Бавыр хәмерне, диетаны һәм ялкауларны яратмый

Бавыр хәмерне, диетаны һәм ялкауларны яратмый

Бавыр – организмда күп төрле функцияләр башкара торган әгъза. Үзе аша канны үткәргәндә, ул токсиннарны һәм аксым алмашы өчен кирәкле матдәләрне алып кала, аларны эшкәртә, җиңел үзләштерелә торган зарарсыз катнашмаларга әйләндерә. Шулай ук ризык эшкәртү өчен кирәкле сыекча – үт суы бүлеп чыгара, холестерин ясауда катнаша, май алмашын, гормональ фонны тәртиптә тотарга ярдәм итә. Шуңа өстәп, бавыр төп энергия чыганагы – глюкоза җитештерә һәм углеводлар алмашында катнаша. Көннәрдән бер көнне шушы мөһим әгъзаның эшчәнлеге «аксый» башласа, организм өчен нинди куркыныч янавын аңлагансыздыр.

Бавырга зыян китерә торган факторлар шактый: хәмер куллану; җиңел үзләштерелә торган углеводларга һәм хайван майларына бай ризыкларны еш һәм күп ашау; дару препаратларын күп куллану; аз хәрәкәтләнү; начар экология; ябыктыра торган диеталар белән мавыгу; бавырда ялкынсыну, ә кайбер очракта цирроз барлыкка китерә торган гепатит вируслары. В һәм С гепатитын кан биргәндә, маникюр ясатканда яки җенси якынлык кылганда эләктерергә мөмкин. А гепатиты организмга зарарланган ризык һәм су аша күчә, шулай ук авыру кеше белән аралашканда да эләктерү ихтималлыгы зур.

Калган әгъзалар чир эләктерүен бик ачык белдерә – авырта башлыйлар, ә бавыр бервакытта да диярлек авыртмый. Шуңа күрә аның тулысынча сәламәтме-түгелме икәнен чамалап кына була. Әйтик, тиз ару, йокы килү, укшыту, уң як кабырга астында авырлык сизү, еш кына эчнең күперүе кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк – бу бавырның чаң сугуы булырга мөмкин.

Яше 50дән арткан, шикәр диабеты белән чирләгән (яисә нәселендә бу чир булган), симерә башлаган, озак вакыт дару препаратлары ярдәмендә дәваланган кешеләргә, йөккә узмас өчен дару кабул иткән яки авырга узган хатыннарга бавырын тикшертергә киңәш ителә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә заманча технологияләр ярдәмендә диагностика үтәргә һәм чирне башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкин.

Анализлар органда ниндидер проблема барлыгын күрсәткән очракта, бу киңәшләргә колак салыгыз:

– туклану рационында май һәм углеводларны киметегез. Аларның нисбәте мондый булырга тиеш: 1 өлеш аксым, 1 өлеш май һәм 4 өлешкә якын углевод. Ә хәзер без гадәттә 1 өлеш аксым, 3 өлешкә якын май һәм 12-15 өлеш углевод кабул итәбез. Организм бу кадәр күләмдә углеводны эшкәртүгә ияләшмәгән. Шуңа күрә аларны чамасыз куллану бавырның симерүенә китерә;

– рационда шулай ук көнҗет (кунжут), җитен орлыгы, чикләвек, көнбагыш, балык һәм диңгез продуктлары да булсын;

– күбрәк хәрәкәтләнегез. Аз хәрәкәтләнгән очракта, майлар бавыр күзәнәкләрендә туплана, нәтиҗәдә, ул күзәнәкләр зарарлана. Бу май авыруы, цирроз һәм бавыр җитешсезлеге китереп чыгарырга мөмкин;

– бавыр эшчәнлеген яхшырта торган препаратлар (гепатопротектор) кабул итегез. Алар күзәнәкләрнең зарарланган мембранасын торгызырга ярдәм итә. Куллану вакыты өч айдан ярты елга кадәр.

Изображение удалено.

Диагностика һәм дәвалану ысуллары турында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешергә мөмкин: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии