ЭТЛЕ-МӘЧЕЛЕ ТОРМЫШ

Иптәш кызым өендә ак күсе асрый. Хайваны балалый торгач, 28гә җиттеләр. Аптырап калмыйча, зоокибеткә берсен 150 сумнан сата башладылар. Бармак кадәр күсене читлеккә утыртып, канәгать кыяфәт чыгарып алып китәләр, мин сиңа әйтим… Кемгә ничектер, ул озынкойрыкларның чинашкан тавышын ишетүгә, үземнең тәнем чымырдый. Бер елны авылда уңыш әйбәт булгангамы, алар нык үрчегән иде. Хәзер нинди генә чиста, токымлы күсе күрсәм дә, ялтыраган күзләре шул чактагы җирәнү хисен уятып җибәрә.

Әйе, йорт хайваны асрау буенча шәһәр халкы уздыра. Туганнарымның Рыжик исемле мәчесе турында күп яздым. Дүрт операция кичергән, бала подгузнигы киеп көн күргән, без ашаган ризыкка якын да килмәгән иркә песиебез ул. Инде алтынчы ел шуның белән яшәсәм дә, торган саен кыланмышына шаккатам. Ләкин Рыжикка булган игътибар чүп кенә икән, җәмәгать! “Парк Хаус”та мәчеләр күргәзмәсендә булып кайткач, моңа тамчы да шигем калмады.

МӘЧЕЛӘР

Ишек янында чират торганда ук оныгын иярткән бер әби белән таныштым. Матур, йонлач мәче баласы алырга килүләре икән. Инде күргәзмәдә янә очрашкач, әби: “Әстәгъфирулла, шулкадәр ямьсез песиләр бардыр дип белми идем. Коточкыч! Ә бәяләре, тфү… Моны алу өчен миңа ярты ел пенсияне җыярга кирәк бит”, – дип тезеп китте, йөзен сыта-сыта. 25 мең сум торучы сфинксны күреп гаҗәпләнүе иде әбекәйнең. Пеләш, кысык күзле “Британия сфинксы” дигән токымны күргәч, үзем дә борын җыердым.

– Сез аның күзләренең формасына карагыз. Бу аның фәлән-фәлән токымга каравын раслый. Мондый төрләр хәзер бик әз калды. Шоколад төсендәгесенең күзе ачык соры, ә тоныгракныкы – яшел. Тыныч холыклы, акыллы песиләр. Яхшы нәселдән, менә әнисенең фотографиясен карагыз… Алла боерса, әле тагын балаларга тиеш, көтәбез инде, – дип сатучысы мәче балаларын күккә чөеп мактарга тотынды.

Миңа сөйләве түгел иде аның! Янымдагы сары чәчле бер хатын күргәзмәгә сфинкс алырга махсус килгән икән. Киеменә, баласы кулындагы фотоаппаратка, ачкычына карасаң, бу шәрә мәчене “эх” та итмичә алырлык ул. Кызык, ләкин үзем бу песиләрнең бер генә плюсын күрдем – артыннан йонын җыясы юк. Чөнки ул бөтенләй юк. Күпме гаҗәпләнеп күзәтсәм дә, аларның төсе һәм күзе бер-берсеннән аерылуын гына аңламадым. Ә теге ханым миннән соң да җентекләп өйрәнеп калды…

“Шотландские вислоухие” дигән токымга күзем төште. Бусы безнең авыл песиләренә ныграк охшаган. Колаклары гына этнеке кебек асылынып тора. Читлеге янында әтисе белән әнисенең фотосурәте ябыштырылган, мактаулы исемнәре саналган. Шушы кечкенә өч төсле песинең бәясе – 30 мең.

– Моның бәясе нәрсәгә бәйле соң? – дим сатучысына, гаҗәпләнүемне яшермичә.

– Иң беренче чиратта – әтисенә. Әгәр күпсанлы медальләр алган, мондый күргәзмәләрдә җиңүләр яулаган икән, димәк, яхшы нәсел. Аннары, яшенә карап билгеләнә. Яшьрәк булган саен кыйммәтрәк. Бу күргәзмәдә 3-4 меңлекне дә табып була, – диде Ульяннан килүче Аня.

Монда бөдрә, йонлач, пеләш песиләрнең әллә нинди төстәге һәм зурлыктагысын күреп була. Бирегә мал табибы тикшерүе узган, кимендә өч айлык булган мәчеләр генә эләгә икән. Кайбер хуҗалар пескәйләрен яхшы токым белән “өйләнештерү” өчен килгән. Бусы да бушлай түгел, әлбәттә. Аннары, моның ише күргәзмәгә йорт хайваны сатып баеп ятучылар килә дип уйлый идем. Ялгышымны тулысынча таныйм. Пескәйләрнең күбесе сатылмый. Килү максатлары – яхшы бәя алу, җиңү яулау. Кайсы әйбәтрәк икәнен ничек билгелиләрме? Моны чит илләрдән килгән югары дәрәҗәле экспертлар хәл итә. Микрофон аша чакырганнан соң, һәр хуҗа хайванын тотып, шул жюри янына китә. Тегеләре мәчене берничә мәртәбә күтәреп, әле тегеләй, әле болай борып, эчләрен тоткалап карый. Югары балл алсалар, хуҗаларының ничек сөенгәнен күрсәгез! Песиләрен кочаклап үбәләр, якыннарына шалтыратырга тотыналар… Иң кызыгы – бу күргәзмәдә кешегә игътибар бөтенләй юк. Ярты сәгать мәче читлеге янында торсаң да, берсе бер күрми. Сорауга да теләр-теләмәс кенә җавап бирәләр. Ә ике песи хуҗасының ничек канатланып сөйләшүен ишетсәгез! Бөтен әңгәмә, әлбәттә, яраткан хайваннары турында. Фәлән җире авыртса нишләтергә, кайсы ветеринар яхшырак дәвалый, йоны матуррак булсын өчен нәрсә сыларга, кәефен ничек күтәрергә… Тагын песи белән уси-пуси дип сөйләшүләренә, яшь баланы яраткан кебек кулга алуларына исем китте. Алларына өчәр төрле ризык тезеп куелган – инде менә! Йоннарына чәч лагы кебек сыеклык сиптереп, бертуктаусыз тарап торалар. Ә мескен мәчеләр туеп, җәфаланып беткән, селкенерлек тә хәлләре юк. “Ксс-ксс” дип чакырганга әйләнеп тә карамыйлар. Чын күңелдән жәлләдем бичараларны. Эх, печәнлектә рәхәтләнеп йөрүче, тычкан тотып ашаучы песиләр мең тапкыр бәхетлерәктер болардан, мин әйтәм.

Күргәзмәдән тәэсирләнеп кайткач, дус егеткә шалтыратып, күргәннәрне сөйләдем. Берничә сәгатьтән смс килде: “Син кызыктырганнан соң, мин дә “Парк Хаус”ка киттем. Керү бәясе 95 сум икәнен белгәч, кире борылдым. Мәче күрү өчен акча түләп ятаммы соң?! Авылда да яңа гына бишне балалады, аларын да күреп туйган. Синең кебек песи җанлы булып булмады инде…”

ЭТЛӘР

Болары узган якшәмбедә “ ярминкәсе”нә җыелды. 70 тәңкәне түләп, бинага үткәч тә, эт исе борынны ярып керә. Монда күсе хәтле кечкенә көчектән башлап, бозау зурлыгындагы бөдрә терьерларга кадәр күрергә мөмкин. Әнә бер пудель хуҗасына ияреп, ринг эчендә йөгереп йөри. Бульдог берәү алдына менеп йоклап ята, далматинец алгы аякларын күтәреп, караучысының муеныннан кысып кочаклаган… Икенче почмакта бер хатын этен сүгеп маташа: “Җитте, тынычлан дидем бит! Тик тормасаң, хәзер кайтып китәбез йә машинага чыгып утырасың”. Мәче кадәр чихуа хуаның хуҗасы нишләргә дә белми – яраткан хайваны иртәдән бирле пес итми икән. Сәбәбе – чит урынны ятсыну, ди. Колакка нинди генә исем ишетелми: Берта, Ваня, Филипп, Ксюша, Бест… Хәтта ике танышның шушында очрашып, бер-берсенең этен кочаклап алуына шаһит булдым. Әйе-әйе, үзләре дә кочаклашмады, балаларына да исләре китми, ә этләрен “радость моя”, “солнце”, “чудо, как ты похорошел” дия-дия сыйпадылар.

Биредә халык игътибарын җәлеп итүче геройларның берсе – Аляска маламуты. Үзенә 8 ай гына булса да, гәүдәгә сарыктан зуррак, кыяфәте бүрене хәтерләтә. Үткән-сүткән һәр кеше шуны фотога төшереп, токымы белән кызыксына.

– Фатирда мондый эт тоту җайсыз түгелме? – дип сорыйм хуҗасыннан.

– Юк, аның гаиләбезгә биргән позитив энергиясен, ничек кәефне күтәрүен белсәгез! Бөтен түккән көчебез үзебезгә эйфория булып әйләнеп кайта. Иртән һәрберебез янына килеп, биттән ялап уятуы дисеңме… Ә кичен өйдә тик ятканчы, аның белән урамда йөреп керәбез. Монда үзебез кебек кинологлар белән танышу, этебезнең титулын белү өчен килдек. Токымы һәм яшенә карап, рингка ярышырга чыгачакбыз. Бу бүтән планета кебек, һәр кеше ачык йөзле, – дип канатланып сөйләде Миләүшә.

– Этләрнең хуҗасын тешләү очраклары турында еш ишетергә туры килә. Монда да бер генә эткә дә авызлык кидермәгәннәр. Артык адым ясарга да куркып йөрим. Курыкмыйсызмы?

– Русча әйтсәк, “собака бывает кусачей только от жизни собачьей”. Минемчә, яхшы тәрбия бирсәң, яратсаң, бер эт тә тешләми. Кыйнап, ачлы-туклы яшәтсәң – явызлана. Әлеге күргәзмәдә тешли торганнар юк, андыйларны үткәрмиләр. Теләсә кайсы янына барып, туйганчы сыйпый аласыз. Аны кечкенәдән юк-барга өрмәскә, үзеңне тыңларга өйрәтәсең инде. Менә без этләр мәктәбенә йөрибез. Анда хуҗасы янында йөгерергә, туктаса – туктап калырга өйрәтәләр, ярышларга әзерлиләр. Ул мәктәпкә йөрү бушлай.

– Монда эт асрауны акча эшләү чарасы буларак кулланучылар да бардыр?

– Менә безнеке 40 меңгә төште. Воронеждан алып кайттык. Андагы хуҗаның берничә эте бар, көчекләрен шулай сата. Ләкин аларны акча эшләү өчен асрый дип әйтмәс идем. Һәрберсен баладай якын итә! Мәсәлән, бер эте абрикос ярата. Сезон җиткәч, чиләк-чиләк абрикос ашаталар шуңа. Кайчан карама – рационнарында кызыл балык. Эшләнгән акчасы да этләрне тәрбияләргә, ашатырга, яшәтергә китеп бетә дигән сүз. Кинология белән этләрне яратмаган килеш шөгыльләнеп булмый. Алыштыргысыз дус, әгъзасы бит алар.

Күргәзмәдәге этләрнең күбесе, чыннан да, зал буйлап иркенләп йөри. Матурракларын балалар курыкмыйча барып кочаклый, сыйпый, үбә. Кыскасы, гаҗәпләнүдән авыз ачып озак басып тордым. Сатудагы көчекләр биредә берән-сәрән генә булып чыкты. Яңа күзе ачылган мәче баласы зурлыгындагы йоркширский терьерга игътибар иттем. Әлеге токым этләренең авырлыгы 4 килограммнан артмый икән. Мәче кебек кулда гына йөртергә мөмкин дигән сүз. 25 мең сумыңны чыгарып салырга кызганмасаң, әлбәттә. Ә ярымшәрә Кытай хохлатаясын 15 меңгә дә алып була. Ләкин анысының йөзе тирәсен кырып торырга кирәк, ди. Менә Яр Чаллыдан килүче Альбина ике таксасын сата алмыйча интегеп беткән. Туйганчы зарланды:

– Әтисе дә, әнисе дә – чемпионнары. Кризиска кадәр бу көчекләрнең бәясе 10-12 мең иде. Инде төшә-төшә 4 меңгә калдырдым. Хәзер арзан булганга шикләнеп карыйлар. Шушы 6 эт тә сатылмагач, анасын интектереп, балалатасы да юк…

Ләкин Артур исемле кинолог әйтүенчә, чын белгечләр этне теләсә кемнән алмый. Аның нәселен яхшылап тикшереп, заказ биреп, күпмедер вакыт көтәләр. Хәтта чит илдән 100әр меңгә кайтартучылар бар икән. Кама Тамагыннан килүче Галина да шуны куәтләп, үзенең Мэрлин белән Умка исемле этләре турында сөйләп китте. Ак төстәге себер лайкаларының матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бу ата һәм ана эт гел бергә йөри икән, ә хуҗалары көчекләрен сата. Бәяләре – 30 мең.

– Сөйләшүгә кадәр аңлыйлар, шулкадәр акыллы токым, балалар белән дә дус – искитмәле! Аларны “аягыңны бир” дип тә өйрәтәсе булмады. Беренче тапкыр әйтүдән үк тыңладылар. Бер зур караватта гаиләбез белән бергә йоклаган чаклар бар (гаилә дигәне ир белән хатын, бала һәм ике эт – Л.З.), тату яшибез. Җәен көн саен урамда йөриләр, авылдагы кәҗәләр белән дуслашып беттеләр. Көчекләре дә фатирга түгел, үз йорты белән торучыларга китсен дип хыялланабыз, – дип, этләрен мактады Галина.

Ши тцу (телне сындырырлык бу исемнәрне дә монда беренче тапкыр ишеттем – Л.З.) токымыннан булган Тольятти йонлачы белән дә таныштым. Хуҗасы тарый да тарый үзен, әллә нәрсәләр сиптерә, йонына резинкалар тагып бетергән. Ә эте сабыр гына телен асылындырып утыра… Дүрт бертөсле кара рус терьеры белән килгән гаиләне дә гаҗәпләнеп күзәттем. Һәркайсы бозау хәтле, йоннары күзен каплаган. Боларны ничек тыеп бетерергә кирәк, мин әйтәм. Менә Англия бульдогының ник бертуктаусыз калтыравын сорагач, хуҗасы: “Күргәзмәдә беренче тапкыр, шуңа борчыла”, – дип елмайды. Күбесе янында 50шәр килограммлы “Pedigree” торгач, нәрсә ашауларын сорап тормадым.

Малның хуҗасына охшавына күргәзмәләрдән соң тагын бер кат ышандым. Әле тышкы кыяфәтләренә карап кына да шундый фикер туа, характерлары турында да озак сөйләп була. Шуны гына әйтәм: кайберәүләрнең эт белән мәчесенең яшәешенә, аларга булган игътибарга көнләшерлек, билләһи. Ничек кенә мактасалар да, фатирда шуларны асраган хуҗалар тормышына гына тамчы да кызыкмадым.

Ә инде фатирга җәнлек алып кайтыр алдыннан җитди уйларга киңәш итәбез. Өйдә хайван тоту аркасында килеп чыгарга мөмкин булган авырулар турында да тиздән газетабызда язарбыз.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии