Табигатьтән илһам алып…

Табигатьтән илһам алып…

Бүгенге заманда йорт җиһазы уңайлы гына түгел, матур да булсын дип тырышабыз. Карават киң, шкаф күп әйбер сыйдырышлы, урындыклар уңайлы – анысы яхшы, шуның өстенә күзне дә сөендереп торса, ничек әйбәт бит, ә!

Кеше бөтен нәрсәне дә үзенә җайлаштыра. Җиһаз ясауда җиңелрәк булсын дип, пластик материаллар, ДСП һәм ОСБ ише материаллар уйлап табылган. Тик болар берсе дә чын агач материалын (массив) алыштыра алмый инде.

Иң гүзәл сәнгать әсәре – табигать тудырганы, дип юкка гына әйтмиләр. Кеше дә табигать әсәрләрен кабатларга, аларга үзенчә җан өрергә тырыша. Агачтан ясалган җиһаз – табигать белән кешенең бергәләп тудырган хезмәте ул.

Агач җиһазлар гади, шул ук вакытта югары зәвыклы. Бүгенге көн таләпләренә тулысынча туры килә. Алар дизайнерларның кычкырып торган, ләкин көнкүрештә бер тиенлек тә кирәге булмаган эшләнмәләре белән бизәлми. Уңайлылык һәм гадилек – менә нинди таләпләр куела беренче чиратта мондый җиһазга.

Агач җиһаз бик озак хезмәт итә. Озаграк торган саен, аның кадере дә, кыйммәте дә арта гына бара. Табигый материалның экологик яктан чиста булуын да онытмаска кирәк. Белгечләр ачыклаганча, бүлмәдә чын агачтан эшләнгән җиһаз торса, кеше яхшырак йоклый, психологик халәте яхшыра, психосоматик авыруларны җиңелрәк кичерә.

Йокы яки балалар бүлмәсеме, зал яки кухнямы – табигый агачтан ясалган җиһаз теләсә кайсы бүлмәгә барачак. «Нарат» ширкәте Германиядән кайтарылган фурнитура белән эш итә, бөтен җиһазларга гарантия бирә.

Гомумән, «Нарат» ширкәте мебельне заказчылар теләгән теләсә-кайсы материалдан ясап бирә. Бүген фирма тәкъдим иткән җиһазлар бары тик югары сыйфатлы материаллардан гына ясала. Чөнки безнең өчен беренче чиратта сыйфат һәм экологик чисталык мөһим.

Сатып алучыларына оешма махсус акция дә тәкъдим итә. Ашыгыгыз: ул 15нче майга кадәр генә гамәлдә булачак! Тулырак мәгълүматны www.naratdoors.ru сайтына кереп карый аласыз. Предприятиенең адресы: Себер тракты, 2нче чыгу юлы, 47нче корпус, 3нче бүлмә («РИФ» төзелеш кибете).

Реклама хокукында

Комментарии