- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
САК БУЛЫГЫЗ: ЧИРЛӘШКӘЛӘР!
“…Җәнлек кешене алыштыра ала, диләр. Бу дөрес түгел. Хайваннарны ярату башка төр мәхәббәт булганда да юкка чыкмый. Дүрт аяклы дусларга булган хис бүтән, аның үз шатлыгы һәм үз кайгысы, ул махсус шартлар тудыруны таләп итә”, – дигән француз язучысы Эмиль Золя. Килешәсезме? Әлеге фикернең дөреслеген язучы әйткәнче, таш гасырда ук аңлаганнар. Бүредән барлыкка килгән эт безнең эрага кадәр 13-7 мең ел элек кеше белән дуслашкан. Хәзер планетабызда 400гә якын эт токымы бар дип исәпләнә. Ә менә песи, эттән аермалы буларак, кешегә түгел, аның йортына ныграк ияләшә. Шуңа күрә мәчене, һич тә икеләнмичә, йорт хайваны дип атый алабыз.
Песиләр тарихы Борынгы Мисырга барып тоташа. Анда ул изге хайван булып саналган, аннары башка илләргә дә таралган. Бүген Җир шарында токымсыз мәчеләр күбрәк, ә гомуми саны инде 500 миллионга җиткән. Уйлап карасаң, аларның да язмышы кешенеке кебек бит. Берсе “Китекет” кына ашап, хуҗасы кочагында ята, икенчесе сөт эчәргә дип сыерның көтүдән кайтканын көтә, өченчесе чүплек тирәсендә иң батыры… Шулай да, урам песиен өйгә алып кайтыр алдыннан белгечләр уйланырга куша. Чөнки чирле хайван бөтен гаиләгезнең сәламәтлеген какшатып, айлар буе больница юлын таптатырга мөмкин. Сезгә диагноз куйганда, табиблар еш кына: “Өйдә эт, песи, башка йорт хайваннары асрамыйсызмы?” дип сорый. Моңа гаҗәпләнәсе юк, авыруларның башы шуннан башланырга мөмкин.
Тимрәү, паразит һәм башкалар
Ветеринар Игорь Коротун әйтүенчә, эт яки мәче асраучыларның күбесе сәламәтлеккә янаган куркыныч турында бөтенләй белми. Кечкенә йомшак пескәй дә бер кочак авыру бүләк итәргә сәләтле бит. Инфекция эләктерү өчен, урамнан бер әйләнеп керүе дә җитә. Кешегә күчеп, шактый гына интектерә торган авырулар да әз түгел. Белү зыян түгел, менә аларның кайберләре.
Микроспория яки тимрәү – тире авыруының иң еш очрый торганы, елның теләсә кайсы вакытында эләгә. Ә инфекция чыганагы – әйләнә-тирәдә “эз калдыручы” авыру хайваннар. Тимрәү кешегә хайван белән уйнаганда да, йорт җиһазлары, кием аша да күчәргә мөмкин. Авыручы тәненә түгәрәк таплар чыга башлый, алар саны 2дән башлап, 200гә кадәр җитәргә мөмкин. Тагын бер күңелсез мизгел: дәвалану вакытында чәчне пеләшкә кырдыралар. Кыскасы, әгәр тәнегездә түгәрәк формада кызарып торган таплар күрәсез икән, иренмичә дерматолог янына йөгерегез. Сузып йөрсәгез, дәвалау курсы да катлауланачак.
Токсоплазмоз кешегә эт, песи, куян һәм төрле кошлардан күчә. Күп очракта пычрак азык-төлек аша. Организмга эләккәч, кан аша баш мие, күз, бавыр, талакка үтеп керә. Бу бигрәк тә авырлы хатыннар өчен куркыныч. Токсоплазмалар бала төшү куркынычы тудыра яки яңа туган сабыйның үзәк нерв системасы, йөрәк һәм башка органнарын нык зарарлый. Үзен ничек сиздерәме? Бизгәк, баш һәм тән авырту… Хроник төргә күчсә, бераз температура күтәрелеп, хәтер начарая, эшкә сәләте кими. Токсоплазмозны булдырмас өчен, гап-гади гигиена кагыйдәләрен үтәү дә җитә. Хайваннар белән уйнаганнан соң кулны юарга, ит һәм сөт ризыкларын яхшылап эшкәртергә. Әлбәттә, яраткан песи һәм этләрне елга ике тапкыр тикшертеп торсагыз, күңелегез тынычрак булыр.
Котыру вирусы – җитди нәрсә, аны абайлау да авыр түгел. Гадәттә, авыру хайван үзен агрессив тота, ашау-эчүдән баш тарта. Ә кыргый җәнлек, киресенчә, кешеләрдән курыкмыйча, алар янына якын килергә мөмкин. Котырудан саклану өчен йорт хайваннарына прививка ясатырга кирәк.
Әлеге куркыныч авыру кешегә ничек күчәме? Котырган хайван кешене тешләсә яки аның селәгәе ярага, лайлалы тышчага эләксә. Мондый ситуациягә эләксәгез, беренче эш итеп, яраны сабынлап, яхшылап юыгыз. Тешләнгән урынны бинт белән бәйләмәгез, кысып тормагыз. Эт селәгәе кан белән агып чыксын. Тик кан тамыры зарарланса, эш катлаулырак дигән сүз. Һәрхәлдә, табиб янына ашыгыгыз. Исегездә тотыгыз: котыру – үлем авыруы, ләкин үз вакытында ясалган вакцина аның үсешен туктата.
Паразит суалчаннар. Күпчелек эт һәм мәчеләр эчендә паразит суалчаннар булуын беләбез. Көчек, песи балалары кайчак чирле булып туа да. Хайваннар эчендәге паразит суалчаннарын чыгарсын өчен, аларга бер айлык чакта ук махсус дару эчертәләр. Ике атнадан соң әлеге процедура яңадан кабатлана. Авыру билгеләре – хайванның очкылык тотуы, йөткерү, ябыгу, йонының ямьсезләнүе. Әгәр эчендәге паразитлар күбәеп китсә, йорт хайваны үләргә дә мөмкин. Елга 3-4 мәртәбә дегельминтизация үткәрү гадәткә керергә тиеш. Ә Британия галимнәре әйтүенчә, паразит суалчаннар кешегә авыру җәнлекне сыйпаган арада да күчәргә мөмкин икән. Сак булыгыз.
Өйдә тәрбияләнүче кошлар (тутый кош, кенәри һ.б.) орнитоз (пневмохламидиоз) авыруы сәбәпчесе булырга мөмкин. Канатлылар белән бер йортта яшәгәндә, читлекләрен чистартканда вирусны эләктерү куркынычы зур. Әгәр тәрбиягә алганнан соң берничә ай эчендә авырмагансыз икән, димәк, бар да әйбәт, кошыгыз сәламәт. Орнитозның беренче күрсәткечләре – калтырау, баш һәм тән авыртуы, тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүе, йөткерү, тамак авыртуы. 5-7 көндә күкрәк читлеге турында авыртулар барлыкка килсә, сулыш алу авырайса, канлы йөткерү һәм пневмония билгеләре күзәтелсә, димәк, эш җитдирәк төс алган. Орнитоз белән авырганда кеше йокысызлык белән баш авыртудан интегергә мөмкин.
Аллергия
Иптәш кызымда – песиләргә аллергия. Аларга бармак белән дә кагылмыйча, янәшәсендә 15-20 минут утырса да, төчкерә, күзләре кызара, яшь ага башлый. Ә күршедә яшәүче кечкенә малайның реакциясе бөтенләй куркыныч. Яныннан мәче сыпырылып узып китсә, минут эчендә күз кабаклары шешенә, тыны кысыла башлый. Табиблар әйтүенчә, кайбер очракларда мондый аллергия вакытында астма авыруы билгеләре дә күзәтелә икән.
Дөньядагы бөтен халыкның 15%ы песи һәм этләргә булган аллергиядән интегә. Миңа кагылмый, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Гадәттә, ул ике елдан соң гына үзен сиздерә. Ягъни йортка песи алып кайткан көнне үк аның беренче билгеләре барлыкка килмәү – шатланырга сәбәп түгел. Вакыт сынавын үткәч кенә, тыныч суларга мөмкин. Аллергия ешрак этләргә һәм ата мәчеләргә карата була. Менә йоны туктаусыз үсә торган эт токымнары, пудель асраучылар арасында зарланучылар сирәгрәк очрый. Аллергия сәбәпчесе – хайванның йоны, селәгәе, бәвелендә була торган аксым. Аллергеннар һава аша да күчә. Әгәр инде аллергия була торып та, яраткан эт яки мәчегездән аерыласыгыз килми икән, ике генә юл кала – үзегезгә махсус дәвалану курсы үтү яки йортыгызны идеаль чисталыкта тоту. Мәсәлән, хайванны атна саен яхшы шампунь белән юындыру, ул утырган җирләрне көн дә хлорлы су белән юу, урын өстендәге җәймәләрне, паласларны атнага ике тапкыр кагу һәм башкалар. Аллергияне булдырмас өчен ничек сакланыргамы? Иммунитетны ныгытырга. Сәламәт кешедән аллергия дә, башка авырулар да ерак йөри.
Песиегез бетләсә…
Һәр очракта да мәчене читлеккә салып, ветеринар янына йөгереп булмый. Өстәвенә, андый игътибар өстәмә чыгымнар сорый. Кайбер очракларда катлаулы ысуллар эзләмичә, мәчегезне үзегез дә дәвалый аласыз.
Менә берничә рецепт:
1. Борча, талпан булса, хайванны кер сабыны белән юындырырга. Сабынны ышкып, 3-6 минуттан соң гына юып төшерегез. Шулай берничә тапкыр чистарткач, бетләре кимер. Калганын җәнлек үзе дә бетерә.
2. Колагында талпан булса, перекись (бор спирты) белән чистартырга.
3. Конъюктивит (күзеннән яшь ага) икән, каты итеп ясалган кара чәй белән юып төшерергә.
4. Тимрәү, экзема һәм башка тире авырулары тапсагыз, керосин, мазут, солидол сөртү ярдәм итәчәк.
5. Йорт хайванының сәламәтлеген даими кайгыртып торырга, витаминнар эчерергә дә онытмагыз. Мәсәлән, “Эчә торган чүпрә”. Мәчеләр аны бик ярата. Көнгә берәр төймә бирергә мөмкин.
Кыскасы, хайван асрау – бик мәшәкатьле эш. Җәнлекләр гаилә әгъзасына әйләнсә, алардан башка яши алмасагыз, даими прививка ясатып, ветеринардан тикшертеп торырга кирәк. Авыл халкы өчен бераз көлке тоелса да, белгечләр шулай эшләргә куша. Шуңа өстәп, кыргый тычкан һәм күсе ашатмаска да киңәш итәләр. Тычкан да тотмагач, пычагымамыни соң алар диярсез. Килешәм. Ләкин гигиена таләпләрен үтәү беркемгә дә комачауламас. Аларга кагылганнан соң кулны юарга, урам мәчеләрен сыйпамаска, йортны чисталыкта тотарга кирәк. Аннары, яраткан хайваныгызга сыйфатлы ризык ашатырга тырышыгыз. Бусы аның иммунитетын ныгыту максатыннан.
Әгәр югарыда саналган авыруларны үзегездә яки якыннарыгызда сизсәгез, диагноз куярга ашыкмагыз. Мондый очракларда соңгы сүзне табиб әйтергә тиеш.
Эт – хәрәм
Илдар Миншаһаев, “Болгар” мәчете хезмәткәре:
– Аллаһы Тәгалә песине тычкан тотар өчен, этне өй саклау яки көтү көтү өчен яраткан. Кабатлап әйтәм: фатир саклау түгел, йорт турында сүз бара. Ә фатирларны хәзер өч кат тимер ишекләр саклый. Әлеге йорт хайваннары фәкать үз вазифаларын башкарыр өчен генә асралырга тиеш. Дуңгыз, бүре кебек үк, эт тә – хәрәм хайван. Борынын киемебезгә төртсә, аны җиде кат юмыйча намаз да укый алмыйбыз. Ә менә песине өйдә тотарга ярый. Шундый риваять бар: пәйгамбәребез намаз укыганда, аның янында песи йоклап китә. Соңыннан ул мәчене уятмас өчен, чапанын кисеп калдыра. Мәчегә хәтта пәйгамбәребез дә тимәгән, без дә тимәскә тиеш.
Кайсы эт тешли?
Балаларны тешләүче, хуҗаларын гарип калдыручы этләр – аерым тема. Алар бары тик чит кешене тешли, дип акланырга яратсак та, киресен раслаучы фактлар җитәрлек. Куркыныч очраклар хакында матбугаттан ишеткәч: “Асрыйсы юк икән”, – дип уйлап куям. Ләкин бер усал эткә карап кына мондый нәтиҗә чыгару дөрес тә түгел кебек. Сорау туа: хуҗасына ыргылган эт нинди шартларда яшәгән? Токымы? Сәламәтлеге? Конкрет нинди вакытта тешләгән? Эт үзеннән курыкканны сизә, бәлки, сәбәбе шулдыр? Берничә куркыныч вакыйгадан соң кайбер токымнарны тыю, “хайваннар турындагы закон” кирәклеге турында да бәхәс кузгалды. Чит илләрдән аермалы буларак, Русиядә бусы әлегә сүздә генә. Шулай да, куркыныч эт токымнары исемлеге төзелгән. Менә ул: Америка стафордшир терьеры, бульмастиф, бультерьер, доберман, кавказ овчаркасы, мастино-неаполитано, инглиз мастиффы, испан мастиффы, Тибет мастиффы, Мәскәү каравылчысы, немец догы, немец овчаркасы, питбультерьер, ризеншнауцер.
Сәхифәне Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.
1 март – Бөтендөнья мәчеләр көне,
Комментарии