Хәзрәти Мөхәммәд

Мөхәммәд саллалаһу галәйһи вә сәлламнең хәле авыраеп барганын күргән сәхәбәләре: «Әй кадерле, сөекле пәйгамбәребез! Синең сөйкемле йөзеңне күреп куана идек. Киләсе буын сине күреп куана алмасмы?» – дип елаша.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга: «Әй кадерле сәхәбәләрем! Мине ничек күрәсез, шулай итеп киләсе буыннарга да язып калдырыгыз», – ди. Сәхәбәләр аның сүзен тыңлап, рәсүлебезнең йөзен тәфсилләп тасвирлап калдыралар: кызыл йөзле, ак төсле, киң маңгайлы, тоташ кара кашлы, биегрәк борынлы, сирәк тешле, түгәрәк сакаллы, урта буйлы, нәзек бармаклы, тәмле телле…

«Сез язганнарны кеше бер тапкыр гына укыса да, мине күргән кебек булыр. Әмма ихластан Аллаһының барлыгына, минем пәйгамбәр булуыма инанган булсын», – ди ул.

Пәйгамбәребезнең сыйфатлары турында биатаем Нәҗип әткәй безгә «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») китабыннан укый иде. Без – өйдәге барлык кешеләр дә яратып тыңлый торган идек.

Мин беренче дини гыйлемне Чаллының «Тәүбә» мәчетендә алдым. Коръән укый башлагач, укытучыбыз Мөнирә ханым сәхәбәләр турында сөйләде. Безгә дә сөйләргә әзерләнеп килергә кушты.

Авылга кайтып, мәчеткә кергәч (ирем Иске Теләнче авылының имамы), күзем «Дүрт хәлифә» китабына төште. Бу китапны өйгә алып кайтып, Гомәр бине әл Хаттабның тәрҗемәи хәле турында укып чыктым. Бу тарих мине шул кадәр нык тетрәндерде.

Гомәр бине Хаттаб урамнан кылычын селкеп барганда бер кеше очрап, аннан кая юл тотуын сорый. «Мин Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрне үтерергә барам», – ди бу. Теге кеше: «Хәлбуки, Мөхәммәднең дине синең дә өеңә керде инде. Кардәшең үз диненнән чыкты», – дип әйтә.

Гомәр сеңлесенең өенә барып, ишеген шакый. Бу вакытта сеңлесе ире һәм тагын берничә кеше белән Коръән аятьләре язылган кәгазь укып утырган була. Гомәрнең тавышын ишетеп, барысы да куркып кача. Теге кәгазьне каушаудан идәнгә төшереп калдыралар. Сеңлесе барып ишекне ачуга, Гомәр: «Син үз динебездән чыккансың икән», – дип, сеңлесенә сугып җибәрә. Сеңлесенең борыныннан кан китә. Ул, елап: «Мин мөселман булдым инде. Эшли торган эшеңне эшлә!» – ди. Сеңлесенең йөзендә кан күреп, Гомәрдә кызгану хисе уяна. Ул идәндәге теге кәгазьне иелеп ала да, кычкырып укый башлый. Анда «Хәдид» сүрәсе язылган була. Аны укып, Гомәрне башта калтырау биләп ала, аннары иман кәлимәсен китерә.

Шушы ни усал кешене дә иманга китерә алган ул нинди кодрәтле сүрә дип, мин дә аны кабат-кабат укыдым. Анда Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә җиткерергә тиеш булган барча хөкемнәре язылган. «Ак мәчет»тә дә, «Әбүзәр» мәчетендә дә миңа Гомәр «Та-һа» сүрәсен укыган дип аңлаттылар. Кайтып, «Дүрт хәлифә», «Хәзрәт Мухәммәд» китапларын карадым. Икесен дә Сөнгатулла Бикбулатов язган. Үзгәртеп язучылары гына икенче кешеләр. «Дүрт хәлифә»не «Апанай» мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якуб, «Хәзрәт Мухәммәд»неке Мухәммәд Муфлихун. Ул нигә үзгәртеп язган, белмим.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сыйфатларын үзгәртү мөселманча түгел. Аның сүзләрен кыскача күчереп язам: «Чәчен күбрәк колак йомшагын капларлык озынлыкта йөртә, аннан арта башласа, кыскарта яки толым итеп җибәрә иде. Сакалын шул көе җибәрә, мыегын исә кисә иде», – дип язган. Монысы бөтенләй әткәй сөйләгәнчә түгел.

Абзасы Әбү Талиб 12 яшендә Мөхәммәдне (с.г.в.) сәүдә эше белән Шамга алып бара. Аларның килгәнен күреп, нәсараларның галиме Баһира чәйгә чакыра. Ул инде Мөхәммәднең (с.г.в.) ахыргы заман пәйгамбәре булуын, аның нинди сыйфатлар белән киләсен Тәүраттан укып белә. Күрә: бер ак болыт аны кызудан саклап килә. Бу аларны кунак итә дә, ахырдан: «Әй егет, күңелемдә шигем калмасын, күлмәгеңне салып, пәйгамбәрлек мөһереңне генә күрсәт», – дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) күлмәген салып, ике иң арасындагы пәйгамбәрлек мөһерен күрсәтә. Моны күреп, Баһира иман китерә. «Әй әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанучы Тәүрат, Инжил әһелләре! Аллаһыдан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ягъни Коръән белән гамәл кылыгыз һәм Аның рәсүле Мөхәммәдкә (с.г.в.) ияреп, Коръән белән гамәл кылсагыз, Аллаһ сезне рәхмәтенә алыр, нуры белән бүләкләр. Шул нур белән туры юлны табарсыз. Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар. Аллаһ рәхимле, гөнаһларны ярлыкаучы». (Ногмани тәфсире, «Хәдид» («Тимер») сүрәсе, 28нче аять).

Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр заманында Мәккә гарәпләре утка һәм потка табына иделәр. Кяферлекләре чиктән ашты. Хәтта Ибраһим пәйгамбәрдән калган Кәгъбәи-Шәриф гыйбадәтханәсенең эченә дә, тышына да потлар куйдылар. Әмма Мөхәммәд (с.г.в.) беркайчан да потларга табынмады. Мәккә янындагы тауга китеп, иртән дә, кичен дә, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдәдә һәм догада булыр иде. Аңа 40 яшь тулган көнне янына Җәбраил фәрештә килеп, аңа: «Укы!» – дип боерды. Мөхәммәд (с.г.в.) куркып, хатыны Хәдичә янына кайтты. Хәдичә аңа ияреп барып, башындагы яулыгын салды. «Киттеме?» – дип сорады. «Китте!» – диде Мөхәммәд (с.г.в.) Хәдичә яулыгын өч тапкыр салып, өч тапкыр бөркәнде. «Ник алай эшлисең?» – дигәч, «Шайтан булса, гаурәт җирләрне күрсәткәннән генә китмәс иде. Бу Җәбраил фәрештә, курыкма, ул әйткәнне үтә», – диде. («Пәйгамбәребезнең сөннәте» китабы. Баш мөхәррире Госман Исхаков).

Күп хатын-кыз яланбаш йөреп, үзләрен саклаучы фәрештәләрне китермичә, чиргә тарыйлар. Аллаһы Тәгалә: «Әйт мөэминә хатыннарга. Кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар!» – ди («Нур» сүрәсе, 31нче аять, Ногмани тәфсире).

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии