- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кайтаваз
Эльвира Фатыйхованың “Аклы-каралы мунча” исемле язмасына (2009 ел, 14 октябрь) битараф кала алмадык. Авторны мунча темасы шулкадәр кызыксындырган ки, күрәсең, ул халыкны ни дәрәҗәдә күңелен төшерермен дип тә уйламаган. Аның һәр җөмләсе безне кимсетеп карауга корылган: “кара мунча”, “төтенле авыл”, “кара пәри!” һ.б.
Безнең як халкын бу автор шулкадәр надан, томана итеп күрсәтергә теләгән. Беләләр ак мунчаны, ә инде карасын шифалы дип саныйлар икән, үз ихтыярында, үз иркендә калсын.
Ә бит, киресенчә, бүген Иске Тәрбит авылында кара мунчаны сирәк очратып була. Безнең як халкы гомер-гомергә эш сөючән, укымышлы (140 еллык мәктәбе бар!) халык булган. Гомерен намуслы хезмәттә үткәргән, терлек асраган, иген иккән, үз тамагын үзе кайгырткан. Борынгы заманнардан ук Иске Тәрбит, Соравыл авылының укытучылары белемле булуы белән дан тоткан, тирә-як авылларда алар белем биргән.
Авылда заманча җиһазландырылган йортлар күбәйгәннән-күбәя. Автор шуларны күрәсе урынга, киресенчә, ниндидер “кара” эзләп маташа. Редакция хезмәткәрләре язар алдыннан бераз уйлансын иде.
Бер төркем авыл халкы.
Кара мунча – хурлык билгесе түгел
Авторның ни әйтергә теләгәнен аңлап бетермәдем. Аның безнең авыл керәшеннәрен, кара мунчаны өстенрәк күргәннәре өчен надан, артта калган, кара кешеләр, дип күрсәтәсе килгәнме? Югыйсә кара мунча бик күп татар авылларында да бар бит ул. Татар дусларыма кунакка кайткач та, кара мунчада рәхәтләнеп юынабыз. Безнең якта ак мунчаларны сирәк очратырга була, дип яза автор. Юк шул, алай түгел, киресенчә, кара мунчалар хәзер бармак белән санарлык кына калды авылларда, бик кызганыч. Кара мунчада юынырга чирканган кеше аның тәмен тоя алмый шул. Ак мунчаның ни икәнен белмәгәнгә күрә түгел, ә кара мунчаны өстенрәк күрүче халык яши автор санап киткән авылларда.
Яшь журналист безнең якларга кайткан икән, авыл халкының башка мөһимрәк проблемаларын күтәреп чыгып, чишелеш юлларын күрсәтсен иде. Иске Тәрбит авылында, мәсәлән, клуб, китапханә һәм тарихи экспонатларга бай музей бик иске ярым-җимерек биналарга урнашкан. Соравылда асылмалы күпер бик аяныч хәлдә, авыл зиратының коймалары череп җимерелеп беткән. Ул язманы укыган авылдашлар барысы да: “Безне мыскыл итеп язган бит бу”, – дигән фикергә килде. Кара мунчаны яратсак та, башкалардан ким-хур булып яшәмибез, Аллага шөкер.
Эшегездә уңышлар теләп, Зина Апагыз.
Әлеге язма “Матбугат.ру” сайтында да бәхәс уятты. Шуннан кайбер юлларны китерәбез.
Авыл агае:
– Хәзерге көнгә кадәр Мәскәү-Ленинград юлы өстендәге авылларда кара мунчалар бар. Яңалык түгел бит ул.
Татарин:
– Кара мунча, Төркиядән кайткан таш, имеш… Минем өчен, ак мунчага кереп, хуш исле каен себеркесе белән чабыну кадәр булмый инде берсе дә. Мунчаның шифасы – керне һәм шлакларны чыгарып чистарынып чыгу. Ак мунча ни, кара мунча ни, чын төрек мунчасы ни (19нчы гасыр мунчасында юынган бар), фин саунасы ни – барысы да чистарыну өчен адәм баласына.
Яңа татар:
– Бу язманы укыгач, балачак искә төште. Безнең зур гаиләнең дә мунчасы кара иде. Бабам мунча ягу процедурасын беркемгә дә ышанып тапшырмады. Каен утыны белән кыздыра иде ул мич ташларын, соңрак утын янып беткәч, бераз коры тал чыбыклары белән кара әрем сабакларын төтәтеп ала. Сер итеп кенә шайтаннарны шулай куганын әйткән иде миңа бер. Кызган мунчаның стенасына умарта эченә куя торган киндер япмаларны элә, тома балавыз (прополис) белән бал исләре таралып китә иде бар дөньяга! Мәтрүшкә, юкә чәчәкләрен кушып бәйләгән каен белән имән себеркесен пешерә. Әткәем безне барыбызны берьюлы ләүкәгә сузып салып чаба иде. Юкә мунчала белән юына идек, чәчләрне катыктан сыгып чыгарылган су (сыворотка диләрме шунда) чайкый идек. Ә коедан көянтәләп мунчага су ташу үзе бер процедура иде. Эх, егетләр!… Шундый культурабызны югалтып барабыз икән бит, бу урбанизация галәмәте белән.
Яңа татар:
– Кара мунча шифасының тагын бер сере: түшәмгә, стеналарга ябышып калган корымның үзенең бер эффекты бар икән. Ул электр зарядын үзенә туплый һәм мунча эчендә аерым бер файдалы биокыр барлыкка килә.
Кычыткан:
– Афәрин, яңа татар. Үзебезнең бакчада кирпечтән бассейны белән мунча. Алай да авылдагы әтием салып калдырган кара мунчага җитми инде. Стенасы да ап-ак, әни 2-3 якканга бер акшар белән аклап тора. Исе дә тәмле, һавасы да җиңел, аннан чыккач, үзеңне яңа туган итеп хис итәсең. Авылда торсам, фәкать кара мунча гына салдырыр идем бай булмасам да.
Иркә:
– Бабам салып биргән мунча кебекне күргәнем юк әле. Хәзер авылда, ни өчендер, үзләрен бай дип санаганнары да мунчаларын сәләмә оясы итеп бетерә, шаккатам. Безнең мунча ул вакытта кайбер кешеләрнең өе хәтле иде, әни мәрхүмә ярты авылны чакыра. Кызудан коңгырт кызылга әйләнгән, ялтырап торган бүрәнәләр, сап-сары идән, киң шома ләүкә. Алачыгы да зур, ял бүлмәсе шикелле иде. Түрдә киң сәке, әни анда ап-ак киндер җәймә җәя, агач колгада чиста алмаш киемнәр, ак киндер сөлге.
Хәзер кемгә кермә, алачыкларында җил өрә, тар. Бөтен җирдә сәләмә, иске-москы, коенганнан соң бу искеләрнең тузаны коелмасын дип бер аяктагы каз шикелле басып торасын бер урында. Сәкеләре дә юк ял итәргә.
Кычыткан:
– Иркә, авыл агае, димәк, сезнең татарның чын кара мунчасына кергәнегез юк – жәл.
Юлиана:
– Шәһәрдән айга бер кайтып, бетен коеп киткән кеше генә сайланадыр инде… Безнеке, мәсәлән, газ мунчасы, 99 кеше газ мунчасын тәнкыйтьләп язса да, миңа аның рәхәтлеген, шулай ук уңайлылыгын бернинди кара мунча да алыштыра алмый, чөнки рәхәт анда, ә адәм баласы рәхәткә тиз ияләшә… Безнең якта утын мунчалары калмый да, ахры инде, шул ялгыз әбиләрдә калса гына… Хәзер гел өйгә терәп, өйдән генә бармалы итеп салалар, гомумән, матур инде…
Кычыткан (Ания ханым):
– Юлиана безнең авылда да шулай. Абыемның кара мунчасы да, өйгә терәгән газ мунчасы да бар. Керәсем килми анда, һавасы авыр. Белмим инде картая-картая ностальгиягә биреләмме, әти рухын рәнҗетәсем килмиме, кара мунча минем өчен генә ягыла. Бет кою дигәннән, бакчабызда мунча бар. Анысы атна саен ягыла. Ирем фанат, бездә “мунча пәрие” диләр аның кебекләр турында.
Маякчы:
– Халык! Берүк, мунча белән юыну урынын бутамагыз. Юынып чыгу урыннары күп була ул: душ, ванна, сауна һ.б. Ә чын мунча, томалап керә торган мичле мунча. Яга-яга керә торган да түгел, электр да, газ мунчасы бөтенләй агу – юыну урыны. Ташлар ялкыннан түгел, ә күмердән кызарга тиеш. Шунда гына җанга сихәт, тәнгә рәхәт була.
Авыл апасы:
– Бу мунча турындагы язма хәтер-хатирәләрне яңартты әле, язмыйча булмас. Кара мунчаны беренче тапкыр иремнең туган ягына килен булып кайткач күрдем. Безнең якта сакланмаган иде инде ул. Туганнарыбызның өе авыл читендә, мунча өйдән дә читтәрәк, елга буенда иде. Мин аның каралыгына шаккаттым. Бернинди дә ошатырлык җирен тапмадым, мондагы ыс исе киемнәрдән дә озак бетмәде. Ялгыш стенасына таянсаң, беттең, монда корымсыз бер җир дә юк иде. Ә үзебезнең авылда мунчалар без үскәндә бөтен кешедә дә юк иде. Булганы да бакча башында, елга буенда була торган иде. Суны мунчага елгадан ташыйлар, берничә гаилә туганнар, күршеләр җыелышып, кайсы утын китереп, су китереп ягалар иде.
Яңа татар:
– Төрек мунчасында да (“хамам» диләрме шунда), Һельсинкида чын фин саунасында да, Рим мунчасында да, заманча инфрокрасный саунада да, кедр бочкасында да кызынган бар, тик барыбер балачактагы кара мунча белән берсен дә чагыштырып булмый.
Шөшле:
– Ак мунчага җитми инде, егетләр. Мичкә сыра сибәсең дә рәхәтләнеп чабынасың. Себеркесе карлыган белән өрәңге ботакларыннан булса, шуннан да яхшысы юк. Кара булса да ярап торыр иде, авылда булса. Шәһәр мунчасы гына чиркандыра.
Бабай:
– Инфракызыл сауна ванна өчен инде. Әлбәттә, ванна зуррак булу сорала. Ул мунчалар арасында иң файдалысы. Чөнки анда температура югары түгел. Ә мунчаны белүче буларак коры сауналар белән бик мавыкмаска киңәш итәм. Мунча миңа ярамаса да, “барыбер бер үләсе” дип рәхәтләнеп чабынам. Ул рәхәттән ничек ваз кичәсең…
Авыл агае:
– Элек татар мунчаны пәнҗешәмбедә яга торган иде. Күп мөселман хәзер дә шулай яга. Җомга көн чиста килеш, җәмәгать намазына барырга дип. Заманалар үзгәрде.
Нух:
– Юлиана, газ мунчасы – мунча түгел, Актаныш якларында кергәнем бар. Үзе зур, идәне салкын күпме яксаң да. Су тондыргач, мунчаның өске өлеше җылына, пардан баш пешә, идәндә аяк туңа. Коточкыч! Ванна мең артык.
“Хамамы” безгә шулай ук килешми. Сузылып ятасың да, и уган була сине төрек малае, и сыпыра, «нишләп миңа бу эләкте, ә берәр чибәр кыз түгел» дип уйлап ятасың.
Сауна начар түгел. Ләкин безнеке – ул мунча. Акмы, карамы – үләне пешкән, себеркесе әзер.
Ания ханым:
– Кара мунча, гадәттә, өйдән читтә – бакча башында була иде, шуңа да төтене кырга китә. Хәзер исә ишек алдында, күршеләр ак мунча яга башласа, ишек алдында түгел, өйдә торырга да урын калмый.
РЕДАКЦИЯДӘН: бу интернет форумдагы кайбер фикерләр иде. Күргәнегезчә, язманы хат авторлары кебек кабул итүче булмаган. Дөрес, 28 октябрь санында шушы ук авыл хакында язылган “Тарихны җуймаучылар авылында” дигән мәкалә буенча Лилиана, Андрей исемнәре белән форумга чыгучылар язма – авылны хурлау дип аңлатырга тырышты. Андрей хәтта милләтара ызгыш чыгаруда гаепләп маташты. Интернет-адресымны күрсәтүгә карамастан, үз фикерләрен алар миңа салмады. Кызганыч… Мөгаен, “Әйтеп калу өчен форумда гына кычкырыйм әле…” кебек булгандыр. Ә форумдагы башкалар аларны аңламады. Юк нәрсә уйлап чыгаруларына төртеп күрсәтте.
Инде “кара мунча”га килгәндә, аны хурлау итеп кабул итүчеләр бар икән, ялгышалар. Үзем 90нчы елларда популяр җырчы Лидия Әхмәтова белән гастрольләрдә йөреп, Кайбыч якларына килеп чыктык. Лидия Иске Тәрбиттән. Ул туып үскән нигездә үз гомеремдә беренче тапкыр кара мунчага кердем һәм шуны оныта алмыйм. Гомерем буе сокланып, сагынып сөйләп йөрим. Кара мунчаны хурлаучылар – анда бер генә тапкыр кереп караучылар. Беренчесендә, чынлап та, буялырга да мөмкинсең, корым шикләндерә дә… Мөмкинлегем булса, һичшиксез, кара мунча салдырыр идем. Фанат мунчачы буларак әйтәм моны…
Ә инде язмаларыбыз белән кемнедер үпкәләткәнбез икән, гафу үтенәбез. Андый ниятебез булмады, әле дә юк. Һәм үпкә сәбәпләрен дә әлегәчә аңламыйбыз. Шулай да гафу.
Тик тагын бер сүз: мескенләнмәсәк, үзебездән-үзебез оялмасак, менә минем авылым нинди, дип горурланып яшәсәк иде! Һәр ике язмада да мин хурланырлык түгел, горурланырлык нәрсәләр генә күрәм.
Әле мин шушы бәхәс чыгуга сөендем дә. Үзебезгә күпме файдалы киңәш таптык. Мунча файдасы турында да фикерләштек. Бәхәстә туа бит хаклык…
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии