«Дару үләннәрен җиргә кар ятканчы җыярга була»

«Дару үләннәрен җиргә кар ятканчы җыярга була»

Җәй – җиләк-җимеш кенә түгел, ә дару үләннәре җыю чоры да. Юкә яфрагы белән мәтрүшкәне һәркем җыя, ә ишегалдында үсеп утырган тигәнәкнең дә файдалы үзлеккә ия булуын белә идегезме? Үләннәрне кайчан җыярга? Аларны ничек киптерергә. Бу һәм башка сорауларга фитотерапевт Фирая ЗАХАРОВА җавап бирде.

– Фирая ханым, халыкта үләннәрне Питрауга, ягъни 12нче июльгә кадәр җыеп бетерергә кирәк дигән сүзләр бар. 12сеннән соң дару үләннәре файдалы үзлекләрен югалтамыни?

– Юк, мин бу фикер белән килешмим. Кайсы территориядә урнашуыбызга карап, һәр кеше төрлечә фикер йөртергә мөмкин. Берәү районда бер үләннең чәчәген җыйса, кемдер шәһәрдә бу үләннең җимешен җыяр. Апрель аеннан алып җиргә кар ятканчыга кадәр дару үләннәре җыеп өлгерергә була әле.

– Хәзер, июль ахырында нинди үләннәрне җыеп алырга мөмкин?

– Барлык файдалы үләннәрне дә җыярга була. Әйтик, бака яфрагын, җиләк яфракларын, үги ана яфрагын, кычыткан, кандала үләнен, цикорий, ромашка, меңъяфрак, хан үләнен, канлы үләнне җыярга мөмкин. Июль ахыры – тигәнәк җыю өчен аеруча уңышлы вакыт. Тигәнәкнең дә файдасы зур. Чәчәк аткан тигәнәкне күп итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куярга кирәк. Кипкән тигәнәкнең бер данәсен бер чокыр кайнар суга салып эчсәң, буыннар сызламас. Ул яман шешкә каршы да дару булып тора. Хәзер каен яфрагы һәм кыр наратбашын да җыярга мөмкин.

– Үлән җыюның аерым вакыты бармы? Әйтик, көннең кайсы вакытында җыю яхшырак?

– Яңгырдан соң җыелган үлән күгәреккә тиз бирешә, аның шифасы калмый. Шуңа күрә дару үләннәрен явым-төшемсез көндә җыю яхшырак. Күбрәк коры вакытта, иртәнге якта җыялар. Составында эфир мае булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Аннары, күпләр үләннәрне сындырып җыя, ләкин кисеп җыйсаң яхшырак.

– Һәр даруның теге яки бу кешегә карата чикләүләре булган кебек, дару үләннәренең дә чикләүләре бармы?

– Дару үләннәреннән без күбрәк төнәтмә ясыйбыз. Ә ул һәр кешегә индивидуаль рәвештә, организмының үзенчәлекләрен истә тотып ясалырга тиеш. Кемгәдер сыеклыкны азрак кушарга, кемгәдер дару үләнен күбрәк кушарга кирәк. Дару үләне зыянлы түгел диючеләр ялгыша. Мәсәлән, йөкле хатыннарга үлән чәйләре эчәргә киңәш ителми. Кечкенә 5 яше тулмаган балаларга бу шулай ук тыела. Хроник чирләре булган кешеләргә дә сак булырга кирәк. Алар белән дәваланыр алдыннан иң элек кан басымын, кандагы шикәр күләмен, ашказаны эшчәнлеген тикшертергә кирәк. Бу эшкә тотынганчы анализлар тапшыру, УЗИ ясату да яхшы булыр.

– Дару үләннәрен киптерү турында да сөйләсәгез иде. Кайберәүләр киптергәннән соң, пакетларга салып, җыеп куя. Бу дөресме?

– Үләннәрне җыйгач, аны таратып киптерергә кирәк. Мәтрүшкә, ромашканы бәйләм итеп җыеп киптерсәң яхшы. Ләкин бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: күпләр тизрәк кипсен дип үләнне тәрәзә төбенә, кояш күбрәк төшә торган урынга урнаштыра. Үләннәр җилле урында кибәргә тиеш. Шуңа күрә аларны киптерү өчен иң кулай урын – чорма. Киптереп алгач, аларны банкаларга яки савытларга тутырып алып кую яхшырак.

– Иммунитетны үлән төнәтмәсе эчеп ныгытып буламы? Хәзер, вирус таралган чорда, күпләр үлән чәйләре эчүгә күчте бит…

– Иммунитетны үлән төнәтмәсе эчеп кенә ныгытып булмый. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Беренчедән, кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Вакытыңны күбрәк саф һавада үткәр, зыянлы ашамлык һәм эчемлекләр кулланма. Икенчедән, иммунитет нык булсын өчен кешенең ашказаны, эчәк системасы яхшы эшләргә тиеш. Моның өчен парда пешерелгән ризыкка өстенлек бирү зарур. Кипкән җимешләрдән компот, морс, кесәл кебек эчемлекләрне дә күбрәк кулланырга кирәк. Шулай ук ит, диңгез балыгы ашаган кеше сулыш юллары авыруларын җиңелрәк кичерә. Арыслан койрыгы, бөтнек, песи үләне, эт тигәнәге, сары мәтрүшкә бик яхшы тынычландыру үзлегенә ия. Каен яфрагы, гөлҗимеш бөерләргә файдалы булса, меңъяфрак, сары мәтрүшкә, ромашка бавырга шифалы. Киптерелгән җиләк-җимешне дә күбрәк ашарга һәм ачы шоколад кабып куярга да киңәш итәр идем.

Фирая Захаровадан ВИТАМИНЛЫ ЧӘЙ рецепты.

– Елның теләсә кайсы вакытында ясап эчәргә мөмкин булган витаминга бай үләннәр исемлегенә бөтнек, гөлҗимеш, кара һәм кызыл миләш, дүләнә, бака яфрагы, кура җиләге, карлыган һәм җир җиләге яфрагы керә.

Бөтнек чәе ашказаны эшчәнлеге бозылганда эч авыртуын киметә. Буыннардагы авыртуларны һәм киеренкелекне бетерергә ярдәм итә.

Гөлҗимеш азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан файдалы. Кара миләш кан басымын төшерә, организмны шлаклардан чистарту үзлегенә ия. Дүләнә кешене тынычландыра, йөрәк-кан тамыры системасына уңай йогынты ясый.

Бер бал кашыгы кипкән үләнне бер чокыр кайнар суга салып эчәргә мөмкин. Күп итеп термоска ясап куярга да була. Мондый чәйне бер ясагач, 3 көн кулланырга мөмкин. Суыткычта сакларга рөхсәт ителә. Иң мөһиме – суыткычта сакланган чәйне җылытып эчәргә ярый. Җылытканда үләннәрнең шифалы үзлекләре югалмый.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии