Сиңа ничә яшь?

(Тест)
Игътибар итәсездер, бер үк яшьтәге кешеләрнең берсе бик яшь күренә, икенчесе – бик олы. Нигә шулай икән? Дөнья авырлыгы басканмы, әллә үзенең психологик халәте шундыймы? Ә сезгә, туган елыгызны искә алмыйча гына әйткәндә, ничә яшь икән? Психо¬логик яшь турында сүз бара, әлбәттә. Менә бу тест¬ны үтсәгез, үзегезнең яшегезне белә алырсыз.
Әгәр җөмлә белән тулысынча ризалашсагыз, 4 балл куегыз. Өлешчә риза¬лашсагыз – 3 балл. «Мин моның белән риза түгел, бугай», дип уйласагыз – 2 балл. Бөтенләй дә риза булмасагыз – 1 балл.
1.    Минем юмор хисем бик бай.
2.    Кешеләрне бер күрүдән таныйм, сиземләү көче зур.
3.    Яхшы киләчәккә өметләнәм.
4.    Кешеләргә минем белән аралашу ошый.
5.    Үземә охшамаган, фикерләремне кабул итмәгән кешеләр белән дә уртак тел таба алам.
6.    Төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә яратам.
7.    Нинди дә булса эш башлаганчы, аны җиңелрәк итеп башкару юлларын эзлим.
8.    Балаларны яратам.
9.    Төрле вакыйгаларның сәбәпләре кызыксындыра.
10.    Төп эшемнән башка да, бик күп кызыксынуларым бар.
11.    Һәр үзгәрешне яхшыга юрыйм.
12.    Минем эшем кешеләргә файда китерә.
13.    Яңа идеяләрне кызыксынып өйрәнәм.
14.    Каршылыклар белән очрашсам да, бирешмәскә тырышам.
15.    Яраткан җырларымны тыңлагач, кәефем күтәрелә.
16.    Кызык хәлләр турында ишетсәм, рәхәтләнеп көләм.
17.    Серләремне сөйләрлек якын ке¬шем яки кешеләрем бар.
18.    Мин тик торганны яратмыйм, һәрвакыт хәрәкәттәмен.
19.    Яңа кешеләр белән танышырга яратам.
20.    Һөнәрләрне тиз үзләштерәм.
21.    Тышкы кыяфәтем белән һәрвакыт матур булырга тырышам.
22.    Вак-төяк борчуларны зурга җибәрергә яратмыйм.
23.    Мин бүгенге көн белән яшим.
24.    Сәләтләремне күрсәтергә киләчәктә мөмкинлек булыр әле, дип уйлыйм.
Ә ХӘЗЕР КҮПМЕ БАЛЛ ҖЫЙДЫГЫЗ, САНАП КАРАГЫЗ.
75 баллдан күбрәк
Көч-куәтегез ташып тора. Сез арала¬шырга яратасыз, якты киләчәккә ышанасыз, кешеләргә дә яхшылык кына телисез. Димәк, сезгә картаерга иртә әле. Психологик яшегезне 18дән дә артык, дип булмый. 
50-75 балл
Тормыш мәшәкать¬ләре һәм стресслар вак-төяк нәрсәләргә дә шатлану гадәтен читкә этәргән, аның уры¬нына җитдилек һәм җаваплылык килгән. Сезнең психологик халәтегез – «уртача» яшьтә. Тиз картаймас өчен оптимистик рухта уйлагыз, күбрәк яхшыны күрергә тырышыгыз.
50 баллдан кимрәк
Сезнең кебек кешеләр турында «күпне күр¬гән», диләр. Күпне күрү сезне олыгайткан да. Тик моңа иртәрәк түгелме соң әле? Әле тагын күпме нәрсәләр күрергә, эшләп карарга, кичерергә мөмкин бит! Юк-бар¬га борчылуларны читкә куеп, рәхәтләнеп яшәп калыгыз! Гомер бит бер генә тапкыр бирелә.

Комментарии