- 01.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Моннан ун ел тирәсе элек медицинада яңа ысул барлыкка килде – кан тамырларының варикозлы киңәюен лазер ярдәмендә дәвалау. Алман галимнәре тарафыннан уйлап табылган әлеге ысул – кан тамырларындагы бушлыкны бетерү (облитерация) – эндовазаль лазерлы коагуляция дип атала башлый. Шушы вакыт эчендә ул үзен нәтиҗәле дәвалау төре буларак күрсәтеп өлгерде инде.
Эндовазаль лазерлы коагуляция – сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыручы) кан тамырларындагы кире кан йөрешен лазер нурланышы ярдәмендә үз хәленә кайтару. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга кирәкми: дәвалау процессы 40 минут тирәсе бара, операциядән соң 2-4 сәгать үткәч, пациент үз аякларында кайтып та китә ала.
Әлеге ысулның өстенлекләрен дөньяның әйдәп баручы белгечләре дә таный: ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә. Процедурадан соң авыруның аягына махсус оек кидерелә. Ул кан сауган, кара янган урыннарны кире үз хәленә кайтарырга ярдәм итә. Лазерлы коагуляциядән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5-2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләре юк.
Шунысы да бар: варикозны лазер ярдәмендә дәвалау бөтен кешегә килешмәскә дә мөмкин. Нинди очракларда эндовазаль лазерлы коагуляция алымыннан файдаланырга була соң:
– варикозлы киңәйгән кан тамырлары артык күп булмаса;
– тире астындагы зур кан тамыры 10 миллиметрдан да артык киңәймәгән булса;
– тире астындагы зур яки кечкенә кан тамырының үзәге туры булса. Ул боргаланып торса, андый кан тамырын лазер ярдәмендә дәвалап булмый;
– аяк балтырының трофик зарарлануы (күзәнәкләрнең туклануын тәэмин итә торган процессларның бозылуы) очрагында.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә заманча медицина җиһазлары кан тамырларының варикозлы киңәюен башлангыч этапта ук ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалана башларга мөмкинлек бирә. Лазер ярдәмендә дәвалау алты этаптан тора:
– варикоз булган кан тамырына юка катетер кертеп, аның аша тагын да нәзегрәк лазер кертелә;
– лазерлы үткәргеч кан тамырының варикозлы киңәйгән турысына урнаштырыла;
– кан тамыры авыртмасын өчен анестезия бирелә;
– лазер ярдәмендә дәвалау башкарыла;
– икенче көнне аеруча киңәйгән кан тамырларына склеротерапия уздырыла (кан тамырына махсус препарат кертелә, ул тамырның стеналарын бер-берсенә «ябыштыра», шул рәвешле киңәйгән тамырлар кире үз халәтенә кайта);
– соңгы этап – аякка махсус бандаж киертелә. Аны 3-5 көн киеп йөрергә туры киләчәк.
Лазерлы коагуляция ясаганчы кан тамырына УЗИ тикшерүе үткәрелә, шул рәвешле дәвалау тагын да нәтиҗәлерәк була.
Дәвалануны никадәр иртәрәк башласагыз, нәтиҗәсе дә шул кадәр яхшырак булыр. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең телефоны: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии