Коронавирустан курыкмагыз, аннан сакланыгыз!

Коронавирустан курыкмагыз, аннан сакланыгыз!

Үлем турында сөйләгән сүзләрне ишетергә теләмәсәк тә, аның турында бүген бик күп сөйләнә башлады. Мисал өчен «Кытайда фәлән кадәрле кеше үлгән, Италиядә һәр көнне шул кадәрле кеше үлә» дип, һәркөн телевизордан, радиодан сөйләп, кешегә үлем турындагы мәгълүматларны биреп баралар. Әлбәттә, игълан бирүчеләр кешеләрне куркытыр өчен түгел, бәлкем, андый бәхетсезлеккә төшмәсеннәр өчен саклану юлларын күрсәтеп сөйлиләр.

Мөхтәрәм җәмәгать, язучы буларак, бу очракта үземнең сүземне әйтмичә калдыра алмыйм. Нәсыйхәтем шул: үлемнән бер тамчы да курыкмагыз, үлемнән куркырга ярамый. Бүредән курыксаң, урманга бара алмыйсың. Бозлавыкта аягым таяр да, егылып, башымны тишәрмен, аягымны сындырырмын дип курыксаң, бөтенләй урамга да чыга алмассың. Шуны бел: үлемнән куркып яшәсәң дә, курыкмыйча яшәсәң дә әҗәл җитмичә үлмәячәксең. Ләкин шуны яхшы аңлагыз: үлемнән куркып яшәү зыяннан башка бернәрсә дә бирмәячәк.

Әбу Гали Сина ике сарык сатып алган. Аның икесенә дә бертигез ризык биреп ашаткан. Сарыкларның берсен тыныч сарайга япкан, икенчесен бүре читлеге каршына бәйләп куйган. Бу ике сарыкның беренчесе алдына куйган ризыкны ашап һәр көнне симергән һәм тыныч күңел белән йоклаган, ә инде бүре күз алдындагысы берүк күләмдәге ризыкны ашаса да, ябыккан һәм чирләгән. Чөнки ул: «Бүре берәр көн читлектән чыгып мине ашап үтерәчәк», – дип куркып яшәгән. Әгәр дә сез: «Миңа коронавирус эләгер дә үлеп китәрмен», – дип куркып яшәсәгез, сез дә бүре күз алдында яши торган сарыкка охшарсыз. Коронавирустан куркырга һич кенә дә ярамый.

Әбу Гали Сина безгә бик матур сүз әйтеп калдырган, аның сүзләрен исегезгә төшерәсем килә: «Чирдән курыксаң, ул сиңа эләгер, курыкмасаң, үзе синнән качып китәр», – дигән. Урамдагы хуҗасыз этләр дә нәкъ шулай: алардан курыксаң, яннарына бармаячаксың, аларны ерактан әйләнеп үтәчәксең. Әгәр курыкмасаң, үзләре синнән куркып, әйләнеп уза. Шулай ук вирус та: син аннан курыксаң, ул сиңа килеп ябышачак; курыкмасаң, үзе куркып килмәячәк.

Кардәшләр! Мин бүген сезне коронавируска каршы көрәшүче табиблар шикелле булырга өндим. Андый табиблар чирлеләр янына барып аларны дәвалаудан курыкмый, алар җиңнәрен сызганып вируска каршы көрәшә. Аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Сез дә иң беренче: «Мин Аллаһ язган гомеремне яшәячәкмен, тәкъдиремдә язылган ризыкларымны ашаячакмын», – дип, үз-үзегезне юатыгыз, тынычланыгыз, аннан соң башка кешеләрне яхшы сүзләрегез, киңәшләрегез белән тынычландырыгыз. Шул вакытта сез үзегезне дә, кешеләрне дә коткарырга сәбәпче булырсыз. Әгәр сез, ул вирустан мин үлеп китәм, дип куркып яшәсәгез һәм башкаларның да күңеленә шом салсагыз, ул вакытта хәлегез начарланыр, күңелләрегез төшәр, вируска каршы көрәш тукталыр һәм төшенкелеккә (паника) чумарсыз. Безне Аллаһы Тәгалә дә, Аның рәсүле дә үлемнән куркып яшәргә өйрәтмәде, бәлкем: «Миңа да бер көн әҗәл җитәчәк», – дип, үлемне искә төшереп яшәргә өйрәтте. Үлем ул хак, әйткәнемчә, барыбер киләчәк. Без утырып китә торган поездларга барыбызның да билетлары алынган, кемнеңдер билеты иртәрәк булса, кемдер соңрак утырып китәр. Ләкин синең поезд сине алыр өчен бер минут соңга да калмаячак, бер минутка иртәрәк тә килмәячәк. Үлемнән курыкмагыз, үлгәннән соң терелеп, Аллаһ каршына барып җавап бирүдән куркыгыз. Әмма бу иркенләп йөрү, дигән сүз түгел. Саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Идрис ГАЛӘВЕТДИН

Комментарии