«Себеркене дә Кытайдан сатып алмыйк инде!»

«Себеркене дә Кытайдан сатып алмыйк инде!»

Усак агачының иң куркыныч чирләрне дә дәвалый алу сәләте турында бик борынгы чорларда ук белгәннәр. Әйтик, берәрсе авырып урын өстенә егылдымы, урманга барып, усак агачын кисүләре, шул агачтан авыру кеше өчен утыргычлар, ятак урын әзерләүләре турында ишеткәнегез бардыр. Һәм ни гаҗәп, мондый эшләнмәләрнең авыруларга файдасы тигән. Берникадәр вакыттан соң аякка басучылар шактый булган. Моны ниндидер тылсым дип кенә карау дөрес булмас. Медицинада да, усак агачы еш кулланыла, составында усак яфраклары, бөреләре, кәүсә кабыгы булган дарулар эшләнә. Димәк, усакның файдалы үзлекләре булуы медицинада да расланган.

Балтач районының Норма авылында яшәүче Госман абый Хәсәншин исә дәвалау сәләтенә ия булган әлеге агачтан үз эшләнмәләрен ясый: мәсәлән, усактан үз куллары белән ясаган тәкыя-амулеты баш авыртуларын гына түгел, тәндәге хәлсезлекне дә бетерә, дип сөйлиләр. Гаиләләрендә генә түгел, таныш-белешләренә дә бүләк итә алар бу тәкыяне.

ҮЗЕ УЙЛАП ТАПКАН

Госман абыйның мондый үзенчәлекле эшләнмәләре барлыгы турында белмәгән дә булыр идек әле. Шулай бервакыт редакциябезгә хат килеп төште. «Балтачка терәлеп үк диярлек торган Норма авылында искиткеч гаилә яши. Алар, әби белән бабай булуга карамастан, кул эшләрен бик оста итеп башкаралар, күргәзмәгә куйсаң – күз явын алырлык. Шул гаиләнең кул эшләре турында да язсагыз, бик зур тәрбия чарасы булыр иде». Юл уңаеннан, бервакыт Нормага да сугылдык. Искиткеч матур кул эшләре арасында югарыда әйтеп кителгән тәкыя-амулет та бар иде. Сөйләшүне беренче чиратта шуннан башладык.

– Усак агачы белән моннан күп еллар элек кызыксына башлаган идем мин, – дип сүз башлады Госман абый. – Борынгыларның: «Көчең бетсә, имән агачын кочарга кирәк, авырсаң – усак белән дәвалан», – дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Хатыным Әлфия үт куыгы шешеп, авырый башлагач, усак агачының бер кисәген кисеп бирдем. «Менә шуны авырткан урыныңа куеп тор әле!» – дидем. Усак агачы эчтәге күп авыруны үзенә суыра. Авырткан урыныңа бер-ике сәгатькә куеп торасың икән, файдасы һәрвакыт була. Хатынымның да, сызланулары басылды. Менә шуннан соң, баш авыртуларын басарга ярдәм итә торган әйбер эшләп карарга булдым. Бу әйбер бер-ике еллык усак куакларыннан ясала. Ботактан түгел, кәүсәсеннән ясала, чөнки мондый әйберне ботактан ясап булмый, усак ботагы кәкре-бөкре була бит ул, эшкәртергә җайсыз. Шушы кәүсәне мунчага алып кайтып, яхшылап киптерәм. Кулга бер төрле җылылык биреп тора башлый ул кипкәч. Атна-ун көн чамасы кибә инде. Ай буе киптерсәң дә ярый. Чөнки кәүсә никадәр корырак булса, ясавы да җиңелрәк була. Кибеп беткәч, усак куагының кәүсәсеннән 15-20 түгәрәк турап алам. Ул түгәрәкләрнең калынлыгы 2-3 мм, диаметры якынча 2 см тирәсе. Һәрбер түгәрәккә 4 тишек ясыйм. Алар аша җеп үткәрәм дә, бер тасмага тезәм. Мондый тәкыяне кигәч, усакның үзагачы маңгайга тиеп тора. Сыналган әйбер инде бу: шушыны киеп куйгач, бераздан баш авыртуларын юып алган кебек була. Менә безнең гаиләдә беркемнең дә баш даруы эчкәне юк. Бөтенебез шушының белән шифасын табабыз.

Шунысы кызык, бу тәкыяны ясарга кайдандыр укып та, кемдер әйтеп торганны тыңлап та өйрәнмәгән Госман абый. Бу – үзенең ачышы. Агачны да көз көне җыеп калырга тырыша, ул чорда файдасы күбрәк була икән. Шушындый ук тәкыяның зуррагын бил, эч авыртулары өчен дип тә ясаган әңгәмәдәшем.

– Өлкән яшьтәге кеше больницада ятмый тормый бит, шунда палатадагы кешеләргә дә биргәләгән булды боларны. Соңыннан кабат-кабат сорап эшләттеләр. «Чынлап та баш авыртуы басыла, ярдәме зур», – диләр. Ничек зур булмасын – усак агачының дәвалау үзлекләре турында элек-электән сүзләр йөргән шул!

САНДЫКНЫ КАЕННАН ЯСАМЫЙЛАР!

Госман абыйның агачтан ясаган әйберләре бу гына түгел. Үз әтисе дә, хатынының әтисе дә бик оста балтачылар булганнар. Алардан күреп, сандыкларга чаклы ясарга өйрәнеп калган ул. Госман абыйның сандыклары төрле зурлыкта. Берише сувенир тартмалар: дарулар, зәркан эшләнмәләре, документлар салып сакларга кулай, икенче берләре, бирнәлек әзерлим дисәң дә, элеккеге вакытлардагыча, чүпрәк-чапрак саклыйм дисәң дә менә дигән булачак. Бу сандыкларны үзләренә дип кенә ясамый Госман Хәсәншин:

– Миңа 14-15 яшьләр тирәсе булгандыр. Әтинең балта белән оста эшләвен күреп, кызыгып, үзем дә бу һөнәрне отып алырга тырыштым. Элеккеге елларда сандык ясау авыр иде: аның калае юньле булмады. Хәзерге калайлар, еллар буе сакланса да, күгәрми. Шуңа күрә бу сандыклар бик озак еллар хезмәт итә ала әле. Боларны мин күп кешегә бүләк итеп тә бирәм, шул ук вакытта заказга да ясыйм. Уртача зурлыктагы бер сандыкны ясау өчен ике көнләп вакыт кирәк, дип аңлата әңгәмәдәшем. Тәҗрибәле балта остасы буларак, бу хезмәтнең үз серләрен дә ачкан инде ул. Менә мәсәлән, такталарның калынлыгы 1 сантиметр 8 миллиметр булырга тиеш. Шуннан кимрәк ярамый. Ни өчен дигәндә, сандыкка калай кадаклый торган иң кечкенә кадакларның озынлыгы 1,5 сантиметр, ди. Әгәр такта юкарак булса, кадаклар икенче якка тишеп чыгачак. Ә бу инде сандыкның сыйфатын да бермә-бер киметәчәк дигән сүз.

– Сандыклар күбрәк чыршы, юкә һәм нарат агачларыннан ясала, – дип аңлата миңа Госман абый.

– Ә каеннан ясасагыз?

– Каеннан ясап булмый. Чөнки ул каты агач. Кипкән вакытында кысылачак та, сандыкка кадаклаган калайлар бушап калачак, ямьсез төскә керәчәк. Ә менә мин әйткән өч агач формасын югалтмый.

Шунысы кызык, 70 яшендә булса да, Госман абый бик актив. Кул эшләрен райондагы төрле күргәзмәләргә алып барып, шундагы бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулап кайта. «Яшьләр белән көч сынашсам да, бирешмим әлегә», – дип елмая ул бу хакта сүз чыккач.

«СЕБЕРКЕНЕ ДӘ САТЫП АЛАБЫЗ»

Әле шуңа игътибар иттем: Госман абый белән сөйләшкәндә, янәшәбезгә кечкенә оныгы Зилә дә килеп утырган иде. Тик безгә комачауламады ул – үз эше белән мәшгуль иде: үзенә беләзек үрде. «Оныгыгыз да бер дә эшсез тормый икән, ул да шулай кулга остамы?» – дип сорыйм. «Ә мин сезгә хәзер күрсәтәм!» – әңгәмәдәшем кайдандыр курчаклар өчен дип ясалган агач йорт алып чыкты. Ике катлы бу йорт үзе генә түгел, анда кухня гарнитуры, өстәлләр, ятаклар, әллә нәрсәләр бар! Кече яшьтәге һәр кызның хыялы бит бу! Курчаклар яши торган йортың булсын әле! Ә бу җиһазлар – чын җиһазлардан берни белән дә калышмый. Мин шулай тел шартлатып карап торганда, Госман абый аңлатма бирде:

– Минем кечкенә генә остаханәм бар. Анда оныгым Зиләнең кечкенә генә пычкысы, балтасы һәм чүкече бар. Ул минем янга сызымнар ясап алып чыга да: «Бабай, курчакларга менә бу әйберне ясыйк әле, тегесен ясыйк әле», – ди. Шуннан икебез бергә ясыйбыз инде. Мин элек-электән үк балаларны хезмәт белән тәрбияләргә тырыштым. Юк кына нәрсәдән дә менә дигән әйбер ясап була бит, дип өйрәтәм аларны. Кошларга җимлекләр ясау дисеңме, сыерчык ояларымы, берсен дә калдырмыйм. Үзебезнең өй каршында гына да өч сыерчык оябыз бар, ә бит хәзер авылларда бик сирәк күренеш бу. Хезмәтнең ямен һәм тәмен белсен иде киләчәк буын, югыйсә бит хәзер себеркенең дә кытайда эшләнгәнен сатып алабыз. Хәтта шул себеркене дә үзебез ясап куя алмыйбыз! Менә нинди буын тәрбияләнгән безнең! Бу бит оят һәм шаккатмалы әйбер. Себерке бәйләүнең бернәрсәсе дә юк, үзем менә кип бауларыннан ясыйм аларны – аяк астында аунап яткан әйберләрне дә менә дигән итеп кулланып була бит, боларны сатып алырга кирәк түгел!

Госман абыйның яшь буынны хезмәт белән тәрбияләргә кирәклеге турындагы сүзләре аның үзенең дә кайчандыр нәкъ менә шушы девиз астында тәрбияләнгән булуын күрсәтеп тора инде. Ул бит бу сүзләрне матур яңгыраганы өчен генә әйтми, кул эшләре белән дәлилләп тә күрсәтә. Менә, мәсәлән, югарыда санап кителгән әйберләрдән тыш, кәгазьдән аккошлар, корабльләр дә ясый башлаган ул. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре шулдыр.

– Тәнемә рәхәтлек бирә бу минем. Мин эшсез тора алмыйм. Көз-кыш көннәрендә, бакчада эш югында, каз канатлары бәйләп булса да утырам. Үземнең белгәннәрне оныкларга да өйрәтәм. Укытучы булып эшләгән кеше мин, 13 ел география укыттым. Балалар белән эшләү сәләте, аларга сабыр гына аңлата белү шул педагог булган елларымда сеңеп калгандыр. Ә иң мөһиме, көннәрем хезмәт белән үтә. Сәламәт булганда, эшлисе дә эшлисе әле!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии