- 01.04.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Хәрәкәттә бәрәкәт
Газетабызның узган февраль санында «Гомер көзен ерагайтып була...» дип исемләнгән язма тәкъдим иткән идек. Ул укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Бу нисбәттән шалтыратулар күп булды. Аңлашыла, кемнең инде хәлсез, ямьсез картлык кичерәсе килсен?! Ә гомерне чынлап та озайтып була. Табигатьтән, Аллаһыдан бирелгән гомер озынлыгы мөмкинлеген кеше үзе кыскарта, дип инде галимнәр дәлилләде. Озын гомерле булу, яшь булып калу ул зур хезмәт һәм тырышлык та, шул исәптән дөрес яшәү дә. Бу нисбәттән кытайлылар безгә үрнәк. Карагыз, алар ничек алга китте?! Әле кайчан гына ач-ялангач иделәр бит. Ил җитәкчелеге шәхес культы белән халкын шул хәлгә төшерде. Әмма кытайлыларның генетикасында алгарыш, гыйлемгә омтылыш, тырышлык салынган. Алар эшчән, гомеренең ахырына кадәр хәрәкәтчән. Бер генә мисал, минем бу хакта язганым да бар инде: әнә карагыз Кытай, Вьетнам урамнары велосипедчылар белән тулган. Ә без бер тукталыш бару өчен дә автобус көтәбез. Бездә велосипедлар өчен генә түгел, җәяү йөрү өчен дә җитәрлек сукмаклар юк. Артык адым атларга иренеп, куркып торуыбыз, ул безнең менталитет. Кыскасы, кытай кешесе ни өчен озын гомерле, бүген шул сорауга җавап эзлибез. Газетабызның узган санында мин вәгъдә иткән идем аны...
***
Кытайлар 100 яшькә чаклы авыруларсыз яши ала. Алар арасында җитди авырулылар, симез кешеләр, дөньядан, әйләнә-тирә мохиттан, күршеләрдән зарланучылар юк диярлек. Көнчыгышның әлеге гел елмаеп яшәүчеләре ничек 100 ел яшәргә һәм шул ук вакытта тормышка мәхәббәтне ничек итеп сакларга кирәклеген беләләр.
Безгә тормыш сыйфатын яхшырту һәм гомерне озайту өчен аларның тормыш фәлсәфәсе нигезләрен өйрәнергә кирәк.
КЫТАЙ ТОРМЫШЫ ПРИНЦИПЛАРЫ:
ТАО ЮЛЫ
Кытай озын гомерле Таоcизм принципларына нигезләнә. Ул дини, фәлсәфи, фәнни, кулинария һәм медицина белемнәрен һәм идеяләрен берләштергән тәгълимат.
«Күкләр империясе»ндә яшәүчеләр әйтүенчә, һәркемнең үз юлы – Дао тәгаенләнгән. Аңа катгый буйсыну эчке гармонияне һәм сәламәтлекне тирән чал чәчле чорларга кадәр сакларга ярдәм итә.
Бу юлга басу өчен, кытайлылар тормышның барлык өлкәләрендә дә баланс эзли, аларны тигезли, тормышларының бер өлкәсенә дә өстенлек бирмиләр. Рух, тән, акыл – барысы да игътибар таләп итә. Алар өчен гаилә һәм эш, дөрес ял итү һәм физик күнегүләр бер үк дәрәҗәдә мөһим. Һәм боларның барысы да кайгы түгел, шатлык кына китерергә тиеш.
Дөньяда иң күп халык яшәгән илдәге йөзьяшәр кешеләр өчен принцип бер – һәртөрле стрессларны, борчу-мәшәкатьләрне тормыштан чыгару. Көндез алар эшне һәм ялны берләштереп, тыныч кына эшли, төнне тулаем йокыга багышлыйлар.
ПОЗИТИВ
Кытайлылар бөтенләй үк күңелле булмаса да, һәрчак елмаялар. Аларның тормыш принцибы – ачы лимоннан татлы лимонад ясау.
Елмаю – кәефеңне күтәрү өчен иң нәтиҗәле күнегү ул. Хәтта ул бик үк эчкерсез булмаса да, әкренләп организмдагы шатлык гормоннары күләмен арттыра. Шуңа күрә бу ысулны «Мин теләмим» аша да кулланырга була, нәтиҗәсен күрерсез.
Ләкин кытай кешеләре өчен елмаю җиңел, чөнки позитивлык, күңелле уйлар, яхшы энергетика – аларның яшәү рәвеше, алар аңа кечкенәдән өйрәнә. Нәкъ менә шушы позитив энергетика, уңай мөнәсәбәт аркасында Кытай икътисады моңарчы күрелмәгән үсеш могҗизаларын кичерә.
Барлык авырулар нервлар аркасында килеп чыга, шуңа күрә кытайлылар тормышларында стресс мөмкин кадәр азрак булсын өчен тырышалар, язмыш сынауларын кичкәндә дә аңа Спартан тынычлыгы белән карыйлар.
Кытай җәмгыятендәге тормышта гаилә, ял, тәмле ризык өчен һәрвакыт урын бар.
Әгәр көчле тискәре эмоцияләргә дучар булырга туры килсә, Көнчыгыш кешеләре аларны бастырмый, проблемаларны шул рәвешле организмга эчкә үтеп керергә юл куймый. Чөнки авыруларның башы менә шул тискәре эмоцияләр белән яшәү, аларны организмга бикләп, томалап кую. Шул рәвешле ул онытылмый да, юкка да чыкмый: ә бәлки сыкрап күңелне җәрәхәтләп тора. Нәтиҗәдә организм сына, һәм кеше авырый башлаганын сизми дә кала. Тискәре хисләрен, эмоцияләрен белдерү өчен, кытайлылар үзенең һәм янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә, иминлегенә зыян китерми торган махсус күнегүләр кулланалар.
МЕДИЦИНА ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК
Кытай кешесе сәламәтлегенә бик сак карашта. Илдә яшәүчеләр җитди авырулардан саклану өчен кечкенәдән профилактика белән шөгыльләнә. Бу эштә халык медицинасын һәм махсус медицина җиһазларын бик белеп кулланалар.
Ләкин аларның сәламәт булуының төп сере – уй белән эшли белү, уңай позитив карашлы булу.
Зыянлы стрессны аларның күбесе белми дә, чөнки алар аны булдырмый да. Алар артык көчәнеп, үзләрен аямыйча эшләми, җитәрлек йоклыйлар, оршышмыйлар, көнләшмиләр, сыйфатлы һәм озаклап ял итәләр. Алар бөтен тормыш процесслары арасында вакытны тигез бүләләр – ял һәм күңел ачу, гаилә һәм дуслар, эш һәм сәяхәт өчен сәгатьләр тәгаенләнгән.
Кытайлылар зур акча артыннан ярышып чапмый һәм Көнбатышта яшәүче күршеләренә караганда үзләрен бәхетлерәк һәм шатрак хис итәләр.
МАХСУС РИЗЫК
Кытайлыларның табыны организмга гаҗәеп файда китерә торган сәламәт ризыклардан гына тора. Аларның көндәлек менюсында дөге, балык, диңгез продуктлары һәм яшелчәләр күп. Ит өчен җиңел үзләштерелә торган тавык һәм күркәгә өстенлек бирелә.
Алар диетасында урталык саклана – артык ашамыйлар, өстәл артыннан бераз ачлык хисләре белән кузгалалар. Бу йөрәк һәм ашказаны-эчәк трактына көч килүдән саклый.
Ашамлыкта барлык файдалы матдәләр булырга тиеш. Ләкин Кытай Халык Республикасында яшәүчеләр майлы, тозлы, ысланган һәм баллы ризыкларга кискен итеп «юк» диләр.
Чәй Кытай культурасында аерым урын алып тора, аның күп файдалы яклары да бар. Чәй эчү тантанага әверелдерелә. Бу үзе үк күңелдә гармония тудыра, кәефне күтәрә. Файдалы үлән төнәтмәләре күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
ЦИГУН
Кытайлыларның озын гомерле булуларының тагын бер сере – физик күнегүләр. Һәм бу массакүләм үтә торган чара булып тора – халык иртән һәм кич ял паркларында физкультура белән шөгыльләнә.
Физик күнегүләр организмның яшенә һәм ихтыяҗларына туры китереп башкарыла. Балалар һәм яшьләр өчен бу актив спорт, сугыш сәнгате (тай-цзи). Өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен күнегүләр тынычрак һәм җиңелрәк. Иң популяр төр – цигун, дәвалау физкультурасы. Андагы барлык хәрәкәтләр әкрен биюне хәтерләтә; алар җанны һәм тәнне гармониягә китерә, чөнки цигун шулай ук психик халәтне ныгыту өчен эшләнгән.
Кытайлылар спортта да чиктән тыш көчәнеп шөгыльләнүне яратмыйлар, иркенләп җәяү йөрүгә, җиңелчә йөгерүгә һәм гимнастикага өстенлек бирәләр.
Күпчелек кеше 100 яшькә кадәр энергияле һәм сәламәт булып кала. Шуңа күрә бу бәхетле яшәргә теләүчеләр өчен яхшы үрнәк.
КЕШЕ ГОМЕРЕН НӘРСӘЛӘР КЫСКАРТА?
Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич «Российская газета» басмасында озак яшәү, кайбер кешеләрнең дөрес туклануына карамастан, иртәрәк үлү сәбәпләре турында фикерләре белән уртаклаша.
Доктор Кореневич, үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылуны туктату бик мөһим, дип белдерә. Кардиолог фикеренчә, үз көчеңне борчылуга сарыф итмәү өчен истә калдырырга кирәкле берничә кагыйдә бар.
* Без башка кешеләрне үзгәртә алмыйбыз, бары тик үзебез генә үзгәрә алабыз. Тирә-юньдәгеләрне үзгәртергә тырышу урынына үзеңдәге үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк.
* Безне чолгап алган һәр нәрсә һәм тормышыбыздагы барлык кешеләр – безнең эчке халәтебезнең көзгесе. Әгәр дә без дөньяда берәр нәрсәне үзгәртергә телибез икән, башта үзебезне үзгәртергә кирәк.
* Дөрес тукланмау һәм артык гәүдә авырлыгы еш кына хроник стресс нәтиҗәсе булып тора, дип ассызыклый доктор. Ул билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр рационда еш кына шикәр, ак икмәк һәм татлы камыр ризыклары кебек тиз углеводлар белән мавыга. Шулай ук маргарин һәм кызыл иттә булган трансмайлар да зыянлы.
Ачык Интернет чыганаклар ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ туплады
Комментарии