Гинекологиядә «пүчтәк» чирләр юк

Гинекологиядә «пүчтәк» чирләр юк

Авырту билгеләре сизелмәсә дә, елына кимендә бер мәртәбә гинекологка күренүне гадәткә кертергә кирәк – табиблар шулай дип кабатлап тора. Хатын-кызлар үзләре дә белә моның кирәклеген, тик тикшеренергә генә атлыгып тормыйлар.

Гинекологның төп бурычы – хатын-кыз сәламәтлеген саклау. Гинекологик чирләрнең якынча 10 проценты профилактик тикшеренү вакытында ачыклана. Профилактика рәвешендә гинекологка күренү репродуктив системадагы авыруларны башлангыч чорында ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалый башларга мөмкинлек бирә. Репродуктив системаның эшчәнлеге бозылу җенси мөнәсәбәт вакытында уңайсызлык тудырудан алып, бала таба алмауга кадәр китереп җиткерә ала. Сидек куу системасы авырулары (трихомониаз, гонорея, кандидоз, туберкулез, микоплазмоз, хламидиоз һ.б.); аналык, күкәйлек һәм тышкы җенес органнарындагы яман шеш тә гинеколог тикшерүе барышында ачыклана.

План буенча тикшеренүдән тыш, җенси партнерны алыштырсаң һәм нинди дә булса авырту билгеләре сизсәң дә гинекологка күренергә кирәк.

«Күзгә күренми» торган һәм, беренче карашка, әллә ни куркыныч тудырмаган чирләр дә бар: мәсәлән, вагиналь кандидоз (молочница) яки бактериаль вагиноз. Бу авырулар күпчелек хатын-кызларда бар һәм күбесе мондый «пүчтәк» белән табибка барып йөрүне кирәк тә санамый. Интернеттан могҗиза вәгъдә итә торган берәр дару эзләп табалар да, шуны куллана башлыйлар.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гинекологлары мондый «пүчтәк» авыруларны да үз белдегең белән дәваламаска киңәш итә. Белер-белмәс дәвалану микрофлора составын бозарга, шул рәвешле аның саклау функцияләрен какшатырга мөмкин. Ә бу инфекциягә аналыкка үтеп керергә мөмкинлек бирә дигән сүз. Барлык гинекологик чирләрнең 70 проценты ялкынсынулы авыруларны дәвалап бетермәү яисә дөрес дәваламау аркасында килеп чыга, ди үзәк табиблары.

«Казан клиникасы» лабораториясе заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Алар чирне башлангыч чорында ук ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

Изображение удалено.Дәвалау ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии