- 02.12.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Белгечләр әйтүенчә, бары тик 25 процент хатын-кызның гына җенес әгъзасы микрофлорасы сау-сәламәт. Калганнарда микрофлора бозылган, файдалы бактерияләр зыянлыларын җиңә алмый тилмерә.
Бу саннар нәрсә турында сөйли соң, дигән сорау туарга мөмкин. Җенес органының микрофлорасы – хатын-кызның җенес системасы сәламәтлеге күрсәткече ул. Нормаль микрофлора (белгечләр телендә нормоценоз дип йөртелә) 90 процент лактобактерия, 9 процент бифидобактерия һәм 1 процент шартлы рәвештә зыянлы бактериядән тора. Ул шартлы рәвештә зыянлы бактерия дигәннәре – кандид төрендәге гөмбәчекләр, микоплазма, гарднерелла, уреаплазмы һәм башка бактерияләр. Микрофлорада шул 1 процент күләмендә генә булсалар, аларның зыяны юк. Ә менә файдалы һәм зыянлы бактерияләр балансы бозылса, микрофлораның инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими.
Микрофлорадагы бактерияләр балансын боза торган очраклар:
– озак вакыт яки чамасын белмичә антибиотиклар белән дәвалану;
– төрле сәбәпләр аркасында гормональ балансның бозылуы (йөклелек, аборт, гормональ саклану чарасын дөрес кулланмау, күрем циклы бозылу, бала табу, климакс алды чоры һәм климакс вакыты);
– төрле инфекция һәм вируслар аркасында кече оча сөяге органнарының ялкынсынуы;
– эчәклек микрофлорасы бозылу;
– башка факторлар (климат алышыну, чамадан тыш туңу, стресс, хроник арыганлык, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү).
Җенес органы микрофлорасында бактерияләр балансы бозылу сәбәпле дисбактериоз барлыкка килә. Файдалы микрофлора зарарлы бактерияләрне һәм микроорганизмнарны җиңә алмый башлый дигән сүз бу. Моның нәтиҗәсе буларак, вагинит, гөмбә авыруы (молочница), гарднереллез (гарднерелл бактерияләренең чамадан тыш артып китүе), кокк инфекциясе, микоплазмоз (вак кына микоплазма бактерияләре китереп чыгара торган авыру), трихомонадоз (җенси юл белән күчә торган авыру), уретрит (бәвел бүлеп чыгару каналы ялкынсыну), цистит (бәвел куыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну) кебек чирләр килеп чыга. Кайвакыт бактерияләр балансы бозылу балага уза алмау, бала төшү, баланың вакытыннан алда тууы һәм аналык муентыгы авыруларының да сәбәпчесе була.
Башлангыч чорда дисбактериоз үзен берничек тә белгертми. Шулай үзе турында «әйтми-нитми» генә организмда үз эшен эшләп ятарга мөмкин. Гинекологка күренгәндә генә бу тайпылышны «тотып» була. Шуңа күрә нәрсәдер борчыса да, борчымаса да ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренүне гадәткә кертергә кирәк.
Ә менә бу билгеләргә аеруча да игътибарлы булыгыз, аларның җенес әгъзасында дисбактериоз барлыкка килүе турында кисәтүе ихтимал:
– гомуми халәтнең начараюы (хроник арыганлык, иммунитетның какшавы, ашкайнату системасының начар эшли башлавы);
– җенес органы янында тән тиресенең кызышып һәм әчетеп торуы;
– җенси якынлык вакытында авырту хис итү;
– җенес органыннан килә торган бүлендекнең күләме арту, соры-ак яки сары төскә керүе, аннан «балык исе» килү.
Җенес әгъзасы дисбактериозын дәвалау ысулын табиб билгели. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә гинекологлар көн саен кабул итә, анализлар клиниканың үз лабораториясендә тикшерелә, шуңа күрә аларның әзер булганын озак көтәргә кирәкми.
Гинеколог – хатын-кыз сәламәтлеген саклаучы төп табибларның берсе. Бары тик «үз» табибыңны табарга һәм сәламәтлегеңне аңа ышанып тапшырырга гына кирәк. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә гинеколог, ультратавыш диагностикасы белгече Роза Шамил кызы Алиева кабул итә. Бәлки, ул нәкъ менә сезнең «үз» табибыгыздыр? Анысын күренеп карагач аңларсыз.
Белешмәләр өчен «Казан клиникасы»ның телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии