Шикәр чире янамыймы – тикшереп кара

Шикәр чире янамыймы – тикшереп кара

Казанның «Предиабет. Время действовать» дигән тикшеренү программасына кушылуы турында язган идек инде. Бу акцияне Русия Диабет берләшмәсе оештырды. Максаты атамасыннан ук аңлашыла – шикәр чире башлангычын вакытында ачыклау. Бүген әлеге программа хакында тәфсилләбрәк язарга булдык.

«Предиабет. Время действовать» программасы 23нче майдан башлап, 31нче августка кадәр гамәлдә булачак. Тикшеренү программасы дигәне нәрсәдән гыйбарәт соң? Барысы да бик гади: www.prediabet.ru сайтына кереп, шикәр чире барлыкка килү ихтималлыгы булу-булмауны тикшерү өчен, электрон тест узарга кирәк (сайтның беренче битен ачуга «Пройдите тест» дигән язу «сикереп» чыга – шуңа басасы). Әгәр тест сезгә шикәр чире куркынычы янавын ачыкласа, махсус кодка ия булачаксыз, шулай ук шәһәрдәге лабораторияләр исемлеге тәкъдим ителәчәк. Шул махсус кодны принтердан чыгартып, сайтта күрсәтелгән лабораторияләрнең берсенә мөрәҗәгать итәсе генә кала. Анда сезгә ярдәм күрсәтеләчәк.

Әлегә бу акциядә Казан халкы гына катнаша ала. Яшь чикләве дә күрсәтелгән: 40 яшьтән алып, 60 яшькәчә булганнар. Нәкъ менә шушы яшь аралыгында шикәр чире барлыкка килү ихтималлыгы арта икән. Тикшеренү программасында шәһәр халкы гына катнаша алса да, теләге булган һәркем бу тестны үтеп, үз сәламәтлеген тикшереп карый ала бит. Һәм, әгәр дә шикәр чире барлыкка килү ихтималлыгы зур булу ачыкланса, табибка күренә торырга, кичекмәстән дәвалануны башларга мөмкин булачак.

Беренче сорау – сезгә ничә яшь? Анда түгәрәк саннарны – 40, 45, 50, 55 һәм 60ны сайларга мөмкин – яшегез кайсы санга якынрак, өчпочмак рәвешендәге билгене шул санга күчереп куегыз. Икенче сорау – гәүдә авырлыгы индексы. Аны үзегезгә исәплисе түгел, компьютер исәпләп чыгара. Сезгә бары тик авырлыгыгызны һәм буй озынлыгын гына язарга кирәк. Шуларны язгач, гәүдә авырлыгы индексы автоматик рәвештә исәпләнә һәм бер сан китереп чыгара. Әлеге сан, ягъни гәүдә авырлыгы индексы сездә артык авырлык бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә.

Киләсе сорауга җавап бирү өчен бил әйләнәсе үлчәмен күрсәтергә кирәк (сантиметрларда). Бу – шулай ук симерү бармы-юкмы икәнен әйтеп бирә торган күрсәткеч. Монда шулай ук җенесне дә күрсәтәсе: шунда ук күрсәтелгән хатын-кыз яки ир-ат сурәтенә басасы.

Дүртенче сорау: «Җиләк-җимеш һәм яшелчәне еш ашыйсызмы?». Ике генә җавап варианты бар: «Көн саен» һәм «Көн саен түгел». Шуларның берсен сайларга һәм сайланган җавапка басарга кирәк.

Бишенче сорау: «Даими рәвештә физик күнегүләр ясыйсызмы?» Даими рәвештә дигәндә, һәр көнне 30ар минут яисә, гомумән алганда, атна буена 3 сәгать күнегүләр ясау күздә тотыла. «Әйе» яки «Юк» дигән җавап вариантлары бирелгән.

«Кайчан да булса артериаль кан басымын төшерү өчен даими рәвештә дарулар эчкәнегез булдымы?» – алтынчы сорау шундый. «Әйе» яки «Юк» дип җавап бирергә кирәк.

Җиденче сорау: «Кайчан да булса каныгыздагы глюкоза (шикәр) күләменең нормадан артып киткәне бармы?» Бәлки, диспансеризация вакытында, авырганда яки йөклелек чорында ачыкланган булгандыр? «Әйе» яки «Юк» дип җавап бирегез.

Һәм соңгы – сигезенче сорау: «Туганнарыгыз арасында 1 яки 2нче типтагы шикәр чире белән авыручылар бармы?» Булмаса, «Юк» дигән җавапны сайлыйсыз. Җавап вариантлары арасында тагын «Әйе, бар (әби/бабай, әтинең яки әнинең абыйсы/апасы, туганнан туган абый яки апалар)» һәм «Әйе, бар (әти-әни, бертуган абый-апа яки эне-сеңелләр, үз балам)» дигәннәре дә бар. Берәрсен сайлап алып басарга кирәк.

Бетте. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәч, үзегез яшәгән шәһәрне сайлыйсы. Инде әйтелгәнчә, Татарстан шәһәрләре арасында әлегә бу акциядә Казан гына катнаша.

Шуннан соң «Покажите мне мой уровень риска» дигән язуга басасы. Программа сездә шикәр чире башлангычы бармы-юкмы (яисә чир башлану ихтималлыгы зурмы-зур түгелме) икәнен күрсәтә. Әгәр чир башлангычы табылса, сезгә аерым код бирә. Шул кодны бастырып алып, күрсәтелгән лабораторияләрнең (алар шунда ук аста күрсәтелгән) берәрсенә барырга һәм шикәргә анализлар тапшырырга була. Лабораториягә баргач, акция буенча килүегезне әйтергә һәм үзегезгә бирелгән кодны күрсәтергә онытмагыз: бу сезгә ташлама ясасыннар өчен кирәк. Мәсәлән, шушы программа буенча гемоглобинны нибары 2 сумга тикшертергә була. Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәбез: тикшеренергә теләдең дә бардың түгел, кулда код язылган кәгазь булырга тиеш, шул булса гына ташламалы бәядән тикшерәләр.

Минем дә үземне тикшереп карыйсым килә, ләкин интернетым юк, диючеләр өчен предиабет һәм 2нче типтагы шикәр диабеты барлыкка китерү ихтималлыгы зур булган факторлар исемлеген тәкъдим итәбез:

– 45 яшьтән өлкәнрәк булу;

– артык авырлык (гәүдә авырлыгы индексы 25 кг/м2 яки аннан зуррак булса, артык авырлык бар дип санала);

– нәселдә 2нче типтагы шикәр чире белән авыручылар булу (әти-әни яки бертуганнар);

– аз хәрәкәтләнү;

– ач карынга гликемиянең (кандагы глюкоза күләме) нормадан югарырак булуы яки глюкозага толерантлык тестының нормадан тайпылыш күрсәтүе;

– йөклелек чорында гормоннар какшау сәбәпле барлыкка килгән диабет (гестационный диабет);

– йөкле хатын-кызның артык зур авырлыктагы бала табуы;

– артериаль гипертензия (кан басымының 140/90 мм.дан артып китүе);

– ЛВП холестерин (югары тыгызлыктагы липопротеидлар) 0,9 ммоль/л.га тигез яисә аннан да зуррак булу, триглицеридлар 2,82 ммоль/л.ны артып китү;

– поликистоз күкәйлекләр синдромы;

– йөрәк-кан тамыры авырулары булу.

Бу билгеләр ачыкланса, табибка күренергә һәм кичекмәстән тулы тикшеренү үтәргә кирәк!

Шикәр чире булганда нәрсә ашарга ярый?

Шикәр чире – хөкем карары түгел. Бу бары тик диагноз гына. Махсус диета саклауны һәм дөрес туклануны таләп итә торган диагноз.

Шикәр чире белән авыручыларга нәрсә ашарга рөхсәт ителә соң?

Сүзне җиләк-җимешләрдән башлыйк. Хәзер аларның нәкъ өлгергән чагы. «Җиләк-җимеш организм өчен файдалы», – дисәләр дә, шикәр чире белән авыручыларга бөтен төр җиләк-җимеш тә ярамый. Мәсәлән, хөрмә һәм виноград углеводларга бик бай, шулай булгач, алар кандагы шикәр күләмен арттыра. Шулай ук табиблар карбыз белән кавынны да ашарга киңәш итми. Артык баллы булмаса, бер-ике телем карбыз гына ашап куярга рөхсәт ителә. Диабетикларга груша белән бананның да кайбер төрләрен ашарга ярамый. Гомумән, груша һәм банан кебек баллы җиләк-җимешләрне чамалап кына, углевод күләмен санап кына ашарга кирәк. Әйтик, бер бананда 23 грамм углевод бар. Диабетның 1нче төре белән авыручылар бу җиләк-җимешләрне ашый ала, ләкин шул күләмдәге углеводларга инсулин кабул итәргә кирәк булачак. Ә менә әчкелтем-баллы җиләк-җимешләрне шикәр авыруының теләсә кайсы төре белән авыручыларга да ашарга ярый. Ярый гына түгел, ашарга кирәк тә. Чөнки алар – организмга бик кирәкле витаминнар чыганагы. Бу җиләк-җимешләр исемлегенә грейпфрут, мандарин, алма һәм башкалар керә.

Төче чиядә (черешня) углеводлар да, гомумән, калория дә әз. Бу җимеш табигый антиоксидант санала, шуңа күрә йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын булдырмас өчен яхшы. Хроник шикәр диабеты булганда, төче чияне начар авырулар барлыкка килмәсен өчен ашарга киңәш итәләр. Диабетиклар өчен тагын бер алыштыргысыз җимеш – финик. Ул иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары барлыкка килү ихтималлыгын киметә. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнарга, минералларга да бай. Финик җимешендә холестерин юк. Калориясе дә әз: 1 җимештә – 23-25 калория. Киви составында шикәр бар, ләкин ул шулай ук клетчаткага да бик бай. Шуңа күрә аны диабетикларга да ашарга мөмкин.

Бәрәңгедән кала барлык төр яшелчәне дә ашарга ярый. Бәрәңгедә углеводлар бик күп. Шуңа күрә диабетикларга бәрәңгене атнага бер тапкырдан да күбрәк ашарга кушмыйлар. Анда да суда ярып пешерелгән булса гына рөхсәт ителә. Боламык ашарга ярамый, чөнки сыек ризык тиз үзләштерелә, организмдагы шикәр күләмен арттыра. Кабыгы белән пешкән бәрәңге файдалы, анда калий матдәсе сакланып кала. Шулай ук төрле тәмләткечләр кушып пешерергә дә рөхсәт ителә. Итне дә төрле тәмләткечләр кушып әзерләргә була. Ләкин ит майлы булмаска тиеш. Тавык, күркә, бозау итенең майсыз җирләрен генә сайлап пешерергә кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии