«Намазга якын килмәгез, әгәр…»

Без, мөселманнар, Аллаһка һәм Аның Илчесе Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.) итагать итеп яшәргә омтылабыз. Коръәнне укыйбыз, Сөннәтне өйрәнәбез, шулар буенча тормышыбызны, гыйбадәтләребезне дөреслибез. Коръән теле булган гарәп телен начар белсәк яки бөтенләй белмәсәк тә, Аллаһ Китабын Тәҗвид кагыйдәләрен үтәп укырга тырышабыз. Тәҗвид ул – Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре. Коръән Тәҗвид кагыйдәләре белән бергә иңгән, һәм алар аерылгысыз. Коръәнне дөрес укучыга бер хәреф укыган өчен ун савап языла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән. Коръәнне дөрес укымасак, Аллаһ Раббыбызның сүзләрен бозып әйтсәк, без савап урынына гөнаһ җыябыз дигән сүз. Шуңа күрә Коръән укырга гыйлемле мөгаллимнәрдән өйрәнергә тиешбез.

Нинди генә милләт кешесе булмасын, сөйләшкәндә ул сүзләрне дөрес, матур итеп әйтергә тырыша. Чөнки бер генә авазны дөрес итеп әйтмәү җөмләгә бөтенләй икенче мәгънә бирергә һәм кешеләр бер-берсен аңламаска мөмкин. Мәсәлән, әгәр без татарча «Гали Вәлигә сәлам бирде» дигән җөмләне «Гали Вәлигә салам бирде» дип әйтсәк, «сәлам» сүзендәге бер хәрефне бозып әйтү шундый күңелсез нәтиҗә китереп чыгара. Бу – кешеләр сөйләмендә генә әле. Ә Аллаһның сүзләрен бозу, ягъни Коръәнне бозуның нәтиҗәсе тагы да аянычрак булырга мөмкин. Югарыда әйтелгәннәр һәрбер мөселманга кагыла, беренче чиратта Коръән мәҗлесләрен алып баручыларга. Коръән бозып укылган мәҗлес үзе дә, анда кылынган догалар да кабул булмаса, гаҗәп түгел. Кызганыч, хәзерге вакытта да әле Коръәнне гарәпчә укый белмәгән әби-бабайларның кириллица хәрефләре белән язылган китаплардан сүрә-аятьләр укып мәҗлес алып баруларын күрәбез, гәрчә алар янында мәдрәсәдә укып чыккан яки мәчет каршында эшли торган курсларны тәмамлаган, Аллаһ Китабын дөрес итеп укый ала торган яшьрәк кешеләр булса да. Еш кына әлеге әби-бабайларның гыйлемле яшьләргә юл бирмәве турында да ишетергә мөмкин.

Гарәп алфавитында төрлечә әйтелә торган өч «с» хәрефе, өч «з» хәрефе, ике «г», ике «к», ике «х», ике «д», ике «т» хәрефе бар. Кириллицада аларны фәкать берәр хәреф белән генә күрсәтеп була. Ул бер хәреф, әлбәттә инде, әлеге өч хәрефнең төрлечә яңгырашын бирә алмый. Шуңа күрә кириллица белән язылган Коръән сүзләрен укыганда хаталар котылгысыз.

Гарәп телен өйрәнү дә безнең өстебездә бурыч булып тора. Зур галим һәм мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди үзенең «Шәригать хөкемнәре» дигән китабында язган: «Гарәп телен өйрәнеп яхшы белү – сөннәт гамәл». Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә әйтелә: «Җәннәт әһелләре гарәп телендә сөйләшәчәкләр».

Коръән – дөньяда иң күп укылучы Китап. Чөнки миллиард ярым мөселман көн саен кимендә биш тапкыр аны намазда укый. Һәм, әлбәттә, намазда укыла торган сүрә-аятьләрдәге Аллаһ сүзләрен дә без ашыкмыйча, дөрес итеп, Тәҗвид кагыйдәләре буенча әйтергә тырышабыз. Чөнки намаз – мөселманның мигъраҗы, бу вакытта без Раббыбызга мөрәҗәгать итәбез, Аның белән сөйләшәбез, Аңа ялварабыз. Һәм Раббыбыз безне күреп, ишетеп, тыңлап тора. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән:

«Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ әйтте: «Мин намазны Үзем белән колым арасында икегә бүлдем, һәм колым нәрсә сорый, шуны алыр». Кол «Әлхәмдүлилләәһи раббиль гәәләмиин» дигәч, Аллаһ әйтә: «Колым Мине мактады». Кол «Әррахмәәнир-рахиим» дигәч, Аллаһ әйтә: «Колым Мине мактауга күмде». Кол «Мәәлики яүмиддиин» дигәч, Аллаһ әйтә: «Колым мине данга күмде». Кол «Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйин» дигәч, Аллаһ әйтә: «Бу минем белән колым арасында бүленәчәк, һәм колым үзе сораганны алачак». Ә кол «Иһдинәссыйрааталь мүстәкыйим. Сыраатальләзиинә әнгәмтә гәләйһим гайриль мәгъдууби гәләйһим үәләддааллиин» дигәч, Аллаһ әйтә: «Бу – минем колым өчен, һәм колым үзе сораганны алыр». (Мөслим).

Намаз укыганда тагын бер әһәмиятле әйберне онытырга ярамый. Ул да булса намаз сүзләрен аңлап әйтү. Без бит кешеләр белән сөйләшкәндә сүзләребезне уйлап, аңлап әйтәбез. Шулай булмаганда, сөйләшүнең мәгънәсе калмый, кирәкле нәтиҗәсе дә булмый. Аллаһ каршына басып, Аның белән сөйләшкәндә бу инде бигрәк тә мөһим. Намаз эчендә әйтелә торган сүзләрнең мәгънәсе безнең йөрәгебез аша үтәргә, ихлас булырга тиеш. Чөнки максатыбыз – Аллаһ ризалыгына ирешү. Кеше намазда нәрсә әйткәнен аңламаса, намаз бик кимчелекле була, ул хәтта физзарядкага гына әйләнеп калырга мөмкин. Шуңа күрә мөселман намазга керешкәндә зиһенен тупларга, көнкүреш мәсьәләләре турындагы төрле уйлардан арынып, тулысынча Аллаһка бирелергә, Раббысыннан курыккан хәлдә түбәнчелек халәтенә керергә тиеш. Моңа ирешү җиңел түгел. Намазга басуга, дошманыбыз шайтан мөселманның башына әллә нинди уйлар кертә башлый, Аллаһны оныттыра. Еш кына кешенең теле бер нәрсә сөйли, ә күңелендә бөтенләй икенче нәрсә була. Шул чакта Аллаһ та ул мөселманнан читкә борыла, аны шайтанга калдыра. Кайбер кардәшләребез әйтә: «Мин намаз укыганда уйларымда әллә кайларга барып кайтам».

Кеше намазда Аллаһка әйткән сүзләренең мәгънәсен аңламаса, кайбер галимнәрнең фикеренчә, андый намаз хәтта кабул булмый. Алар моны Коръән аятенә нигезләнеп әйтәләр. Тарихтан билгеле булганча, беренче мөселманнарга баштарак хәмер эчкән килеш тә намаз укырга рөхсәт ителгән. Кайчакта намазда аларның фикерләре югалып, ни әйткәннәрен белмичә, хаталана торган булганнар. Шуннан соң Аллаһ мондый аять иңдерә: «Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү ләә тәкърабүссаләәтә үә әнтүм сүкәраа хәттәә тәгъләмүү мәә тәкуулүүнә…». (4:43.) Мәгънәсе: «Ий сез, мөэминнәр! Исерек хәлдә булсагыз, нәрсә әйткәнегезне аңлаганга кадәр намазга якын бармагыз!»

Димәк, нәрсә әйткәнеңне аңламыйча намаз укуны Аллаһ Тәгалә тыйган. Бу хөкем мөселманнарның барысына да, шул исәптән бүгенге мөселманнарга да кагыла. Һәм ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре белән дә раслана. Мәсәлән, Аллаһ Илчесе (с.г.в.) әйткән: 1) «Сезнең берәрегезне намаз вакытында йокы баса башласа, йокысы килүе беткәнче йоклап алсын. Чөнки, дөреслектә, әгәр берәрегез намазны йокы аралаш укыса, ул нәрсә әйткәнен белмәячәк һәм, Аллаһның гафу итүен сорарга теләп, шуның урынына үз-үзен хурларга мөмкин». (Бохари). 2) «Әгәр сезнең берәрегез намазда чакта йокымсырый башласа, йокысы ачылып нәрсә укыганын аңларлык булганчы йоклап алсын». (Бохари).

Бу язманы укыганнан соң «намаздагы гарәп сүзләрен аңламасак, безгә намаз укырга ярамый икән» дигән фикер туа күрмәсен. Намаз – мәҗбүри гыйбадәт, аны укырга кирәк һәм җиренә җиткереп укырга тырышырга кирәк. Кыямәт көнендә һәрбер кешедән иң башта намазы соралачак. Намазы буенча хисабын уңышлы бирә алса, аның башка хисаплары да җиңел булачак, дигән безнең Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Бүген гыйлем алырга бөтен мөмкинлекләр бар. Һәркем Аллаһ Китабын дөрес итеп укырга, намаз укырга өйрәнә ала, намаз эчендәге «Фәтихә» сүрәсе һәм зикер сүзләренең тәфсирен (мәгънәви тәрҗемәсен) аңларлык кына булса да гарәп телен үзләштерә ала. Хәерле ниятебез булса, Раббыбыз ул ниятне тормышка ашырырга ярдәм итә. Ул бит безнең Җәннәткә керүебезне тели. Мин үземне дә, дин кардәшләремне, милләттәшләремне дә гыйлем эстәргә чакырам. Гомеребез беткәнче, булдыра алганча, гыйлем туплау безнең өстә фарыз бурыч булып тора. Аллаһның Расүле (с.г.в.) әйткән: «Гыйлем эзләп нинди дә булса юлга чыккан кешегә Аллаһ Җәннәткә юлны җиңеләйтер». (Бохари).

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

«Намазга якын килмәгез, әгәр...», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии