Уңышны койрыгыннан тот: Юлбарыс елын ничек каршыларга?

Уңышны койрыгыннан тот: Юлбарыс елын ничек каршыларга?

ТАБЫНЫҢ НИНДИ БУЛСЫН?

Үгез елына алмашка Юлбарыс килә. Бу елны каршы алганда табынга нәрсә куярга? Уңган хуҗабикәләр бу сорауга җавапны күптән белә, ә кайберләре әле һаман газета-журналлар һәм интернет киңлекләрен күзәтә. Яңа елны ничек каршы аласың, елың да шулай үтәчәк дигән сүзләргә ышанабыз, шуңа да Яңа ел табыны мул һәм сый-хөрмәткә бай булырга тиеш.

Юлбарыс – ерткыч җәнлек. Димәк, Яңа ел табынының төп күрке ит булырга тиеш. Ул күбрәк булган саен яхшырак. Сарык, сыер, кош-корт итен сайларга була. Әзерләү ысулы мөһим түгел: юлбарыс аны ничек тә ярата. Төрле колбаса, ит рулеты да бәйрәм табынын бизәр. Ит эшләнмәләре янына яшел тәмләткечләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш куярга кирәклеген дә онытмау зарур.

«ТАБЫНДА ПИЛМӘН ҺӘМ КАЗ БУЛЫРГА ТИЕШ»

Арчада яшәүче Алсу Хисматуллина инде берничә ел рәттән Яңа ел табынын якыннары өчен генә түгел, башка гаиләләр өчен дә әзерли. Тәмле ризыклары белән үз гаиләсен генә түгел, башкаларны да сөендерә. Чакырган кешегә килеп, заказга табын корып бирүче ул. «Яңа ел көнендә дә тик тотмыйлар, заказларым күп, Аллаһка шөкер», – ди ул көлеп.

– Өйгә табын әзерләргә чакыручылар шактый, чөнки кеше өйдә әзерләнгән ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Йорт ризыгы тәмлерәк тә. Яңа ел табынын мин кулдан бөгелгән пилмән һәм тутырылган каздан башка күз алдына китерә алмыйм. Бу ел – Юлбарыс елы. Димәк, иткә өстенлек бирергә кирәк. Аны берничә төрле итеп пешерергә мөмкин. Кыздырырга, суда пешерергә яки грильдә тотарга. Какланган каз да табынны бизәр. Кемгә ничек ошый. Миңа калса, бәйрәм көнендә тиз пешерә торган ризык һәм Корея кухнясыннан баш тартырга кирәк.

Алсу Яңа ел табынына һәр ел да каз пешерә, җиңелрәк салатларга һәм кабымлыкларга өстенлек бирә. Әле кейтеринг дип аталган яңа форматта да эшли башлаган. Бу – әзер ашамлыкны матур итеп ясап, табынга чыгару дигән сүз. Кешеләр ризык салынган тәлинкәне пакеттан алып табынга гына куя. Заказ биргән кеше өчен бик уңайлы.

КАЗ ПЕШЕРҮ серләрен газета укучыларына да ачты Алсу:

– Каз пешерү өчен казны бер көн алдан тозлы суга салып калдырырга кирәк. Мин үзем бер чиләк суга бер кап тоз салып болгатам һәм казны шунда салып калдырам. Икенче көнне алам һәм эченә ике яшел алма турап салам, 250 грамм кара тәмле исле җимешне дә кушам һәм тегеп куям. Тышкы яктан ике аш кашыгы балга ярты бал кашыгы Грузия аджикасын салып майлыйм. Кибеттә сатыла торган махсус каз, тавык пешерә торган пакетка тыгып ике сәгать-ике сәгать ярыйм пешерәм.

Исеңдә тот: казны ике кат пакетка төрсәң, казның мае агып чыкмас.

Алсу Хисматуллина

Алсудан тәмле «ЦЕЗАРЬ» САЛАТЫ:

– Шулай ук үземнең «фирменный» соус белән ясалган «Цезарь» салаты рецептын да әйтәсем килә. Бу салатны барысы да ярата, рецептын сорап алалар. Пекин кәбестәсен шакмаклап турап тәлинкәгә салырга һәм соус әзерләргә керешергә. Моның өчен бер тәлинкәгә майонез салабыз. Аңа бер лимонны сыгып, суын кушабыз һәм бер кечкенә сарымсак өлешен салып болгатабыз. Шуны кәбестә өстенә салабыз. Тавык түшен шакмаклап турыйбыз һәм коры аджика тәмләткечен кушып, кыздырып алабыз. Янә салатка өстибез һәм өстенә соус салабыз. Аннан помидор турап салырга һәм өстенә бераз соус өстәргә. Сырны угычтан уып салырга һәм соңгы катка кипкән ипи (сухарик) салырга. Аны да үзебез ясыйбыз. Ит кызган табада биш минут шакмаклап туралган ипине кыздырып алабыз.

КЫЗДЫРЫЛГАН ТАВЫК

Тавык кисәкләрен маринад белән болгатабыз һәм берничә сәгатькә шулай калдырабыз. Маринад өчен томат пастасы, соя соусы, имбир, бал, тәмләткечләр (тоз, борыч, үләннәр) кирәк.

Эш барышы: имбирны кыргычтан кырып, шуны бал белән болгатып куярга. Әзерләгән әйберләрдән маринад ясап, тавыкны болгатып, берничә сәгать тотарга. Аннары 180 градуста 45-50 минут пешереп, алыр алдыннан икенче ягын әйләндереп кыздырып алырга да була.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариевадан «КОЯШКАЙ» САЛАТЫ

Салат өчен 4 йомырка, 1 кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез кирәк. Әлеге салат катлам-катлам ясала.

Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.

Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина үзенең инстаграм сәхифәсендә тәмле салат рецепты белән бүлешә.

КАТЛЫ САЛАТ

1 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;

2 кат кыздырылган суган;

3 кат ысланган тавыкның түш ите, майонез;

4 кат угычтан уылган алма;

5 кат йомырка, тоз, борыч, майонез;

6 кат консервланган ананас;

7 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;

8 кат кыздырылган суган;

9 кат ысланган тавык ите;

10 кат угычтан уылган алма;

11 кат консервланган ананас;

12 кат йомырка, тоз, борыч, майонез.

Өстенә сыр уып, әстерхан чикләвеге һәм яшел суган кыягы белән бизибез.

«ЧЫРШЫ ШАРЛАРЫ» ЗАКУСКАСЫ

Яңа ел табынына дип махсус әзерләнгән бу ризыкны күргәч, авыз иткәч, кунакларыгыз телен генә йотып калмас, сезнең бай фантазиягезгә дә сокланыр. Ә аны әзерләү бик җиңел. Ярты сәгать тирәсе генә вакытны ала.

200г краб таякчыклары, 100г сыр, 2 данә йомырка, 5 аш кашыгы майонез, 2 тырнак сарымсак, 6 данә зәйтүн (оливки), яшел суган, тәменчә тоз кирәк.

Краб таякчыкларын кыргычтан уабыз. Аз гына өлешен панировка өчен читкә алып куябыз. Калган өлешенә кыргычтан уылган сыр кушасы. Шушы ук эшне йомырка белән дә эшлибез: аны да кыргычтан чыгарып, сыр һәм краб таякчыклары янына саласы. Бу катнашмага уылган сарымсак һәм майонезны салып, тоз кушып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массадан шарчыклар ясыйбыз, читкә алып куелган уылган краб таякчыкларында әвәлибез. Хәзер ризыгыбызны бизисе генә кала. Төшләре алынган зәйтүннәрне урталай (аркылыга түгел) ярабыз, суган кыякларын озынчага нәзек кенә итеп телгәлибез. Бу кыяклар – шарны «элеп куя торган» бау ролен үтәячәк. Аны зәйтүн «боҗрасы» аша чыгарабыз, һәм шарлар өстенә куябыз.

«МАНДАРИН» КАБЫМЛЫГЫ

Яңа ел табынына чакырган кунакларыгызны шаккатырасыгыз килсә, шушы рецепт буенча «мандарин» ясап карагыз!

180 г тавык күкрәге, 3 уртача кишер, 130 г сыр, 2 йомырка, 2 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы каймак (10 процентлы), тоз, тәменчә борыч, бизәү өчен кара борыч кирәк.

Кишер һәм йомырканы пешерәбез һәм вак кыргыч аша чыгарабыз. Сырны шулай ук вак кыргыч аша чыгарасы. Сарымсакны вак итеп турыйбыз, яки пресста сытабыз;

Йомырка, сыр һәм сарымсакны бергә кушабыз, 2 аш кашыгы каймак өстибез. Бераз тозлыйсы һәм болгатабыз;

Тавык итен теләсә нинди ысул белән әзерләргә була һәм вак-вак итеп турыйбыз. Өстенә 1 аш кашыгы каймак саласы, кирәк булса, бераз тоз сибәсе. Иттән шарик ясыйбыз;

Сыр һәм йомыркадан коймак ясыйбыз, аның уртасына тавыктан ясалган шарны салабыз да, коймакка төреп куябыз, аннан килеп чыккан шарны кишер катламына төреп куярга кирәк.

ТӘМЛЕ КАБЫМЛЫК

Сабада яшәүче Гөлфинә Хуҗиәхмәтова бу елны Яңа ел табынына кулдан бөгелгән пилмән һәм кыздырылган каз куярга ниятли. Җиңелчә һәм гаиләсе яратып ашый торган салатлар да ясаячак ул. Бик тәмле һәм тиз әзерләнә торган кабымлык рецептын сезгә дә тәкъдим итә.

Лаваш (ике җәем), краб таякчыклары, эретелгән сыр, сарымсак, майонез яки каймак кирәк.

Бер савыт эретелгән сыр белән ике аш кашыгы майонезны яхшылап болгатабыз, петрушка, укроп турап салабыз. Лавашның беренче катына әлеге массаны яхшылап сылыйбыз. Аның өстенә икенче кат лаваш җәябез.

Аерым тәлинкәгә краб таякчыкларын ваклап турыйбыз, сарымсакны вак кыргычтан үткәрәбез, бер аш кашыгы майонез салып яхшылап болгатабыз һәм лаваш өстенә җәябез. Лавашны рулет сыман итеп төрәбез һәм пакетка салып суыткычка 15 минутка куеп торабыз.

БӘЙРӘМ ЭЧКӘ АВЫР...

Төнге сәгать 12гә кадәр табын корасың һәм йоклар алдыннан артыгын ашап ташлыйсың. Яңа ел төнендә күпләр шулай эшли. Тәмле дә, сәламәтлеккә зыяны да булмаган ризыклардан торган табынны ничек әзерләргә? Нәрсәдән баш тартырга? Нутрицолог Лилия Әкбәрова киңәшләрен тупладык.

– Халыкта Яңа ел табыны турындагы күзаллаулар совет чорыннан сакланып килә. Бәйрәм өстәлендәге ризыклар арасында –традицион «Оливье» һәм «Шуба» салаты, кыздырылган тавык яки балык. Боларның барысын да Совет фильмнарында күрергә мөмкин. Бу традиция әле дә саклана. Әмма хәзер яшьләрдә Яңа ел өстәле өчен җиңелрәк ризыклар әзерләү тенденциясе бар, – ди белгеч. – Яңа ел бәйрәмендә эч авыртуыннан интекмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәм:

– 31нче декабрьдә төнге уникене көтеп, ач утырмагыз. Кичке 8–9ларда яхшы гына итеп кичке аш ашагыз. Парда пешкән балык, кош ите файдалы булыр. Сатып алынган соклардан ераграк торыгыз, кайнатылган компотка өстенлек бирегез, яшел чәй эчегез.

– Яраткан ризыкларыгыздан баш тартмагыз, ләкин һәр салат, кабымлыкның өлешен, порциясен киметегез. Кешенең тәүлек нормасы – ике-ике мең ярым килокалорий. Тәүлек нормасын бер ашауда тутырырга кирәкми.

– Табынга яшелчәләр куярга онытмагыз. Алар углевод алмашын нормальләштерә, тиз арада туенырга булыша. Өстәвенә, яшелчә түбән калорияле.

– Майонез – зарарлы продукт. Аны каймак яки табигый йогырт белән алыштырыгыз.

– Акрын ашарга, ризыкны яхшылап чәйнәргә тырышыгыз.

– «Тамак туйды, күзем туймады» кагыйдәсенә буйсынмагыз. Ризыктан авыз иткәндә, эчемлекләр кулланганда иң төп һәм мөһим кагыйдә – чаманы белү.

СЫНАМЫШЛАРЫ ДА БАР...

Елны ничек каршылыйсың – шулай үткәрәсең дә, дип санаучылар күп. Яңа елны каршылаганда нишләргә соң?

1. Ызгыш-талашны калдырып тор. Ике арада бәхәс чыга икән, һәрнәрсәне мәзәккә әйләндерергә ашык. Юлбарыс талашканны яратмый.

2. Өеңне җыештыр, Яңа елга чиста килеш кер. Юлбарыс – чиста җәнлек һәм шапшак кешеләрне яратмый.

3. Бәйрәм алды көнендә идәннәрне юарга ярамый – байлыгыңны юып чыгарырсың.

4. 30нчы декабрь көнне чәчеңне кисмә – иминлегең какшар.

5. Узып баручы ел турында начар сөйләмә, Юлбарысның ачуын чыгарырсың.

6. Юлбарыс елына бик мөһим билге: бәйрәм өстәле артында ир-ат утырырга тиеш.

7. Яңа ел төненнән соң үлчәүгә басмагыз – гаҗәпләнүдән кәефегез төшәргә мөмкин.

КЫТАЙЛЫЛАР БЕЛӘ

Көнчыгыш календаре буенча 2022нче ел – Су Юлбарысы елы. Белгечләр аны дөрес каршыларга киңәш итә, бары тик шул очракта гына бәхет сезне урап узмас. Кытайлылар исә Яңа ел бәйрәмендә һичшиксез пилмән пешерергә өнди. Алар фикеренчә, Яңа елны бар шартын китереп каршыласаң, ел хуҗасының күңелен күрсәң, ел уңышлы булачак.

Нәкъ быел Яңа ел төнендә йокламаска кирәк икән. Хәтта бәйрәмне яратмасаң да. Югыйсә, бәхетеңне йоклап калырга мөмкинсез, дип саный Кытай халкы.

2022нче ел ишек какканда елмаеп-көлеп, уйнап-биеп торыгыз. Киемегез табигый тукымалардан, зәңгәрсу, зәңгәр, кара, яшел, көрән яисә зәйтүн җимеше төсендә булсын.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии