Колаклары бар, ләкин ишетмиләр…

Колаклары бар, ләкин ишетмиләр…

Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, без хәзер ислам дине йолаларын тиешенчә үтәп яши алабыз. Шуның бер билгесе буларак, һәрбер авылның уртасында мәчет балкып тора. Аллаһның исеме белән намазга чакырып, көненә биш тапкыр азан әйтелә. Ураза гаетен, Корбан гаетен пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә зурлап бәйрәм итәбез. Бәйрәм көннәрендә дә, башка вакытларда да Коръән мәҗлесләре үткәрәбез. Мәҗлесләрдә имамнар, абыстайлар тәэсирле вәгазьләр сөйләп, халыкка Аллаһ Тәгалә, Аның хак дине ислам, Аның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.), шәригать кануннары турында мәгълүмат бирәләр, кешеләрне Раббыбыз кушканча яшәргә чакыралар. Милләттәшләребезгә Аллаһның сүзләрен ишеттерергә тырышалар. Бу инде 30 елга якын вакыт дәвам итә. Шул мәҗлесләрдә сөйләнә торган вәгазьләр турында сүз чыккач, кайбер кешеләр: «Анда гел шул бер сүз инде!» – диләр. Ул кардәшләргә әйтәсе килә: әйе, гел шул бер сүз. Чөнки безне юктан бар итеп, нигъмәтләндереп, ризыкландырып торучы Аллаһ һаман да шул. Аның хак дине дә, Коръән дә үзгәрмәде, Раббыбызның безгә булган таләпләре дә юкка чыкмады, Аның җәннәте белән җәһәннәме дә безне көтеп торалар. Һәм, сәгате суккач, безнең арадан кемдер җәннәткә кертелер, кемдер җәһәннәм утына ыргытылыр.

Кызганыч, 30 елга якын мәҗлесләрдә сөйләнә торган вәгазьләрнең нәтиҗәсе без көткәнчә дип әйтеп булмый. Халык Аллаһ Тәгаләгә йөз белән борылырга, Аның нәсыйхәтен кабул итәргә ашыкмый. Бу аяныч хәл бигрәк тә авыл җирләрендә нык сизелә. «Без – мөселман!» дип йөрүче милләттәшләребез арасында намаз укучылар, ураза тотучылар, ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең саны артмый диярлек. Хәтта җомга намазына мәчеткә килүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Күп авылларда мәчетләр атна буе бикле тора. Танышлардан, нигә намаз укымыйсың, нигә мәчеткә килмисең, дип сорасаң, гадәттә алар вакыт юклыкны, аяк-куллар сызлауны, эш күплекне һәм башкаларны сәбәп итеп китерәләр. Ә аш-сулы мәҗлесләргә бик теләп йөриләр. Көн саен чакырсалар, ашка көн саен да барырлар иде. Мәҗлесләргә йөрергә аларның вакыты та табыла, аяк-куллары да сызламый, эшләре дә комачауламый. Ахирәткә әзерләнер өчен бирелгән кыска гомерләр әнә шулай узып бара.

Нигә шулай соң? Нигә соң күпчелек кардәшләребез имамнарның, абыстайларның вәгазьләренә, дәгъвәтләренә битараф, Аллаһ кушкан дин мәсьәләсендә һич кенә дә уңай якка үзгәрергә теләмиләр? Югыйсә, аларның колаклары бар бит, чакыруны ишетәләр. Нигә ир-атларыбыз атнага бер тапкыр булса да мәчеткә килеп, Аллаһ Тәгалә каршында үзләренең мөселман икәнлекләрен күрсәтергә теләмиләр?

Бу турыда уйланганда, ирексездән пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында булган тарихи вакыйгалар искә төшә. Еллар дәвамында аңлату эшләре алып барганнан соң да милләттәшләренең, кабиләдәшләренең үзенә ышанмауларын, Аллаһның хак дине исламны аңларга, кыямәт көне булачагын ишетергә теләмәүләрен күргән пәйгамбәребез (с.г.в.) бик кайгыра. Аллаһ Тәгалә аны юата торган аятьләр иңдерә. Шуларның берсендә Ул болай ди: «Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү. Иманга мәҗбүриләү – синең эшең түгел». (Ногмани тәфсире, «Һуд» сүрәсе, 11-12).

Имамнар һәм абыстайлар да кешеләргә Аллаһ сүзләрен ирештерүдән артыкны эшли алмыйлар. Туганнарының, күршеләренең, авылдашларының дистәләрчә еллар буе Коръән мәҗлесләренә йөреп, Аллаһ сүзләрен тыңлап утырып, мөселманлыклары һаман да юк дәрәҗәсендә калуына алар борчыла. Чөнки Аллаһ Тәгалә Үзенең әмерләренә битараф кешеләр хакында Коръәндә күп аятьләрдә куркырлык итеп бәян итә. Мәсәлән: «Дөреслектә, кешеләрнең һәм җеннәрнең күбесен җәһәннәм өчен бар иттек. Аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар; аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр; аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр. Алар хайван кебекләр. Файда белән зарарны аера алмауда алар хәтта хайваннарга караганда да акылсызраклар». (Чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр җәһәннәм утына керергә әзерләнәләр). («Әгъраф» сүрәсе, 7:179). Бу аятьне игътибар белән укыйк әле, ул безгә кагылмыймы? Раббыбыз күздә тоткан кешеләр төркеменә без дә кермибез микән?

Аллаһ Тәгалә безнең һәрберебезнең күңелендә нинди уй-ният, йөрәгендә нинди чир барлыгын яхшы белә. Мөселманнарның рухи халәтен ачып биргән аятьләр Коръәндә әз түгел. Әйтик, менә монысы: «Мөселманнар арасында монафикълар да бар. Алар Аллаһка һәм ахирәт көненә ышандык, диләр. Ләкин үзләре ышанучы түгелләр. Ул монафикълар Аллаһны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр. Аларның күңелләрендә Аллаһка каршылык чире бар. Аллаһ аларның каршылык чирләрен арттырды, һәм аларга Ахирәттә интектергеч газап булыр, ялган сөйләгәннәре өчен». («Бәкара» сүрәсе, 2:8-10). Уйланыйк әле, без дә шундыйлардан түгелме? Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, монафикъларның урыны җәһәннәмдә кәферләрнекеннән дә начаррак булачак бит!

Коръән укыганны, нәсыйхәтне кабул итмәүчеләрнең чынлап та ахирәткә ышанмаучылар икәнлеген ачып, Аллаһ болай ди: «Әгәр син Коръән укырга тотынсаң, син һәм ахирәткә ышанмый торган кешеләр арасына кешеләр күзенә күренми торган пәрдә кылабыз». («Бәни Исраил» сүрәсе, 17:45). Ягъни ахирәткә ышанмый торып, иманлы булмый торып, кеше Аллаһның сүзләрен ишетә алмый. Чөнки ахирәткә ышанмау – имансызлык билгесе.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә пәйгамбәребезне (с.г.в.) Үзе белән янәшә куя: «Аллаһка итагать итегез һәм рәсүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез!» («Тәгабүн» сүрәсе, 64:12). Ә пәйгамбәребез (с.г.в.) дөнья гамәлләрен дә, Ахирәт гамәлләрен дә онытмыйча, бертигез кылып яшәргә кушкан. Әмма халкыбызның күпчелек өлеше бүген тулысынча дөньяга гына бирелеп гомер итә. Үзенең нәфесенә буйсынып, шайтан котыртуына бирелеп, ул мал туплый, дөнья куа, Раббыбыз Аллаһның әмерләрен, тыюларын, кисәтүләрен, куркытуларын кабул итеп уйланырга вакыт тапмый. Дөресен әйткәндә, теләми дә. Гәрчә дөнья белән генә мавыгуның, ахирәтне онытуның нинди аяныч нәтиҗәгә китерәчәген Аллаһ Тәгалә Коръәндә ачык итеп әйтсә дә. Коръән мәҗлесләрен алып баручы дин әһелләре Аның кисәтүләрен кабатлап торалар: «Бу дөнья тереклеге, балалар уенчыгы кебек, алдаудан башка нәрсә түгел. Әмма ахирәт йорты – хакыйкый яши торган мәңгелек, бәхетле тормыш. Әгәр шуны белсәләр, әлбәттә, бетәчәк дөньяга алданып, мәңгелек бәхетле тормыштан мәхрүм булмаслар иде». («Рум» сүрәсе, 30:64). «Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас, һәм дөнья эшләре һәлак булыр… » («Һуд» сүрәсе, 11:16).

Коръән укыла торган мәҗлесләр турында сүз алып баргач, шунысын да әйтмичә булмый: ул мәҗлесләрдә төп игътибар аш-су табынына бирелмәсен иде. Ризыкны артык күп әзерләргә кирәкми. Мөселманнарны мәҗлескә чакырганда ук «Коръән мәҗлесенә» дип чакырсак иде. Юкса «ашка» дип чакырганда, хәтта «Коръән ашына» дип чакырганда да, чакырыла торган кешенең күз алдына ризык килеп баса. Ирексездән аның нияте шунда барып ашап кайту түбәнлегенә төшәргә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, бөтен эшләр дә нияткә карап бәяләнгәнгә күрә, ашау нияте белән барган кешегә Коръән мәҗлесенең савабы эләкми. Шуңа күрә: «Аллаһ ризалыгы өчен шул мәҗлескә барып, Коръән тыңлыйм әле, гыйлемемне арттырыйм әле, иманымны ныгытыйм әле», дип ниятләргә кирәк. Мәҗлескә чакырган хуҗалар да газ плитәсе янында кайнашып, Коръән һәм вәгазь тыңлаудан мәхрүм калмасыннар иде. Шул чакта барыбызның да колаклары ачылып китәр, Раббыбызның сүзләрен дә ишетеп кабул итәрбез, иншәАллаһ. Мәҗлестән таралышканда, кардәшләребезнең фикер алышулары табындагы ризыкның күплеге турында түгел, ә анда сөйләнгән вәгазьдән алынган тәэсирләр турында булса иде.

Аллаһ безнең һәрберебезгә хәерле эшләрдә кулланыр өчен акыл, күзләр һәм колаклар биргән. Коръәнне дөрес уку һәм вәгазьләрне игътибар белән тыңлау да – хәерле гамәлләр. Раббыбыз әйтә: «Аллаһ биргән колак, күз, күңел – боларның һәрберсеннән кыямәт көнне сорау булачак». («Бәни Исраил» сүрәсе, 17:36).

Күзләребезне ачып, Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән чиксез нигъмәтләрен күреп, Аңа рәхмәтле булсак иде. Колакларыбыз белән Аның җәннәткә чакыруын, җәһәннәм белән кисәтүен ишетеп, Ул әмер иткән, Ул яраткан гамәлләрне кылып яшәсәк иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии