Прививкамы, әллә авыруны көтеп яшәргәме?

Прививкамы, әллә авыруны көтеп яшәргәме?

Интернет челтәре нинди генә хәбәрләр белән тулмаган. Пандемия афәтеннән интегә башлавыбызга ел ярымнан артты. Әмма әлегәчә битлек кияргәме, юкмы дип бәхәсләшүчеләр бар. Хәзер иң модалы бәхәсләр прививка хакында. Интернетта нинди генә «экспертлар» юк. Бар да галим. Әлбәттә прививканың берсе дә файдалы түгел. Ләкин мин үзем 2 начар арасында яхшырагын сайлау яклы. Бу очракта прививканы хуплыйм. Чөнки ул афәттән котылуның бердәнбер юлы сыман. Дөрес, прививка йогынтысы әле тиешенчә тикшерелмәгән... Әмма ковид белән авырып, аннан исән калган очракта да гомерлек чирләр алып калуга караганда, вакцина ясату яхшырактыр. Мин үзем дә шуңа әзерләнәм.

Русиядә коронавируска каршы вакцинация ел башыннан дәвам итә: 33 миллион доза вакцина җитештерелгән һәм 11 миллионга якын кеше ике доза белән прививка ясаткан – бу бик аз: халыкның 10%ты да түгел. Ләкин һәркемгә гадәти схема буенча прививка ясарга ярыймы? Бу сорауга биология фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең корреспондент әгъзасы Сергей Нетесов «КП.ру»га җавап бирде. Ул вируслы геномнарның структурасын һәм функцияләрен өйрәнү өлкәсендә Русиядә һәм дөньяда танылган белгеч, һәм вакцинаның берсен – «Спутник Лайт» дип аталганын ковид кичергәннәргә дә ясарга мөмкин дип саный.

– Прививка ясар алдыннан, ковид белән авырып терелгәннәргә антитәнчекләр дәрәҗәсен үлчәргә кирәк. Әгәр дә ул нуль тирәсе генә булса, прививка ясарга, – дип кисәтә Сергей Викторович. – Вакцинациянең үзенә килгәндә, академик Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм Микробиология буенча Милли тикшеренү үзәге «Спутник Лайт»ны авырган кешеләргә прививка ясау өчен тәгаенләп эшләде. Аның инструкциясендә язылганча, моңарчы иммунитеты булган кешеләрдә вакцинациядән соң 10нчы көнне үк антитәнчекләрнең сизелерлек артуы бу препаратны элегрәк COVID-19 белән авырганнар өчен дә куллану мөмкинлеген күрсәтә. Димәк, кабат авыруны булдырмас өчен бу ярдәм итә ала.

Авыруны кичерү үзе үк иммунизациянең бер төре, чөнки антитәнчекләр җитештерелә. Шуңа күрә, кичерелгән ковидтан соң, иммун системасын көчәйтеп җибәрергә бер компонент та җитә, ә икенчесенә ихтыяҗ калмый. Мин үзем декабрьдә коронавирус белән авырдым. Хәзер антитәнчекләр күләмен ике ай саен тикшерәм. Күптән түгел аны тагын бер тапкыр тикшердем, һәм бер ай эчендә «Спутник Лайт»ны ясатырга барам. «Спутник V» бик югары нәтиҗә бирә, бу дөньякүләм танылган The Lancet фәнни журналында 91,6% күрсәткече белән бәяләнеп басылып чыкты, – ди белгеч.

КОРОНАВИРУСТАН КЕШЕ «АХМАКЛАНА»

Абруйлы фәнни журнал The Lancet COVID-19 авыруын кешенең «психик сәләте» бозылу белән бәйләп тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Белгечләр командасы авыруларның медицина тарихын һәм 80 меңнән артык йогышлы чир кичергән пациентның хәзерге торышын өйрәнеп шундый нәтиҗә ясаган: авыру никадәр авыр формада үтә, кешенең хәтерен югалтуы да шул кадәр тирәнрәк була. Бехтерев исемендәге үзәкнең әйдәп баручы белгече, медицина фәннәре кандидаты Станислав Полторак бу хакта «Комсомольская Правда» газетасына аңлатма биреп, COVID-19 баш миенә дә тәэсир итә, бу инде расланган һәм яхшы өйрәнелгән факт, диде.

«Вирус мигә кан аша керә, – дип аңлата белгеч. – Бу нейроннарга агулы йогынты ясый – ягъни нерв импульсларының таралу тизлеген акрынайта. Гомумән алганда, ул яңалык түгел – мондый куркыныч үзлеккә ковидтан тыш шактый сулыш юллары инфекциясе ия.

Элегрәк психиатрия өлкәсендә эшләүче белгечләр хәзер коронавирус белән авыручыларны тикшереп, аларда Вьетнам яки Әфганстан кичкән солдатлардагы кебек үк симптомнарны таба. Сүз танып белү функцияләре бозылу турында, ягъни хәтер, игътибар, кайбер әйберләргә яки процессларга туплану сәләте начараю, – ди белгеч. – Реакция тизлеге кими – ягъни кешегә карар кабул итү, читтән килгән мәгълүматка тиз җавап бирү кыенлаша.

Станислав Полторак билгеләп үткәнчә, табиблар күзәтүләре буенча, COVID-19 кичкән пациентларның уртача 30%ы баш мие эшчәнлегенә зарлана. Шул ук вакытта, кемгә мондый куркыныч янаганын билгеләү мөмкин түгел.

Өлкәннәр һәм үзәк нерв системасы авырулары булган кешеләр куркыныч төркемгә керә дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин кебек. Ләкин безнең күзәтүләр шуны күрсәтә: барысы да киресенчә. Еш кына танып белү бозылу урта яшьтәгеләрдә, хәтта яшьләрдә дә була. Нигә, әлегә җавап бирү кыен. Бу баш мие эшчәнлеге белән бәйле дигән фараз бар: кеше үзе аша күбрәк мәгълүмат үткәргән саен аның акыл эшчәнлегенә COVID-19дан зыян алу ихтималы да арта, ди белгеч.

Станислав Полторак сүзләренчә, баш мие эшчәнлеге белән бәйле проблемалы пациентлар медицина ярдәменә мохтаҗ: монда «акыл өчен гимнастика» ише күнекмәләр генә җитми, ким дигәндә баш мие эшчәнлеген стимуллаштыручы дарулар кирәк. Бәхеткә, барлык проблемалар да вакытлы, гәрчә дәвалану бик озын процесс булса да: кеше табиб күзәтүе астында була торып та, тулы сәламәтләнү өчен өч-алты ай вакыт кирәк.

Тагын бер мәсьәлә: COVID-19 эчке органнарга һәм кан тамырларына зур зыян китерә ала. Ягъни, бу очракта без нейроннарны юк итү фонында танып белү функцияләренең кимүе турында түгел, ә кешегә ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәме кирәк булган авыр патологияләр турында сөйләшәбез. Бәхеткә, мондый очраклар бик сирәк, дип аңлата белгеч.

КОВИДТАН СОҢ НИ КУРКЫНЫЧ?

Ковидтан савыккан кешеләрнең өчтән бере тромблардан һәм сулыш җитмәүгә зарлана. Постковид синдромы авырудан соң 4 атнага кадәр дәвам итә.

Иң еш очраклар:

– тромбоз 20-30%,

– сулыш кысу 31,7%,

– йөткерү 13,5%,

– күкрәк авыртуыннан һәм тахикардиядән зарлану 12,7%.

Мондый симптомнар, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшчәнлегенең бозылуы турында сөйли.

1нче июльдән ковид кичергән кешеләр медицина тикшерүен уза ала. Диспансеризация вакытында бавыр, бөер, йөрәк-кан тамырлары системасын, шулай ук тромбозга бирешүчәнлекне аныклый торган D-dimer дәрәҗәсен характерлаучы тикшерүләргә игътибар бирелә. Алты минутлык җәяү сынау да үткәрелә.

Кеше үзе дә сәламәт һәм актив яшәү рәвешен сайлап тернәкләнү вакытын күпкә киметә, сәламәтлеген яхшырта ала. Иң мөһиме – тәмәке тартмагыз һәм спиртлы эчемлекләр куллануны чикләгез, көненә 8 сәгать йоклау һәм йокы режимын тотарга. Сулыш алу, физик күнегүләр комплексын үтәргә. Ковид кичергән кешеләр көн саен саф һавада, ким дигәндә, 6000 адым йөрергә тиеш.

Комментарии