Тозлы ил

Тозлы ил дигәнем, Оренбургтан 70 чакрым ераклыкта урнашкан Соль-Илецк шәһәре була. Әлеге курортка соңгы арада шактый кеше барганлыгын ишетеп, без дә дуслар белән бу җирләрне карап кайтырга булдык.

Автобус бәяләре июль аенда – Соль-Илецк – маршруты буенча 1800 сум тәшкил итә. Кулайрак булыр дип, без белән киттек. 820 чакрым юлны унике сәгатьтә уздык. Гомумән алганда, 120 литр бензин сарыф ителде. Шәһәргә керергә берничә чакрым кала юл кырыенда “Жилье. Баня. Душ” белдерүләрен тотып торучылар очрый башлый. Без исә, алар янына туктап тормыйча, үзәк урам буенча төшеп, торачак йортны үзебез сайлап алдык. Тәүлеге – 150-250 сум. Машинаның ишек алдында торуы тәүлегенә – 100 сум, ә мунча бер кешегә 40тан алып 70 сумга кадәр булырга мөмкин.

“Тозлы ил”гә биш көнгә барырга булдык. Өченче июльдә шәһәргә килеп төшкәндә, комлыкка керү бәясе 100 сум иде. Бу бер керү өчен генә. Әгәр аннан чыгып тагын бер керәсең килә икән, кабат 100 сум түләргә туры киләчәк. Игъланнарга караганда, комлыктагы тозлы су һәм балчыкны алып чыгарга ярамый. Аның өчен штраф – 500 сум.

“Соль-Илецк-курорт” территориясендә барлыгы 6 күл бар. Алар өч төркемгә бүленә: тозлы (“Развал”, “Новое”), тозсыз (“Зур шәһәр күле”, “Кече шәһәр күле”) һәм балчыклы (“Дунино”, “Тузлучное”). Дөрес, үземнең нинди күлләрдә коенганымны төгәл генә белмим, чөнки территориядә бернинди карта, кагыйдә, күл исемнәре язылмаган. Тозсызында коена торгач, ул да тозлы булып беткән, ахры, дигән нәтиҗәгә килдем.

Соль-Илецкның тозлы күлләре Үле диңгез аналогы булып торуы ассызыклана. Алардагы тоз тупланышы бер литр суга 320-340 грамм тәшкил итә икән.

Шәһәрне курорт дип атау, минемчә, артыграк, чөнки күлләрдән һәм бөтен Русиягә мәгълүм булган “Черный дельфин” төзәтү колониясеннән башка биредә карарлык әйбер юк. Сувенирларга килгәндә, тоз фигуралары гына. Шуңа күрә бу җирне сәламәтлекне ныгыту урыны дип кенә атау кулайдыр. Монда килгән кешенең күбесе тозлы суда үзеңне ничек тотарга, балчык белән ничек дәваланырга икәнлеген белми дигән нәтиҗәгә килдем. Без яши торган йорт хуҗалары да берни сөйләмәде, хәтта комлыкка керү юлын да үзебезгә эзләргә туры килде.

Тоз процедураларына тукталыйк. Тозлы суга бик тирән керергә ярамый икән. Анда бары 20 минут сөйләшмичә ятып, аннары чыгып, 30 минут кояшсыз урында ял итәргә кирәк. Югыйсә әлеге су йөрәккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Балчыклы һәм тозлы суда бер көн эчендә коенырга ярамый, аларны араларга кирәк. Бер көнне тозлы суда, икенче көнне балчыкта ятарга мөмкин. Шул исәптән, балчыкны бөтен тәнгә сөртергә ярамый. Мәсәлән, йөрәк турысына сөртелгән балчык аның эшчәнлегенә начар тәэсир итеп, үлемгә дә китерергә мөмкин икән. Шулай итеп, җәмәгать, шушы кагыйдәләрне белеп барырга кирәк. Анда сиңа беркем дә бернәрсә дә аңлатып тормаячак. Үз сәламәтлегең үз кулыңда.

Ашау мәсьәләсенә килгәндә, комлыкларда тамак ялгау урыннары шактый. Ризыклары да тәмле. Әмма телевизордан кич белән “Оренбург хәбәрләре”н карагач, кафеларда бүтән ашамаска булдык. Ризык әзерли торган кешеләр дә комлык территориясенә кергән саен 100 сумнарын түли икән. Нәтиҗәдә, аларның күпме акчалары әрәм китә. Шуңа күрә, эшне җиңеләйтеп, ипи, дөге, итләрне һ.б.ларны биек койма аша гына нокталарына тапшырып торалар. Койма аша “очкан” вакытта ипи ничек төшә инде: кайсы җиргә, бәхетлеләре кулга… Ашарга пешерү урыннарында да, әлбәттә, антисанитария.

“Соль-Илецк-курорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять комлыкларында татуировка ясау, куас сату, елан, маймыл белән фотога төшү урыннары оештырылган. Гомумән, кеше төрле ысуллар белән акча эшләргә тырыша.

Кич белән күңел ачарга теләгәннәр үзәк урамга чыга. Биредә берничә кафе, иң зурларыннан “Волна”, “Зодиак” һәм “Старая мельница”ны атарга була, футбол матчларын карау өчен кулай булган зур телевизор, бильярд һәм ашау урынын үз эченә сыйдырган “Kazanova” кафесын әйтеп узарга мөмкин. Шулай ук үзәк урамда “танцпол”да бушлай биеп алырга була. Бию урыны комлыкның эчендә дә бар. Анда керү – 50 сум.

Шәһәрдә “Октябрь” исемле кинотеатр да бар. Кино карарга керү бәясе – 50 сум. Зур залда киноны ун кеше карадык. Кинотеатр рәвеше белән безнең әниләр караган кинозалларга охшагандыр дигән фикердә калдым…

Болай гына ял итәргә килгән кешегә 4-5 көн муеннан җитә, чөнки бишенче көнне үзеңне кая куярга белми аптырап йөри башлыйсың. Тозлы судан туйгач, без гади елганың кая икәнен белешеп, шунда киттек. Исеме Илек, ул шәһәрдән 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Аны табу һәм аннары басулар аша кире кайту авыррак булса да, бу сәяхәт күңелле булды. Аннан кайтканда карбыз һәм кавын басуларын күрдек, яшел кавын да ашап карадык. Шуңа өстәп, басу уртасында үзебезнең “Самосырово туганын” да очраттык…

Кире юлга чыгып, Казанга кайтып кергәч, инде ничәнче мәртәбә, үз илеңнән, үз өеңнән дә әйбәт, ямьлерәк, матуррак җир юк икәненә тагын бер кабат инандым!

P.S. Тоз иленә өченче июльдә барып җиттек. Икенче июльгә кадәр комлыкка керү 50 сум булган икән, аннары йөз сумга менгән. Ә җиденче июль кич белән суд карары нигезендә комлыкка керү бушлай иде.

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА, студенты.

Соль-Илецк курорты. Казаннан автобуслар. Җомга һәм дүшәмбе көннәрендә.

Тел: 89053176669.

Комментарии