Кытайга җавап ташлаган Апас кулибины

Кытайга җавап ташлаган Апас кулибины

Русиянең машина-трактор төзелеше тармагы, автопром турында фикерли башласаң, шактый чит илләрдән дистә елларга калышуыбызны чамалавы кыен түгел. Нишләп шулай? Анысын бер Аллаһ белсен! Ә бит югыйсә талантлы конструктор-инженерларыбыз, уйлап табучы, оста куллы кулибиннарыбыз да аз түгел. Аларның алдынгы фикерләре җитәрлек. Тик шул фикерләрне тормышка ашыру, алар нигезендә яхшы техника җитештерү мәсьәләсе аксый. Нигездә кәгазь боткасы, рәсмиләштерү юлында бюрократик киртәләрнең күп булуы комачаулый. Бу яктан Кытайлылардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле безгә. Вәт алар ичмасам эшли белә! Халыкка нинди техника кирәк, шуны көнендә ясыйлар бит. Һәм тагын да әһәмиятлесе – әлеге техникалар чагыштырмача арзан. Мәсәлән авыл җире өчен алыштыргысыз булган мотоцикл, квадрацикл, мотоблок, кечкенә тракторлар – нигездә барысы да кытайныкылар!

Шушы хәлгә дә эче пошканнан, Апас районы кулибины Хамис Габделвәлиев кытайга җавап итеп, үзе эшкә тотына. Инде унбиш ел элек ул үзенең беренче мини-тракторын җыя. Аны күпләп җитештерү буенча конвейер кормаса да, кулибинлык эшен туктатмаган. Бүген Хамис әфәнде кечкенә тракторларның өченче төрлесен ясап бетергән инде.

– Авылда берара атлар бетә башлаган иде. Хәер, хәзер дә инде, ат асраучылар булса да, аларны җигеп авыл хуҗалыгы эшен башкармыйлар, – ди Апас районы кулибины Хамис Габделвәлиев. – Элек бит бакча сукалау, бәрәңге утырту, соңыннан арасын сызу, бәрәңгене алу – нигездә барысы да ат белән эшләнә иде. Туксанынчы еллардан соң авылларда атлар нык кимеде. Ә бакчадагы эшләрне башкарырга кирәк бит. Аның өчен олы трактор кертеп йөрү мәшәкатьле. Әле юк та ул. Булса да, бөтен авылга бер йә ике генә. Ә бәрәңгене утыртырга, алырга бөтен кешегә бер вакытта кирәк. Тракторлар өлгерә алмый. Кайберәүләр сатып алырга дип, кечкенә тракторлар эзләштерә башладылар. Бик сирәк иде алар ул вакытларда. Булганы да Кытайныкы һәм шактый кыйммәткә чыга иде. Хәзер генә җаның ниндиен тели, шундые бар. Бәяләре дә чамалы. Элек проблемага әйләнгән иде бакча эшләрен башкару. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә, аз кешеле гаиләләргә. Ул эшләр гел кул хезмәтенә калганда, шактый әлсерәтә бит.

Менә шушы кыенлыкларны башыннан кичергән, авыл кешесенең һәр йөрәк тибешен сизеп яшәгән Хамис абзый җиң сызганып үзе эшкә тотына. «Кытайлар ясый алганны, нигә бездән булмаска тиеш соң әле ул?» – дигән тәкәбберлек канаты да күңелен очындырып җибәргәндер. Ул эш аңа ят та түгел бит әле. Кечкенә вакытыннан ук Хамисның күңеле техникага ята. Нәрсәнедер ватып, кайсындыр төзәтеп мәш килә торган була ул. Ә иң беренче уйлап тапкан кулибинлык җимеше – велосипедка бишек тагу була. Нәкъ Урал, Днепр мотоциклларыныкы сыман, велосипедка яннан тагылган арба – шәп килеп чыга ул. Иртә яздан урманнан сәрдә үләнен капчыкларга тутырып ташу өчен бик яхшы хезмәт иткән.

Бишекне дә, аны велосипед рамына тагу җайланмаларын да Хамис үз куллары белән ясый. Кирәкле запас частьләрне иске-москы тимер өемнәрендә казынып таба.

– Элек җайлы иде шул, – дип искә ала Апас кулибины. – Теләсә кайсы колхоз паркында тимер-томыр тулып ята иде. Анда әллә ниләр табарга мөмкин. Ә хәзер бөтен тимерне металлоломга тапшырып бетерделәр, берни таба торган түгел.

Шулай да, әйткәнемчә, Хамис абзый унбиш ел элек кечкенә трактор җыярга керешә. Әле ул вакытта тимер-томыр өемнәре барыбер ара-тирә калган булган. Ә иң мөһиме – озак еллар төрле тракторларда эшләп, үзе дә тәҗрибә туплаган, трактор төзелешен, аның эшләү принцибын энәсеннән җебенә чаклы өйрәнгән була. Бер җирдән кечкенә генә иске двигатель алып кайта, икенче урыннан тартмасын юнәтә. Металл өемнәрендә казына торгач, тәгәрмәчләр, башка кирәк-яраклар да табыла. Нәтиҗәдә менә дигән мини-трактор җыеп та куя.

– И-и, аның белән эшләгәннәр! – ди Хамис абзый беренче тракторына соклануын белдереп. – Үзебезнең ярты авылның бакчасын эшкәртә идем. Аннан, тракторны УАЗ машинасы кузовына салып, күрше-тирә авылларга китәбез. Халык чират тора иде. Бик кирәкле, файдалы трактор булды ул. Хәзер дә исән, кабына, йөри әле.

Авыл тормышы белән яшәүчеләр өчен кирәкле булгач, нигә шундый техниканы дәүләт вакытында күпләп чыгармады соң бездә, дип аптырый Хамис Габделвәлиев. Сирәк-мирәк чыга башлаганы да үзе көйсез, үзе кыйммәт булган бит. Ә кытайлар озак көттермәделәр анысы. Хәзер кая карама аларның техникалары.

Апас кулибины исә, беренче тәҗрибәсе уңышлы чыгудан тагын да канатланып, бераз зуррак, егәрлерәк трактор җыярга керешә. Анысына УАЗ двигателе урнаштыра. Барлык көпчәкләре дә тарта торган, үзе зур Т-150, яки К-700 тракторлары сыман билле, ягъни борылганда уртадан бөгелә торган була. Әлеге трактор өчен дүрт төрәнле сукасын да ясап куя һәм аның белән бакчаларны сөрә башлый.

Төзелеше, куллану ягыннан гадилеге, ватылмыйча эшләве, кышкы салкында да җиңел кабынуы ягыннан Хамис абзый ясаган мини-тракторлар кытайныкын уздыра, дип бәялиләр әлеге техникаларны үзләре эштә сынап караган кешеләр. Алырга теләүчеләр булса да, Хамис Габделвәлиев тракторларны берәүгә дә сатарга җыенмавы турында әйтә. «Аларга яңаны ясап бирүем хәерлерәк», – ди ул. Әнә, киявенә ясап биргән дә инде. Анысына кытай мотоблогының двигателен куйган. Күчәр-коробкаларын әфсенли торгач, хәйран егәрле – 13,5 ат көчле трактор килеп чыккан. Тигез юлдан сәгатенә 60 чакырым тизлек белән чаба ала икән. Артында сука, культиватор тагу җайланмасы, алдында көрәге дә бар. Кышын кар эттерергә дә яраклаштырылган. Аның өчен көпчәкләрне генә киңрәкләренә алмаштырырга кирәк.

Кыскасы, Хамис Габделвәлиев теләгенә ирешкән, кытайларга җавап итеп үзе менә дигән өч төрле мини-трактор ясаган. Һичьюгы шуларның берсен, иң уңышлы дигәнен берәр машина-трактор заводында күпләп җитештерүгә куйсалар, илебез икътисады өчен бар яктан да файда гына булыр иде бит. Чит ил икътисадын баетып, аларның товарын алганчы, үзебезнекен булдыру – дәүләтебезнең ныклыгын тәэмин итүгә таба ясалган адым булыр иде. Тик, юк шул… Бу очракта, әллә-ни зур чыгымнар сарыф итмичә дә башкарырга мөмкин булганны эшләмәү – кемнәрдер тарафыннан махсус алып барылган саботажны хәтерләтә. Ә 65 яшьлек Апас кулибины сорау булса, тагын башка төрле техникаларны да җыеп бирергә әзер.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Апас – Казан

Комментарии