- 01.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гирудотерапия, ягъни сөлек белән дәвалау моннан өч мең ел элек барлыкка килгән. Гиппократ, Гален, Әбүгалисина, авыруларының хәлен җиңеләйтү өчен, сөлек сала торган булган. Мисыр фиргавеннәре дә шул ысул белән дәваланган. XVIII гасыр ахыры-XIX гасырның беренче яртысында гирудотерапия аеруча киң таралган. Табиблар берьюлы 200әр сөлек сала торган булганнар. Билгеле инде, артыгын тырышып ташлау кире нәтиҗәләр китереп чыгарган. Шулай итеп, күпчелек табиблар сөлек белән дәвалаудан ваз кичкән. Ә бүген гирудотерапия белән кызыксынуның яңа дулкыны күтәрелеш алды.
Әлеге күренеш модага иярү генә түгел. Белгечләр чамасын белеп кулланганда сөлек салуның бик файдалы булуын исбатлады инде. Ул неврология, дерматология, гинекология һ.б. тармакларда файдаланыла.
Гинекологиядә, мәсәлән, гирудотерапия ярдәмендә аналык муентыгы эктопиясе, күкәйлектәге киста, эндометриоз, аналык миомасы, кольпит, вульвит, балага уза алмау, күрем алды һәм климакс синдромы һ.б. чирләрне дәвалыйлар. Неврологиядә исә остеохондроз, башның еш авыртуы, атеросклероз, контузия, баш мие җәрәхәте, депрессив халәт булганда сөлек салуның файдасын күрәләр.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә табибә Альбина Әмировна Борһанова җитәкчелегендә гирудотерапия ярдәмендә дәвалыйлар. Сөлек салу ничек башкарыла соң? Авыруның тәненә биш-җиде сөлек куела. Ул укол кадагандагы кебек авырттырмый, гадәттә, черки тешләгән кебек кенә була. Сөлек тәнне тиешле өлешенә кадәр тешли дә авыруның канына селәгәен агыза башлый. Ә ул исә кан әйләнешен яхшырта. Сөлек бары тик тәннең авырту булган өлешендә генә «эшли», шуңа күрә бөтен организмга тарала торган дару препаратларыннан нәтиҗәлерәк санала. Селәгәйдәге файдалы матдәләрне кертеп бетергәннән соң, сөлек зарарланган канны суыра. Авыру бер сеанс вакытында күп дигәндә 15 мл кан югалта. Аннан соңгы берничә сәгать дәвамында да шуның кадәр үк кан бүленеп чыгарга мөмкин. Сөлек тешләгән урыннан кан саркып тору бер тәүлеккә сузылса да борчылырга кирәкми – ул үзеннән-үзе туктаячак. Гирудотерапия сеансы, гадәттә, бер сәгать үтә. «Эш»тән кайчан туктарга кирәген сөлекләр үзләре аңлый һәм тәннән куба. Сөлек салу ярдәмендә дәвалауның күпме дәвам итәсен табиб үзе хәл итә.
Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Реклама хокукында.

Комментарии