Күзләр – күңел көзгесе

Күзләр – күңел көзгесе

«Күзләр – күңел көзгесе» дип борынгылар бик тә белеп әйткән. Күзләре әйбәт күрүчеләр – иң бәхетле кешеләр.

Тик, ни кызганыч, бүгенге көндә күз авырулары кискен арта бара. Бу хәл олылар арасында гына түгел, кечкенә сабыйлардан алып, мәктәп укучылары арасында да киң таралган. Тормышыбызга үтеп кергән кесә телефоннары, гаджетлар, ноутбуклар, компьютерларның йогынтысы гына дип саныйм мин бу хәлне. Һәм минем белән күпләр килешер дә. Бүгенге көндә уңга карасаң да, сулга карасаң да һәркемнең кулында телефон. Ул безнең күптән инде тормыш рәвешенә әверелгән.

Улымның да, кызымның да күзләре начар күрә. Икесе дә ерактан начар күрү сәбәпле күзлек кияләр. Сизеп, күреп торам, күзлек кию аларга бер дә рәхәт түгел. Тик шуннан башка урамга да чыга алмыйлар. Быелны улым: «Әни, күзлекне саласым килә, шул кадәр туйдым мин аннан. Кыш көне парланып интектерә, йә колакчыны сынып җәфалый. Әллә операция ясатыйкмы соң?» – дип кабатлый башлагач, ирем белән киңәшеп, төпле бер карарга килдек. Ясатырга икән, ясатырга!

Эшемдә ялларга гариза яздым да, укулары башланганчы дип, улым белән Казанга күз дәвалау клиникасына юл тоттык. Әлбәттә, башта таныш-белешләр белән аралашып, бу клиника хакында шактый мәгълүмат туплап өлгергән идем инде. Барысы да мактаганга күрә, шунда барырга уйладык.

Телефон номерларын танышлардан алып, язылып, кабул итү көннәрен, сәгатьләрен сөйләшеп куйдык. Шунысын искәртәсем килә: табиблар бик игътибарлы, телефонның кайнар линиясеннән сөйләшүче оператор кызлар-егетләр дә һәр сорауга җавапларны энәсеннән җебенә кадәр гади кеше аңларлык итеп яхшылап төшендерәләр.

Улымның күзләренә superFemtoLASIK ысулы белән коррекция ясадылар. Операцияне үзебезнең татар милләте кешесе, яшь кенә булуына карамастан бик тә талантлы хирург Латыйпов Альберт Тимергали улы ясады. Билгеле, баламны операция бүлмәсенә алып кереп киткәч икеләнү-шикләнүләр дә булды: күзнең күрүе яхшыруына ышанып бетеп тә булмый, аннан соң операциянең нинди борылыш алачагын алдан белеп булмый шул. Барысы да белгечләр һәм Аллаһы Тәгалә кулында. Шулай да белгән догаларымны кабатлап, бары тик яхшыга өметләндем. Инде күзләренә операция ясатырга куркып йөрүчеләргә дә: «Курыкмагыз, барысы да яхшы булачак, бары тик өметсезлеккә генә бирелмәгез!» – дип әйтәсем һәм бераз мәгълүмат биреп үтәсем килә.

КҮЗНЕ ТИКШЕРТҮ

Операциягә кадәр диагностика үтәргә кирәк, ягъни табиблар иң элек операция ясарга ярыймы-юкмы икәнен ачыклый. Моның өчен күзне төрле яклап тикшерәләр: аның күрү сәләтен, күзнең басымын, күз алмасы үлчәмен, мөгез катлауның калынлыгын һ.б. Бу тикшерү якынча 1-1,5 сәгать дәвам итә. Бу көнне кара күзлек алып килергә онытмаска кирәк, чөнки тикшергәндә күзнең карасын зурайта торган тамчылар салгач, күз берара яктылыктан чагыла. Шулай итеп, улыма коррекция ясарга ярый булып чыкты. Аннары аның көнен билгеләдек (теләгән кеше инде икенче көнне үк операциягә килә ала, моның өчен озак вакыт көтәргә кирәкми, бары тиешле анализлар бирү генә төп шарт булып тора, без анализларны биреп килгән идек). Әмма шунысы да бар: күзләргә коррекцияне бөтен кешегә дә ясарга ярамый (аерым бер чикләүләр бар), шуңа күрә кайберәүләргә бу уйларыннан кире кайтырга да туры килә.

Табиб операциягә кадәр үтәлергә тиешле кагыйдәләрне алдан ук әйтеп, кисәтеп куя: операция көнендә бизәнергә, биткә төрле кремнар сөртергә ярамый, чәчләр юылган, ә өстә исә уңайлы кием булырга тиеш. Тагын бер төп кагыйдә: диагностика алдыннан да һәм операциягә кадәр дә линзалар киеп йөргән кешегә бер атна чамасы күзлектән йөрергә кирәк.

КӨТЕП АЛЫНГАН КӨН

Операция буласы көнне билгеләнгән сәгатьтән 40 минутка алданрак киләсең, чөнки әзерлек эшләре өчен вакыт таләп ителә (бүген дә кара күзлек турында онытмау мөһим!). Килешүне төзеп, кәгазь эшен тәмамлагач, махсус бүлмәгә алып китәләр. Биредә әзерлиләр, күзләргә авыртуны баса торган тамчылар тамызалар. Аннан соң операция бүлмәсенә үтәсең. Операция үзе якынча 20-25 минут тирәсе дәвам итә. Иң дулкынландыргыч вакыт шушы бүлмәдән чыкканда инде: торып баскач та, тизрәк як-ягыңа карана башлыйсың: барысы да күренә бит – яхшы күренә! Һәм син үзең, сөенә-сөенә (күзлексез!), икенче бер караңгы бүлмәгә кереп утырасың, ял итәсең. Бер сәгать чамасы вакыт үткәч, саклык чараларын өйрәтеп, күзгә салырга тиешле тамчыларны биреп, өйгә кайтарып та җибәрәләр. Хастаханәдә ятарга да кирәкми, бәйләнгән җир дә юк, кара күзлегеңне киясең дә туп-туры өеңә китәсең. Сүз дә юк, операция ясалган көнне күзләр бераз авырта, яктылыкка бик сизгер була. Ләкин бу әллә ни зыянлы түгел, барысы да вакытлыча гына, чөнки инде икенче көнне үк үзеңне яхшы хис итәсең. Ә иң мөһиме: яхшы күрәсең, күзлексез, линзасыз...

БОЛАЙ ДА БУЛА ИКӘН!

Күзләр яхшы күргәндә бөтенләй дә икенче инде: дөньялар да матуррак, көннәр дә яктырак кебек тоела. Кайвакыт башкалар да шулай күрәме икәнни дип уйлап та куясың. Күзләрнең күрүе яхшырганнан соң урамга чыккач булган беренче тәэсирләрне сүз белән аңлатып та, кәгазьгә язып бетереп тә булмый. Бу юлларны мин баламның кичерешләренә нигезләнеп язам. Шунысын әйтә алам: элек урамдагы элмә такталарга, төрле язуларга караганы да юк иде. Хәзер исә рәттән бөтенесен укыйсы, тирә-якны күзәтәсе килә... Улымның: «Әни-и-и! Мин бит күрәм! Дөнья искиткеч матур икән бит!» – дигән сүзләренә күңелем ярларыннан ташый...

LASIK ысулы белән ясала торган күзгә эксимерлазер коррекция бүгенге көндә күзнең күрүен яхшырта торган иң заманча һәм нәтиҗәле ысуллардан санала. Ул ерактан, якыннан күрә алмаучанлыкны, астигматизмны бөтенләйгә бетерә ала. Операциядән соң бернинди җөйләр дә калмый. Лазер компьютер белән идарә ителә. Компьютерга һәр пациентка шәхсән тупланган мәгълүматлар белән лазер коррекциясенең күләмен төп-төгәл билгеләгән махсус программа урнаштырыла. Казанда да әлеге төр операцияне ясый торган клиникалар бар. Бәяләргә килгәндә, ул күзнең күрүе нинди дәрәҗәдә булуына бәйле: якынча 14 меңнән 16 мең сумга кадәр (бер күзгә).

КЕМГӘ, КАЙЧАН, НИЧЕК?

Операция ясатырга теләгән кешедә иң еш туа торган сораулар:

* Күзләргә лазер белән коррекция ясау өчен аның күрү сәләте ни дәрәҗәдә булырга тиеш?

Операция ерактан күрә алмау –15 D кадәр, якыннан күрә алмау +6 D кадәр, ә астигматизм +/–6 D булганда ясала. Операцияне кемгә ясарга ярый, кемгә юк икәнен бары табиб кына хәл итә ала.

