечник ароматный), төп гөмбәсе (опята), йөнтәс гөмбә (волнушка) шундый күп иде, быел берсе дә юк әле. Ак каты гөмбә генә бар бездә. Ул да бик тәмле. Аеруча бу төрдәгесен эшкәртергә яратам. Ул кап-кара балчыкка буялып беткән була. Өстен кырып алгач, ап-ак кала. Банкаларга тутыргач, бик матур күренә – күчтәнәчкә җибәрергә дә рәхәт.

«АГУЛЫ ГӨМБӘНЕҢ ИСЕ БУЛМЫЙ»

Изображение удалено.Рушан ФӘСХЕТДИНОВ, Кукмара районы Дусай авылы, төзүче:

– Беренче мәртәбә гөмбәне мәктәптә укыган вакытта әти белән җыйган идем, шуннан китте инде. Бик рәхәт бит ул гөмбәгә йөрү. Көзге урманны карыйсың, аны җыйганда да ризык булачагын, алып кайтып ашаячагыңны уйлап сөенәсең. Быел уңыш бик әйбәт Кукмарада. Яңгырлар күп яуды бит. Гөмбә җыйганда пычак белән кисәм, алай иткәндә кортлаганмы-юкмы икәне күренә. Кортлаган булса, шундук тотып атмыйм – тагын бераз өстәнрәк кисәм. Сабагында бер-ике генә корт тишеге генә бар икән, зыян юк, кортын да ашыйбыз – әзрәк ит булыр (көлә). Җыеп алып кайткач, өч тапкыр кайнатабыз, чөнки анда агулы матдәләр була, сәламәтлеккә зыян салмасын өчен шуның кадәр кайнатырга кирәк, диләр. Агулы гөмбә белән ашарга яраклысын бик җиңел аерам. Ашый торганнарыннан үзенә күрә бер тәмле ис килә. Ә агулылары иссез була. Аннан соң, агулы гөмбәләр тезелеп үсми алар, ялгыз ялгыз гына утыралар. Хәер, агулы гөмбәне ашаучылар да бар ул. Марилар чебен гөмбәсен ничектер эшкәртеп ашыйлар иде безнең якта. Минем алай сынап караганым юк, җирдә үскәненә «матур икән» дип, сокланып кына карап үтәм.

«ЧЕБЕН ГӨМБӘСЕН СПИРТКА САЛЫП УЫНАЛАР»

Изображение удалено.Наилә ЗАҺИДУЛЛИНА, Тәтеш районы Баймәт авылы, пенсионер:

– Мин кечкенә чакта ашау да бик юк иде, гаиләдә алты бала үстек, әти аена утыз сум акча алып эшләде… Шуңа, җае туры килгәндә, урманга барып җиләген, гөмбәсен күп җыйдык инде. Кечкенәдән үк күнеккән мин гөмбәгә йөрергә. Быел уңыш бик әз, яңгырлар булмый торды бит, артык кызу булды. Кызуда чыккан гөмбә беренчедән агулы була, аннары тиз кортлап та бетә. Шуңа күрә беренче атналарында гөмбә җыярга курыктым. Менә тиздән төп гөмбәсе (опята) чыгар, шуны җыярбыз дип уйлыйм. Әлегә кара гөмбә белән ак гөрәҗдә генә җыйдык. 10-15 банка тозлап куйдым. Быел чебен гөмбәсе дә бик аз. Элек шактый була иде. Анысының да үз файдасы бар – спиртка салып, берничә көн тоталар да сызлаган урыннарга сөртәләр.

ГӨМБӘ БЕЛӘН СӨЙЛӘШКӘН

Изображение удалено.Нурзадә ВӘЛИУЛЛИНА, җырчы:

– Бала вакыттан ук әнигә ияреп гөмбә җыйган кыз инде мин. Көненә икешәр мәртәбә бара идек. Соңрак әни аны салкын су ысулы белән тозлый – ул башта кырык көн буе тозланырга тиеш, аннары шулкадәр тәмле була иде! Әле менә Арча районының Яңа Кенәр авылына, әни янына кайткан идем, күп итеп гөмбә җыйдым. Шактый яхшы таныйм аларны. Гөмбә искиткеч күп быел Арча якларында. Тезләнепләр җыйдым – сузылып ятмадым гына инде. Җырчы булсам да, җырлый-җырлый түгел, сөйләшә-сөйләшә йөрим урманда. Гөмбәләргә эндәшәм: «Ой! Эзләп таптым бит, менә кайда икәнсез. Мин сезне хәзер кисеп алам инде, киләсе елга да шушылай матур итеп үсегез, яме. Рәхмәт сезгә!» – дим. Читтән карап торган кеше җүләр дияр иде мине, мөгаен.

«ИКЕ СӘГАТЬТӘ ИКЕ ЧИЛӘК ҖЫЙДЫМ»

Изображение удалено.Наил ШАКИРОВ, Лаеш районы Имәнкискә авылы:

– Гөмбә җыю минем өчен хобби кебек. Әле берничә ел гына йөрим урманга. Дус егетем берничә төрдәгесен күрсәтеп куйган иде, аеруча майлы гөмбәне яратып калдым да, күбрәк шуны җыям хәзер. Башта көннәр кызу торгач, чыкмаганнар иде, яңгырлардан соң гөмбә уңышы шактый булды. Ике сәгать эчендә ике чиләк җыйдым бер көнне. Ир кеше булсам да, гөмбә җыярга яратам, мәшәкатьле дип санамыйм, тик эшкәртергә генә яратмыйм. Анысын хатыным башкара. Мин җыеп алып кайтучы гына. Аннары чистартып, туңдыргычка тутырабыз. Кирәге чыкканда, җебетеп кыздырабыз.

Гөмбәчеләрне Айгөл ЗАКИРОВА сөйләштерде

Комментарии