- 09.03.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Хәрәкәттә бәрәкәт
Урыслар гыйнвар аенда боз тишеп бәкегә чума. Бозлы суда коенучылар турында ишеткәнем бар. Ул чыныктыра, авырулардан саклый дип әйтәләр. Кызымның кызы бик еш авырый. Кызыма да, әллә кызыксынып карыйсызмы, дим. Бәлкем оныгыма файда булыр иде. Берочтан, бәлкем, үзебез дә шөгыльләнербез...
Чынлап та файдагамы икән соң ул? Зыяны юкмы? Белгечләр ни уйлый бу хакта? «Безнең гәҗит»тә Илфат Фәйзрахманов бик төпле, аңлаешлы киңәшләр бирә. Бәлкем, шушы сорауга да җавап булыр. Каш ясыйбыз дип – күз чыгармыйк тагын. Зыяны булмаса, чыныгуны ничек башларга? Оныгыма 7 яшь.
Мәдинә. Казан
Мин үзем өстенә боз куна башлаган салкын су белән коена идем. Әмма бу моржлык түгел. Казанда үз йортым белән яшәгәндә, мунчабыз ишегалдында өйдән аерым булган чакта, яхшылап чабына идем дә, бисмиллаларымны әйтеп, җәен – чирәмгә, кышын карга басып бер чиләк суны иң өстеннән коям, икенчесен – башымнан ук. Шул рәвешле гәүдәм авырлыгын югалткан сыман тоела иде. Хәтта кечкенә улыма да суны җылымсарак итеп әзерләп, шул процедураны үти идем.
Моның файдасы бармы – юкмы, белмим. Әмма организмга стресс та файдалы, дигәнне укыганым бар. Махсус эзләнгәнем, казынганым булмады. Хәзер инде, андый мунчам да юк. Шуңа күрә кызыксыну да бетте. Ә файдага килгәндә, чыныктым, грипплар да мине читләтеп үтте, дия алмыйм. Аерым чыныгу, сәламәтлек билгеләрен хәтерләмим.
Ә менә «морж»лар мунча себеркесе белән «кыйналгач» кына түгел, даими коеналар, бәкегә чумалар. Шуннан рәхәтлек табалар. Моны сәламәтлеккә юл, дип исбатлыйлар. Бу чынлап та шулаймы?
Мин бу сорауга интернетта шактый эзләндем, ләкин бер төрле җавап таба алмадым. Алар каршылыклы, белгечләр бер фикердә түгел. Хәзер шуларны барлап киштәләргә тезик тә, аннан соң бозлы суда коеныргамы, юкмы икәнен һәркем үзе чамалар.
***
Еш авырый торган балагызны күргәч, табибтан, чыныктырырга кирәк, дип еш ишетәсездер. Сез моннан куркып та калырга мөмкинсез. Кая инде бозлы суда коену?! Ләкин факт факт булып кала: хәзерге табибларның да күпчелеге һаман да чыныгуны сәламәтлекне яхшырту өчен иң яхшы ысул дип таный.
АЛАР ХАКЛЫМЫ? БАШТА АЛАРНЫ ИШЕТИК
Организмга кыска вакытка салкын белән йогынты ясауны криотерапия дип атыйлар. Спортчылар аны арган мускулларны йомшарту, торгызу, яшәртү ысулы дип саный. Чынлап та 10-15 градус салкынлыктагы суның күнегүләрдән соң мускул киеренкелеген йомшарту, авыртынуларын бетерү өчен ярдәм иткәнен тикшеренүләр раслаган.
ЧЫНЫГУ МЕХАНИЗМЫ
Чыныгу – организмда табигый стресс факторларына каршы торуга чыдамлылык булдыру ул.
Тәннең җылылык тудыруы термогенез дип атала. Бу гадәттә метаболик реакцияләр (глюкозаның, майларның таркалуы) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Монысы ризык белән. Термогенез шулай ук мускулларның кысылуы, кыскару аркасында да туа. Мәсәлән, туңганда аякларыбызны тыпырдатабыз, кулларыбызны чәбәклибез, үзебезне кочаклыйбыз, тешләребез белән шакылдыйбыз.
Җылынуның иң гади юлы – ашау. Югары калорияле ризык белән тәнгә җылы керә. Ә катлаулы юлы шушы чыныгу инде.
Чыныгуның төп принцибы – даимилек һәм аздан зурга үсү. Ягъни, гап-гади ысул: сөлгене юешләп сөртенү, аяк ванналары һәм организм өчен уңайсызлык тудырмаган контраст душ кабул итү һәм алга таба суны суыта бару... Монда иң мөһиме эзлеклелек. Инде чыныгырга уйлагансыз икән, ул сезнең тормышыгызның мәңгелек бер өлеше булырга тиеш.
БОЗЛЫ СУ АВЫРТУНЫ БАСА
Умыртка яисә буыннар авыртынуын көн саен салкын ваннага 5-10 секунд баш-аяк чумып җиңеп була, дип ышандыра криотерапиянең зур җанатары, медицина фәннәре докторы, кинезиотерапевт Сергей Бубновский. «Организмга кыска вакытлы салкын шок белән тәэсир итү нәтиҗәсендә баш миендә стресс-аксымнар ясала, һәм ул эчке органнарны ишемик процесслардан һәм яман шештән саклый. Мин үземнән чыгып әйтәм: гәүдәне салкын суга чумдыру рәхәтлек бирми, ләкин 5 секундтан соң ук әйтеп аңлатып булмаслык ләззәт китерә. Ул көн буена дәвам итә. Моны физиология өлкәсендәге тикшеренүләр исбатлады», – дип яза табиб.
Танылган телевидение табибы Александр Мясников та үзенең видео блогында кышын вакыт-вакыт бәкегә чумуы турында искә ала. Аның фикеренчә, чыныгырга беркайчан да соң түгел һәм сәламәтлекне ныгытуның бу ысулы һәркем өчен дә 100% ярашлы.
– Ләкин акрынлап башларга кирәк: мәсәлән башта бүлмәне яхшылап җилләтергә, анда яланаяк йөрергә. Аннан акрынлап катлауландырырга. Мин кайнар судан бөтенләй баш тарту максатын куяр идем. Башта салкын су белән битегезне генә юыгыз. Аннары коенуга күчәргә – башта җылымсарак су белән, аннан күнегә барган саен температураны әкренләп түбәнәйтергә һәм салкынга күчәргә, – ди ул.
ПЕДИАТР КИҢӘШЕ: БАЛАЛАРНЫ КОЕНДЫРМАГЫЗ!
Табиблар инкарь итмәс, организмның вирусларга, сулыш юллары инфекциясенә каршы көрәшендә иң нәтиҗәле ысул – чыныгу. Ләкин балаларны чыныктырганда бик сак эш итәргә кирәк.
– Бала организмын суынудан саклаучы функцияләргә өйрәтү өчен, беренче чиратта, аны кәбестә кебек төрүне туктатырга кирәк, дип аңлата медицина фәннәре докторы, педиатор Евгений Тимаков. – Табигатьтә уйнаганда бала иркен халәттә булырга, тирләп пешкән кәбестә күчәне булырга тиеш түгел. Юкса ул тизрәк салкын тидерәчәк. Җәен саф һавада гел булырга, ләкин кышын да көн саен урамда булу кирәк. Чыныгуның иң оптималь юлы – җәй чыныга башлау, ә моның өчен ачык сулыкта йөзү бик кулай. Ләкин бу гына аз. Монда комплекслы шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, юеш сөлге белән сөртенү, душ, табигатьтә йөрү, көндәлек гимнастика һәм аяктагы рецепторларны уятырга яланаяк һәм вак предметлар өстеннән йөрү. Бу эшләрне җәй башласаң, кышын дәвам итәсе.
КАРШЫ ФИКЕРЛӘР ДӘ БАР
Күпчелек табиблар чыныгуны яклый, ләкин дәлилләр таләп итүчеләр дә бар. Алар, чыныктыруның тискәре һәм файда бирү яклары турында бер генә глобаль ышанычлы тикшеренүләр дә булмаган, чөнки моның өчен вакыт һәм тикшеренүдә катнашырга теләүчеләр кирәк, дип саный.
Популяр педиатр Сергей Бутрий үз блогында иммун системасы өчен чыныгуның файдасы исбатланмаганын бер генә тапкыр искәртмәде. Шул исәптән зарары турында да дәлилләр юк, ди ул. Дөрестән дә, чыныгуның балалар бакчасында тын юллары вируслы инфекцияләрен киметмәве мәгълүм. Моны Голландия галимнәре тикшеренүе дәлилли. Галимнәр, чыныгуның иммун системасын ныгытуын һәм нәтиҗәдә организмның инфекциягә чыдамлылыгы артуын исбатларга тырышкан. 3000 кеше ике төркемгә бүленгән, берсендә катнашучылар контраст душ алган (җылы һәм салкын суны чиратлаштырып коену, ахырда салкын су белән тәмамлау). Ел дәвамында алынган мәгълүматлар буенча, алар авырып, эштән азат итү бюллетенен икенче төркемгә караганда азрак алган. Шул ук вакытта барлык катнашучылар да бертигез авырган, ягъни контраст душ инфекция эләктерүдән сакламый булып чыккан. Мөгаен, контраст душ көч бирә, кешене хәрәкәтләнергә, актив булырга дәртләндерә, ягъни кеше вируслы килеш тә хәрәкәт итүен дәвам итә.
«Салкын су белән коену вакытында иммунитет белән бәйле барлык үзгәрешләр кыска вакытлы, шунлыктан чыныгу иммунитетка тәэсир итми», ди реабилитация белгече Георгий Темичев.
«Онытмагыз, даими чыныгу системалы ялкынсыну процессларын киметергә мөмкин (мондый тикшеренүләр бар). Ләкин организмның кинәт суынуы, киресенчә, ялкынсынуга китерә ала. Шуңа күрә тоттым-кабалы салкын су белән коена башлау һәм кар көртенә чуму зарарлы, – дип яза терапевт Дарья Мифтахова.
Башка сүзләр белән әйткәндә, салкын су яратсагыз – коеныгыз, ләкин үзегезне көчләмәгез, сезнең иммунитетыгызны күтәрүнең нигезе ялган идеяле дә булырга мөмкин. Иммунитетның нигезе – хәрәкәттә-бәрәкәт: күбрәк табигатьтә булыгыз, җәяү йөрегез, спорт белән шөгыльләнегез, стресслардан качыгыз, нервларыгызны тыныч тотарга өйрәнегез, һәм, әлбәттә, диета. Дөрес табын иммунитет нигезе.
ОНЫТМАГЫЗ!
Салкын су белән коену, бигрәк тә бәкегә чуму кан басымын кинәт күтәрә. Кайчак бу гипертоник өянәккә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, гипертония белән авыручылар өчен чыныгуга аерым караш кирәк. Шулай ук сидек системасы, бөерләр, онкология проблемалары булган кешеләр өчен дә чыныгам дип салкын суга чумарга ярамый. «Морж»лар арасында импотентларның күп булуы да күп нәрсә турында сөйли.
БОЗЛЫКТА ЯШӘҮЧЕЛӘР КЫСКА ГОМЕРЛЕ
Русия галимнәре ачыклаганча, мәңгелек бозлык өлкәләрендә яшәүчеләр илебезнең башка халыкларына караганда генетик яктан өлкәнрәк. Ягъни, салкынның озак вакыт тәэсире картайта булып чыга.
Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты, Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш Федераль Университеты һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа Федераль тикшеренүләр үзәге галимнәре тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Якутиянең җирле халкы биологик яктан Русиянең Европа өлешендә яшәүчеләргә караганда 3-4 яшькә олырак. Бу халыкта суыкка чыдамлык, метаболизм һәм картаю процессларына яраклашу өчен җаваплы геннарда тайпылышлар табылды. Якутлар җылыну өчен кирәкле энергияне ризык белән тизрәк җитештерәләр, ләкин шуның аркасында тизрәк картаялар да.
Салкын шартлар гомерне озайту өчен кулай, ләкин экстремаль салкынлык гомерне кыскарта, ди профессор һәм биолог Анна Баранова.
Әгәр дә криотерапия, яшьлекне озайту чарасы буларак, популяр чыныгу дип сөйләсәк, аның нәтиҗәсе борчылдыра да. «Криотерапия вакытында кешегә махсус бүлмәдә берничә минут эчендә – 90 – –150° C температурада суытылган пар бөркелә. Ләкин бу процедураның нәтиҗәләре аңлашылмый, файдасы исбатланмаган. Шул ук вакытта үлем очраклары да бар, – ди терапевт Дарья Мифтахова.
БӘКЕ?
Бәкегә чуму ваннада салкын су белән 5 секунд коену түгел инде. Әгәр сездә җитди авырулар булмаса, соңгы ике атнада кискен сулыш юллары инфекциясе белән дә авырмагансыз икән, чумыгыз! Ләкин аңарчы медицина тикшерүен узарга кирәк.
Салкын су белән коенганнан соң, тиз генә калын сөлге белән сөртенегез. Термосыгызда кайнар чәй булсын. Тик спиртлы эчемлекләр җылытмый. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә һәм салкын йогынтысында ул куырылырга мөмкин.
Онытмагыз: «Ияләнмәгән кискен салкын шок аритмия китереп чыгарырга, хәтта кискен сулыш алу рефлексын тудырырга мөмкин. Кеше шуның аркасында су төбенә төшеп китә», – дип кисәтә табиб Денис Симулякин. Аның сүзләре галимнәр үткәргән тикшеренүләр белән расланган, чыныккан «морж»лар чыннан да суга сикерергә ярата һәм сәламәтлекләренә файда алалар. Ләкин салкын шок күнекмәгән кеше өчен үлем белән дә тәмамлана ала. Шуңа күрә, экспериментка алынасың икән, янәшәңдә ярдәм итә алырлык кешеләр булу мөһим. Ләкин башта табиб белән киңәшләшү дә кирәк.
Кыскасы, бронхиаль астма, сидек юллары системасы хроник чирләре, йөрәк-кан тамырлары системасы, тире авырулары, яман шеш булган кешеләр өчен салкын су белән чыныгу ярамый.
Интернет чыганаклар буенча Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде
Комментарии