- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
«Безнең гәҗит»нең 18нче гыйнвар санында без кредитның бер бәхәсле ягы турында язма урнаштырган идек. Бу тема бик киң булырга охшаган. Банк законсыз рәвештә заемчыны төрле комиссияләр: ссуда счеты ачкан hәм алып барган яки аңа хезмәт күрсәткән өчен; кредит биргән өчен; кредитка хезмәт күрсәткән өчен; банк счеты хезмәте өчен hәм күп төрле башка комиссияләр түләргә мәҗбүр итә. Бу комиссияләр исемнәре белән генә түгел, закон күзлегеннән караганда, башка үзенчәлекләре белән дә аерылып тора. Түбәндәге язмада кредитның караңгы якларына тагын тукталырбыз.
ССУДА СЧЕТЫНА БӘЙЛЕ КОМИССИЯЛӘР
Кредит килешүләре урыс телендә төзелгәнгә күрә, аңлаешлырак булсын өчен комиссияләрнең килешүдәге урысча исемен дә атау урынлы булыр.
Ссуда счетына бәйле комиссияләр «за открытие ссудного счета», «за ведение ссудного счета», «за обслуживание ссудного счета» дип атала. Бу комиссияләр ни белән бәйле соң? Банкларның hәрберсе, Үзәк Банк таләпләре буенча, заемчыга ссуда счеты ачарга бурычлы. Бу банкка үз эшчәнлегенең хисабын алып бару өчен кирәк. Димәк, ссуда счеты ачу – банкның заемчы алдында түгел, Үзәк Банк алдында торган бурычы. Шуңа күрә ссуда счетына бәйле булган чыгымнарны заемчыга йөкләү – законсыз гамәл.
Закон буенча банк заемчыга бу комиссияләрнең файдалы якларын ачып бирергә тиеш. Ә аларның кулланучыга бернинди файдасы юк. Шуның белән бу комиссияләр кулланучының хокукын кыса, законга каршы килә. Ссуда счеты хәтта исәп-хисап счеты буларак та куллануга яраксыз, чөнки анда акча сакларга, акча күчерергә, акчага кагылышлы башка төр операцияләр башкарырга мөмкинчелек юк.
КРЕДИТ БИРГӘН ӨЧЕН КОМИССИЯЛӘР
Комиссиянең бу төрләре килешүдә «за выдачу кредита» яисә «за предоставление кредита» дип күрсәтелә. Кредит биргәндә бер тапкыр яки ай саен – кредит суммасының ничәдер проценты күләмендә алынырга мөмкин.
Законда әйтелгәнчә, кредит килешүе буенча банк заемчыга акча берергә, ә заемчы ул акчаны процентлар белән кайтарып бирергә тиеш. Бу норма шуны билгели: кредит бирү процессы берничек үзе аерым бер түләүле хезмәт була алмый.
Мондый комиссияләрне кайтарып судлашканда еш кына шушы сорауны бирәм: мәсәлән, кибеттән товар алганда кассир сездән товарыгызны үлчәп торган өчен, чек суккан өчен акча аламы? Юк, чөнки бөтен хезмәтләр товар бәясенә кергән. Монда да барысы да процентларда утыра.
КРЕДИТКА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТКӘН ӨЧЕН КОМИССИЯ
Кредит килешүендә сез шушы комиссиягә дә тап булырга мөмкин, ул урысча «за обслуживание кредита» дип атала. Комиссия бирелгән кредитның ничәдер проценты күләмен тәшкил итә. Түләүгә бәйле рәвештә кредит үзе кимесә дә, комиссиянең күләме кимеми, ай саен бертигез алынып бара.
Кулланучы буларак, заемчыга бу төр хезмәтнең кирәге дә, файдасы да юк, гомумән бу хезмәтнең чынлыкта күрсәтелүе шик астында.
Шуңа охшаш комиссия кредит карталары буенча бар, ул «за обслуживание лимита овердрафта» дип атала. Бу комиссия дә банк тарафыннан шулай ук күрсәтелмәгән хезмәт өчен алына.
БАНК СЧЕТЫ ХЕЗМӘТЕ ӨЧЕН КОМИССИЯЛӘР
Кредит алганда банк заемчыга мәҗбүри рәвештә банк счеты ачтыра hәм шул счетка хезмәт күрсәткән өчен комиссияләр ала. Бу – акчаны счетка күчергән өчен («зачисление кредитных средств на счет клиента») яки исәп-хисап хезмәте өчен («за расчетное обслуживание») дип аталучы комиссияләр. Беренчесе – бер тапкыр, икенчесе бирелгән кредитның ничәдер проценты күләмендә ай саен бертигез алына. Комиссияләр шунысы белән законга каршы килә: беренчедән, заемчыга мәҗбүри итеп банк счеты хезмәте тагыла. Икенчедән, счет буенча операцияләр заемчы хисабыннан түләүле үткәрелә, ә аларны банк үз исеменнән hәм бушлай башкарырга тиеш.
ИМИНИЯТЛӘШТЕРҮ ТИЕШМЕ?
Кредит биргәндә банк еш кына заемчыны тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Әгәр бу төр хезмәт заемчыга кирәк түгел hәм чынлап та мәҗбүриләп тагылган икән, ул законсыз. Мондый очракларда «Роспотребнадзор» идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә яки банк белән иминиятләштерү оешмасын судка бирергә мөмкин.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Киңәшле эш чынлап та таркалмас. Банктан кредит комиссияләрен кайтарып алу буенча түбәндәге телефон аша юрист белән киңәшләшергә мөмкин: 89270391047
Бу темага сездән тагын хатлар көтеп калабыз.
Галимҗан ХАНОВ,
юрист.

Комментарии