Йөрәгеңне сакла!

Йөрәгеңне сакла!

30 яшеңә кадәр чирнең нәрсә икәнен дә белми яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, кыскасы, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. Тик көннәрдән бер көнне сул як күкрәк турысы җиңелчә генә чәнчеп алса, тора-бара авырту көчәйсә һәм бервакыт больницада гына аңыңа килсәң, минем белән болай булырга тиеш түгел иде, дип гаҗәпләнергә кирәкми. Йөрәк ул шундый – көтмәгәндә-уйламаганда китереп тота.

35 яшьтән соң йөрәккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Моңарчы сиздерми йөргән чир шул вакытта килеп чыгарга мөмкин дә инде. Нинди очракта кардиологка күренергә кирәк соң? Йөрәк тибеше ешайса, сул як күкрәк турысы даими рәвештә чәнчеп торса, күкрәк читлеге кысылган кебек булса, баш чүкеч белән суккандай авыртса һәм әйләнсә, кан басымы күтәрелсә, тын кысылса, аяклар шешсә, физик эштән тиз арысагыз, табибка барырга киңәш ителә. Кул селтәп, үтәр әле, дип калдыру күңелсез тәмамланырга мөмкин – инде әйтелгәнчә, йөрәк белән шаярырга ярамый. Өй шартларында үзлектән дәвалану шулай ук хупланмый.

Кардиолог тулы диагностика уздырып кына калмый, чир табыла калса, ничек дәваланырга кирәген дә күрсәтә. Нәселегездә йөрәк авырулы кешеләр булса да, табибка ешрак сугылыгыз. Күпчелек чирнең нәселдән күчүен онытмаска кирәк.

Йөрәк чирләре, аларны дәвалау, өйдә дәвалануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоннар: (843)518-44-44, 518-18-64, 556-78-38. Үзәктә кардиолог Исламия Хәйрулловна Закирова кабул итә.

Изображение удалено.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Язма реклама хокукында бирелә.

Комментарии