«Хәрәкәттә – бәрәкәт» биергә өйрәтә

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» биергә өйрәтә

27нче июньдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты буенча казанлылар татар биюен һәм татар фольклор уеннары төрләрен өйрәнүне дәвам итте. Казан Мэриясе оештырган әлеге проектының өченче дәресе биючеләрнең – педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяковның «Тибешле» дип аталган перформансыннан башланып китте. Бер-береңне биюгә чакыра торган бу уен 1952нче елда Менделеевск районы, Бәзәкә авылында экспедиция вакытында язылган булган.
Әлеге чарада танышу да, аралашу да, уеннар да, татар биюе буенча остаханә дә булды. Чараның алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева.
Остаханә гадәттәгечә җанлы музыка белән үрелеп барды. Биючеләргә музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов ярдәм итте. 
«Тибешле» музыкаль-бию импровизациясе тәмамланганнан соң, чара уен форматында дәвам итте. Катнашучылар «чылбыр», «аерым бию», «өчле бию» татар фольклор уеннары белән танышты. 
Мастер-класс ахырында иң актив, оста биючеләргә татар кызы һәм егете төшерелгән түштамгалар һәм кичәдә иң оста биюче 2 ир-атка түбәтәй, ә хатын-кызларга татар орнаменты белән бизәлгән яулык бүләк иттеләр. 
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучылары билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Проект һәм алдагы чаралар турында тулырак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ВКонтактедагы рәсми төркемендә: һttps://vk.com/tatardancekzn танышырга мөмкин.

Комментарии