* Операция ясаганда күзләр авыртамы?

Операция ясар алдыннан күзләргә махсус тамчылар салына, шуңа күрә бернинди авырту да сизелми.

* Операциядән соң күзнең күрүе 100 процент булачакмы?

Билгеле, операция ясатырга карар кылган һәр кеше күзләренең идеаль күрүен тели. Әмма һәр кешегә дә 100 процент күрүне гарантияләп булмый, кемнеңдер ул – 70, кемнеңдер 80 процент булырга мөмкин. Бу күп төрле факторларга бәйле. Шул исәптән кешенең әлеге моментта ни дәрәҗәдә күрүенә дә, тумыштан бирелгән күрә алу сәләтенә дә. Операциядән соң күзләрнең ничек күрәчәген табиб алдан ук әйтеп куя.

* Коррекцияне ничә яшьтә ясатырга ярый?

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен операция ясатуның иң яхшы чоры – 22 яшьтән 45 яшькә кадәр. Дөрес, искәрмәләр булырга мөмкин, алданрак яки хәтта 45тән соң да коррекция ясатырга була, ләкин бу һәр кеше өчен шәхсән хәл ителә.

* Операциядән соң нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?

Операциядән соң табиб күзләргә махсус тамчылар билгели, билгеле бер вакыт дәвамында аларны тамызып торырга кирәк. Чикләүләр, нигездә, гигиена процедураларына кагыла. Операция ясалган көндә күзләргә су, сабын һ.б. тидерергә ярамый. Аннан соң бер атна чамасы бизәнергә рөхсәт ителми. 1-2 атна чамасы күзне ардыра торган эшләрне мөмкин кадәр киметергә кирәк: телевизор карау, компьютерда утыру, китап уку турында онытып торыгыз, авыр физик эшләр эшләмәгез. Күзләргә микроблар, бактерияләр керүне кисәтү өчен, ике ай сауна, мунчага кермичә, бассейнга йөрмичә тору зарур. Аннан соң 1 елга якын футбол, баскетбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнмичә торырга кирәк. Иң мөһиме: табиб кушкан барлык киңәшләрне үтәп барырга, шул вакытта барысы да яхшы булачак.

* Операция ясатканнан соң вакыт үтү белән күзләрнең күрүе яңадан начарланырга мөмкинме?

Операциядән соң күзнең күрүе 1-2 атна дәвамында тернәкләнә. Коррекциядән соң булган нәтиҗә еллар үтү белән дә үзгәрмәячәк, бу инде вакыт белән исбатланган. Әлеге төр операцияне ясый башлаганчы бик күп тикшерүләр үткәрелгән. 80нче еллар ахырыннан бирле бүгенге көнгә кадәр инде миллионлаган операция ясалган. Һәм шушы көнгә кадәр күзнең күрү сәләте яңадан начарлану очракларының күзәтелгәне юк. Әмма табиблар шуны алдан ук кисәтеп куя: организмда яшь белән бәйле үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 45-50 яшьләрдән соң якыннан күрә алу начарланырга мөмкин.

* Бала тапмаган хатын-кызларга күзләренә операция ясатмыйча торырга кирәк дип әйтәләр, бу дөресме?

Бала тапмаган хатын-кызларга да күзләренә операция ясатырга ярый. Бәбиләгәннән соң күзләр начарлана икән, бу операция ясату белән бәйле түгел. Бала табар алдыннан, кагыйдә буларак, күзнең челтәр катлавын тикшертү мөһим. Ул нәзберек булган очракта, аны ныгыту әһәмиятле. Бала тапканнан соң күзнең күрүе начарлана икән, димәк, баштан ук күзнең челтәр катлавы бик нәзберек булган. Иң мөһиме шул: бу төр операцияне бала көткән вакытта һәм бала имезгән чорда ясатырга киңәш ителми.

Кирәк булган очракта клиника авыруга вакытлыча эштән азат итү кәгазе бирә. Дәваланган өчен түләгән акчаның билгеле процентларын налог органнары аша кире кайтарып алу мөмкинлеге бар. Операциядән соң да клиникадан шалтыратып, хәлләрне белешеп торалар. Бу хәл аеруча да шатландырды безне.

Менә шулай итеп, баламның күптәнге хыялы чынга ашты. Инде алдагы тормышы да якты булсын, шушы матур дөньяны үз күзләре белән күреп, сөенеп-шатланып кына яшәргә язсын берүк үзенә!

 Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии