- 01.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Табигать үзенә тарта. Иртә яздан кара көзгә кадәр, хәтта кышын да, болынлыкларда, урманнарда кеше өзелми. Язын чәчәкләр, яшел үләннәр, җәен җиләк, менә хәзер гөмбә-чикләвек көтә. Кайберәүләр дару үләннәре җыю хәстәрен дә күрә. Кыскасы, сый җитәрлек табигатьтә. Ләкин табигатьне аңлап яшәгәндә генә, ул файда китерә. Ә саксыз кылансаң, миһербансыз булсаң – сәфәрең начар төгәлләнергә дә мөмкин. Әйтик, еланнар…
Елан сүзен ишетүгә, күпләр сискәнеп китәр. Чөнки ул гаять куркыныч итеп тасвирлана. Әкиятләрдән алып, тормыштагы хикәятләргә кадәр аннан да яман җан иясе юк. “Сихер-золым да еш кына аның белән бәйле икән… Әкиятләрдә дә елан юкка гына котчыккыч зәһәр җен-пәригә әверелми…” Кем генә менә шундый шомлы сөйләшүләрнең шаһите булмаган икән?!
Ләкин еланнан алай куркырга кирәкми. Ул гаять файдалы җан иясе. Аны күрү белән үтерергә да ташланмагыз. Яшәсен. Аның да яшәргә хакы бар. Әле ул шул тормышы белән табигатьне күпме тычканнардан, корткыч бөҗәкләрдән коткарыр. Төрле имеш-мимеш, хорафатлар белән агуланып беткән халык моны уйламый – агулы кара еланмы, зарар китерә алмый торган тузбашмы, аерып та тормастан, аны таптарга, изәргә керешә. Югыйсә тузбаш – бөтенләй зыянсыз елан. Аның агуы юк.
НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Еланнар июль-август аенда бер урынга күпләп җыела. Бу чорда алар бала чыгара. Хәзер исә иң ишле вакытлары. Игътибар, кара еланның кечкенәсе дә, хәтта яңа туган балалары да агулы.
Инде алай-болай еланнар җыелган урынга барып чыгасыз икән, курыкмагыз — алар беренче булып һөҗүм итми. Өстенә бассаң, аны үтерергә тырышсаң, тешләве дә мөмкин, билгеле. Ләкин аның үзенә куркыныч тудырсаң гына. Һәр җан иясе үз территориясен саклый бит. Менә елан да куркыныч туганда агрессивлана. Әгәр аның белән очрашырга туры килсә, саклану чарасы булмаса, хәрәкәтсез калыгыз. Ул үзе үк качу җаен карар. Койрыгыннан тотарга тырышмагыз. Аның хәрәкәте бик кискен, ташланып тешләп алмасын. Кара елан булу ихтималы булган урманнарга барганда, озын балтырлы итек, калын носки киегез. Чалбарыгыз калын тукымадан булып, тәнегезгә сыланып тормасын. Ә гөмбә эзләгәндә, озын таяк кулланыгыз. Сыртын кыздырып ятучы еланны тиз генә абайлап алу кыен. Ә таяк белән барганда, ул үзе үк үзен күрсәтәчәк яки качып китәчәк. Сукмактан атлаганда да таяк белән төрткәләп бару яхшыга. Чөнки еланнар юлларга, ачык җирләргә дә чыгып, кояш астында җылынып ятарга ярата. Ләкин аларның ис тою һәм ишетү сәләте бик түбән. Ул сезне күрми калырга, ләкин кинәт килеп чыккан кешегә ташланырга мөмкин. Инде палаткалар корып төн кунарга җыенсагыз, черек агач төпләре, ауган агачлар, чүп өемнәре янын сайламагыз. Җәйге җылы төннәрдә еланнар актив һәм учак җылысына җыелырга мөмкин. Төнлә хәрәкәт иткәндә бары тик фонарь белән яктыртып кына йөрегез. Ә палатканы җан ияләре кермәслек итеп томалагыз.
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ
Кара еланның (аны зәһәр елан дип тә атыйлар) тешләве куркыныч. Әгәр инде кемнедер елан чаккан икән, тешләгән урыннан югарырак кысып бәйләргә (ләкин жгут вакыты ярты сәгать чамасыннан артмасын), һәм 10-15 минут дәвамында ярадан агуны кабат-кабат суырып, төкерергә кирәк (бу кешенең үзенең дә авыз куышлыгында яралар булмавы мөһим). Беренче шешенү барлыкка килүгә, суыруны туктатырга. Авызны чайкатырга. Бик тиз башланган суыру процессында еланнан кергән агуның 30–50%ы тышка чыгарыла. Тешләнгән урынны селкетмәскә тырышыгыз, югыйсә кан әйләнеше тизләтеләчәк. Супрастин, димедрол яисә тавегил таблеткаларын каптырырга, авыруның борынына я ярасына 5-6 тамчы галазолин яисә санорин тамызырга кирәк. Каза күрүчегә күпләп су эчертергә тырышыгыз. Тиз арада больницага озату хәстәрен күрегез. Ләкин авыру гел ятып торырга тиеш. Тешләгән урында 2 теш эзе күренер. Авыру торган саен көчәер. 15–20 минуттан соң агу бөтен организмга тарала. Тешләгән урын башка якынрак булган саен ул куркынычрак. Башта кеше коса, башы әйләнә, башы авырта, тыны кысыла. Ярдәм тиешенчә күрсәтелмәсә, каны куеру нәтиҗәсендә тәне ойый. Аеруча авыр очракларда бөерләрдә һәм бавырда авыру эзләре кала. Вакытында беренче ярдәм күрсәтеп өлгермәсәң, кеше үлә. Еланның агуы язын куәтлерәк була. Шуңа күрә тешләве дә иртә язда куркынычрак. Соңрак агуы кими, чөнки ул инде ау вакытында аны шактый сарыф иткән була. Ә еланда агу запасы озак тулыландырыла.
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ! Еланнар – сихерче түгел. Алар бер җан иясен дә, шул исәптән кешене дә гипнозламый. Шулай ук баканы да гипнозлап авызына кертми. Дөрес, галимнәр баканың ни өчен еланнан, гадәттәгечә кабаланып сикергәләп качмаганын, сәер итеп кычкырганын әйтә алмый, анысы. Ул елан авызына үзе теләп килеп керә төсле. Шуңа да елан турында сихри уйдырмалар күптер…Еланнар арта…,
Комментарии