- 02.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Татарстанның Конституциясе бар икән. Ул 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән. Русиянеке дә бардыр әле ул. Чөнки Мәскәү матбугатыннан да ишетергә туры килә бит «Нарушение закона», «Это противозаконно» дигән сүзләрне. Сүз Конституция турында барадыр, без аны искәрмибез генә икән.
Элек СССР Конституциясе каты тышлы китап булып, мәктәпләрдә аерым фән итеп керә иде. Кабул ителгән елын хәтерләмим (1936 ел түгел микән?), ә көнен хәзер дә хәтерлим: 5 декабрь иде. Аннан соң ул брошюралар булып кибетләрдә, киоскларда сатыла иде.
Татарстанныкынмы, Русиянекенме, каяндыр табып була микән аны? Без Татарстанныкына буйсынырга тиештер бит инде. Ә Русиянекенә без буйсынабыз микән? Моны белүчеләр бардыр.
«БГ» битләрендә шушыңа җавап язылса, безнең ише бик күпләргә файдасы тияр иде, бәлки.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Редакциядән. Әйе, Татарстанның үз Конституциясе бар һәм аның тарихы бик озын. Татарстан Республикасында 1990 елның 30 августында Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителде. 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады. 1992 елның 31 мартында Татарстан, Чечня белән берлектә, Федератив килешүне имзаламады һәм 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан конституциясе кабул ителде. 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә, хәзер Татарстан – Русия Федерациясе субъекты. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Шурасы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплады. 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзаланды. Килешүдә ике дәүләт теле расланды.
Әйе, Русиянең дә үз Конституциясе бар әлбәттә. Ул 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән. Шуңа күрә дә 12 декабрь безнең илдә – ял көне.
СССР Конституциясе кабул ителгән көнне генә түгел, елны да дөрес хәтерлисез. Хәтер шәп, афәрин! Ә менә мәктәпләрдә аерым фән булып укытылуга килгәндә, хәзер ул фән юк. Шулай да Конституциянең икесе турында да җәмгыять белеме, хокук фәннәрендә аерым дәресләр каралган.
Брошюра булып сатылуга килгәндә, Казанда, китап кибетләрендә Конституциянең икесен дә: Русиянекен дә, Татарстанныкын да табарга була. Бәяләре дә кыйммәт түгел.
Без ул Конституцияләрнең икесенә дә буйсынабыз. Бу нисбәттән, ТР Конституциясендә 60нчы маддә бар.«Татарстан Республикасында һәркем Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын, Русия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны үтәргә тиеш»,– диелгән анда. Шулай да Татарстанныкы безнең өчен беренче урында булырга тиеш. Тик күп очракта моның киресе күзәтелсә дә. Мәсәлән, 8 маддәдә:
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла, – диелгән. Бу әкияткә ышанучы калмагандыр дип өметләнәм, чөнки моның киресен исбатлардай дистәләрчә мисал китерү мөмкин.
34 маддәдә исә, һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлау хокукына ия дигән сүзләр бар. Татар мәктәпләрен ябып бетергәч кеше кайда туган телендә укый ала торгандыр, анык кына әйтә алмыйм.
Кыскасы, Конституциянең кайсысы чынбарлыкта бездә гамәлдә һәм дәүләт теленең нинди тел икәнен аңладыгыз булса кирәк.
Конституцияләрне Эльвира ФАТЫЙХОВА өйрәнде.Татарстанның төп законы ,

Комментарии