УЗИга барырга уйласаң…

УЗИга барырга уйласаң…

Күптән түгел медицина дөньясында УЗИ диагностикасының яңа алымы барлыкка килде. Ультротавыш эластографиясе организм тукымаларының катылыгын тикшереп, онкологик чирләрне, бавыр циррозын һәм органнарның ялкынсынуын башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итә.

Яңа булуына карамастан, әлеге алым киң кулланылышка кереп тә өлгерде инде. Урология, гинекология, маммология һәм башка эчке органнарны дәвалау белән шөгыльләнә торган клиникаларда файдаланалар аны.

Ничек эшли?

Нинди дә булса чир булса (бигрәк тә яман шеш яки ялкынсыну), организм тукымасында үзгәрешләр күзәтелә. Авырту сизелгән турыга УЗИ датчигы ярдәмендә җиңелчә генә басып, орган тукымасының ни рәвешле кысылуын-сузылуын карыйлар. Программа тукыманың сузылучанлык дәрәҗәсен исәпләп чыгарып, аны экранда күрсәтә.

Өстенлекләре.

Эластограмма чирне башлангыч чорында ук күрсәтә, шулай булгач диагноз кую өчен дистәләгән ысул куллануның кирәге калмый. Процедура бернинди авыртусыз башкарыла. Табибның кулы белән тотып карап кына куйган диагнозына караганда, эластография куйганы төгәлрәк була. Эластография күрсәткән нәтиҗә буенча биопсиягә анализ бирергә кирәкме-юкмы икәнен дә аңлап була.

Кайсы органнарны тикшертергә:

– органнарның өске ягындагы (аеруча йомшак) тукымалары;

– лимфа төеннәре;

– калкансыман биз;

– ашказаны асты бизе;

– бавыр;

– җенес әгъзалары;

– сөт бизләре.

Тикшерү нәтиҗәләре төгәл булсын өчен нәрсә эшләргә?

Ультратавыш эластографиясенә кайсы әгъзаны тикшертүгә карап әзерләнергә кирәк. Әйтик, сидек бүлеп чыгару системасы органнарын сидек куыгы тулы килеш тикшертәләр. Ә сөт бизләрен тикшертү өчен алдан хәстәрен күрү кирәк түгел.

Изображение удалено.

УЗИ үткәрүче табиб һәр орган тукымасының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белә. Һәм аппарат чыгарган нәтиҗәләр буенча төгәл диагноз куюга ирешә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә ультратавыш эластографиясе алымын кулланалар. Белешмәләр өчен телефон:(843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында.

Комментарии